Хилми Форкс

Хильми Олейник, Хильми Кочевич Олейник (1994 елның 18 июне, РФ, Краснодар), Хилми Форкс (ингл. Hilmi Forks) буларак күбрәк танылган — Россия трансгендер треш-блогеры һәм тиктокеры. Әхлаксыз, эпатажлы һәм провокацион тәртибе белән танылган.

Тәрҗемәи хәле

1994 елның 18 июнендә Краснодарда туган. Аның әти әнисе Чернобыльдән. Әтисе гаиләдән иртә киткән, әнисе алкоголизмнан интеккән. Хильмига 10 яшь булганда, аның әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр, ә үзен балалар йортына урнаштырганнар. Ул анда балигъ булганчы булган.

Үзенең блогерлык эшчәнлеген 2014 елда YouTube'та роликлар урнаштырып һәм параллель рәвештә Instagram'да блог алып барып башлаган. Беренче популярлык дулкынын 2020 елда карантин башланганнан бирле алган. Шул вакытта ул TikTok'та трансгендер блогер Даша Корейка, ә соңрак фуд-блогер Молли Молоко белән бергә видеолар урнаштыра башлаган[1][2].

Бу социаль челтәрдәге ике аккаунтны блоклаштырудан соң, Telegram'да шәхси канал актив алып бара башлаган. Ул төрле треш-контент бастырып, Telegram'да популярлык яулый башлаган[3].

Искәрмәләр

  1. На Хилми Форкса завели уголовное дело: кто это, как выглядит, в чем виноват. 360° (13 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2023.
  2. Продюсер Даши Корейки Хилми: Ориентация, смена пола, драки, последние новости. news.myseldon.com (4 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2023.
  3. Драка, треш-контент и порнография: почему на блогера Хилми Форкса завели дело (рус.). m24.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 июль 2023.