Фәйзерахман Бегишев
Фәйзерахман Гариф улы Бегишев (рус. Файзурахман Арифович Бегишев; 11 ноябрь 1911, Әҗе, Елатьма өязе[d], Тамбов губернасы, Россия империясе — 16 август 1987, Мәскәү) — совет нефтьче-геологы, Ромашкино нефть ятмасын ачучыларның берсе. Ленин премиясе лауреаты (1962), РСФСРның (1966) һәм ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1961).
Тормыш юлы
1911 елның 11 ноябрендә Тамбов губернасы Елатьма өязе Әҗе авылында (хәзерге — Рязань өлкәсенең Ермишь районы) туган[1].
1936 елда Казан дәүләт университетының геология факультетын, 1952 елда читтән торып Нефть сәнәгате академиясен тәмамлый[1].
Хезмәт юлын 1936 елда Главгидрострой системасында башлый, анда геолог, прораб, партия башлыгы булып эшли (1942 елга кадәр). 1942—1949 елларда — «Куйбышевнефтеразведка» трестында: өлкән геолог, башлык урынбасары, 1945 елдан — геология бүлеге башлыгы. 1949—1950 елларда — «Ставропольнефтегаз»ның турбиналы бораулау конторасы баш геологы. 1950—1957 елларда — «Татнефть» тресты һәм «Татнефть» берләшмәсенең баш геологы. 1957—1966 елларда — Татарстан совнархозының нефть сәнәгате идарәсенең баш геологы[1][2].
Ромашкино, Баулы, Миңнебай, Яңа Елхово, Бондюг һәм Шөгер нефть ятмаларын ачуда һәм разведкалауда турыдан-туры катнаша[3].
1966—1979 елларда «Главвостокнефтедобыча» оешмасы башлыгы урынбасары, баш геологы, соңрак СССР Нефть сәнәгате министрлыгының (Миннефтепром) Баш геология идарәсе бүлеге башлыгы булып эшли[2].
1962 елдан КПСС әгъзасы. Шул ук елда Ромашкино нефть ятмасында, контурлап су тутыру ысулы белән нефть ятмаларын эшкәртүнең яңа системасын булдыруда һәм гамәлгә кертүдә катнашкан өчен Ленин премиясенә лаек була[1][4][5].
1987 елның 16 августында вафат булган, Мәскәүнең Митино зиратында җирләнгән[1][6].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Ленин премиясе (1962);
- РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1966);
- Татарстан АССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1961);
- Ленин ордены (1959) — контурлап су тутыру ысулы белән Ромашкино нефть чыганагын яңача эшкәртү системасын уйлап тапканы өчен[1];
- Октябрь Инкыйлабы ордены (1971);
- Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1966);
- «Хөрмәт Билгесе» ордены (1948)[3];
- медальләр;
- Мактаулы нефтьче[2];
- Нефть сәнәгате отличнигы[6].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Бегишев Файзурахман Арифович (рус.). Татарская энциклопедия. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026. Архивировано 1 июнь 2023 года.
- ↑ 1 2 3 Бегишев Файзурахман Арифович (рус.). Профессионалы нефтегазовой отрасли 62. Типография «Нефтяник» (1996). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026. Архивировано 21 гыйнвар 2022 года.
- ↑ 1 2 Бегишев Файзурахман Арифович (рус.). Альметьевская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
- ↑ Бегишев, Файзурахман Арифович // Ежегодник Большой советской энциклопедии. — М.: Большая советская энциклопедия, 1963. — Т. 7. — С. 573.
- ↑ «Татнефть» 60 лет назад впервые применила внутриконтурное заводнение нефтяных месторождений (рус.). www.benzol.ru (18 июль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
- ↑ 1 2 3 Бегишев Файзурахман Арифович (рус.). Нефтяная промышленность. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 апрель 2026.
Әдәбият
- Бегишев Файзурахман Арифович // Профессионалы нефтегазовой отрасли / ред. Шульга Г. П.. — М.: Типография «Нефтяник», 1996. — С. 62.
- Бегишев Файзурахман Арифович. Татарская энциклопедия. Институт Татарской энциклопедии и регионоведения АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 апрель 2026. Архивировано 1 июнь 2023 года.