Фәйрүзә Исмәгыйлева

Фәйрүзә Исмәгыйлева - шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы

Тәрҗемәи хәле

Фәйрүзә Вагыйз кызы Исмәгыйлева 1963 елның 18 мартында Татарстан Республикасының Азнакай районы Чуар Абдул авылында колхозчы гаиләсендә туа. Азнакай районы Чуар Абдул авылында сигезьеллык, Азнакайда урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 1980-1985 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә югары белем ала. Аннары, туган якларына кайтып, Азнакай районының Карамалы авылы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.

Иҗат эшчәнлеге

Мәктәптә укыганда иҗат эше белән мавыга. Шигырьләре 1978 елдан башлап «Яшь ленинчы» ( «Сабантуй») газетасында, «Идел» альманахы, «Ялкын», «Казан утлары» журналларында басыла.

2000 елда Татарстан китап нәшриятында «Җанымда яз рәсеме» исемле шигъри җыентыгы дөнья күрә.

Ф.Исмәгыйлева – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китабы

Җанымда яз рәсеме: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 143 б. – 2000 д.

Файдаланган әдәбият

  • Сафин Ф. «Эрегән сүзләрем кәгазьгә күп нокта калдырып тамалар.» // Мәдәни җомга. – 2000. – 5-11 июнь.
  • Фәйзуллин Р. «Чыныга тор.» // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 5 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 135-139 б.