Хәлил Галимҗанов
Хәлил Галимҗанов, Хәлил Мингали улы Галимҗанов (Халил Мингалиевич Галимзянов, 1950 елның 3 ноябре ― 2021 елның 22 сентябре, РФ, Әстерхан) ― табиб, медицина фәннәре докторы (1998), профессор, Россия төгәл фәннәр академиясе академигы, Әстерхан дәүләт медицина университеты ректоры (2007―2018) һәм президенты (2018―2021), Россия Федерациясенең (2007) һәм Ингушетия Республикасының атказанган табибы.
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 3 ноябрендә Әстерханда туа. Балачагы шәһәрнең Олы Исад (Ямгурчев) тарихи районында уза. 5 нче мәктәптә укый. А. В. Луначарский исемендәге Әстерхан дәүләт медицина институтын тәмамлый (1972). 1972-1973 елларда өлкә инфекцион клиник хастаханәсендә табиб-интерн булып эшли. 1974—1976 елларда СССР сәламәтлек саклау министрлыгының Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының Әстерхан филиалы клиник бүлегендә кече, соңрак өлкән фәнни хезмәткәр булып эшли. 1973―1979 елларда Мәскәүдә Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтында аспирантурада укый (фәнни җитәкчесе академик В.И. Покровский). 1980 елда кандидатлык, 1998 елда докторлык диссертацияләрен яклый, 1983 елда доцент, 1998 елда профессор гыйльми исемнәре бирелә.
1990 елдан Әстерхан дәүләт медицина институтының йогышлы авырулар кафедрасы мөдире.
2002-2003 елларда Әстерхан дәүләт медицина академиясенең төбәк инфекция патологиясе фәнни-тикшеренү институты директоры.
2003―2005 елларда Әстерхан дәүләт медицина академиясенең фәнни эш буенча проректоры.
2005―2007 елларда Әстерхан өлкәсе Сәламәтлек саклау министры урынбасары.
2008―2017 елларда Әстерхан дәүләт медицина академиясе (2014 елдан университет) ректоры (альтернатив нигездә конкурс буенча фәнни совет тарафыннан сайлана). Аның җитәкчелегендә академиядә эре фәнни конференцияләр, медицина съездлары, РФ һәм халыкара масштабтагы пленумнар үткәрелә[1].
Әстерхан өлкәсе табиб-инфекционистлары ассоциациясен җитәкли. Аның җитәкчелегендә инфекционистлар һәм микробиологлар мәктәбе эшли, аның исәбендә уйлап табуга 31 патент бар. 2010 елда Әстерхан дәүләт медицина академиясенең инфекционистлар һәм микробиологлар фәнни мәктәбе Россиянең әйдәп бара торган фәнни мәктәпләренә ярдәм итү буенча Президент грантына лаек була
Ваба (холера), сальмонеллёз, Көнбатыш Нил бизгәге, түләмә кебек авыруларны бетерүдә актив катнаша.
2021 елның 22 сентябрендә 71 нче яшендә озакка сузылган каты авырудан соң вафат була[2].
Фәнни кызыксынулар өлкәсе
Төбәк инфекция патологиясе мәсьәләләре. Аның фәнни эшчәнлеге нәтиҗәләре берничә тапкыр Россия һәм халыкара фәнни форумнарда тәкъдим ителә. Фәнни электрон китапханәдә индексацияләнгән 450дән артык фәнни публикация, өч монография, 19 уку-методик әсбап авторы, уйлап табуларга 17 патент иясе, алар арасында «риккетсиозларны дәвалау ысулы» да бар[3]. Фәнни хезмәтләрендә тасвирланган күп кенә клиник күзәтүләр оригиналь булып тора, аларны ул үзе җыя. Аның фәнни җитәкчелегендә 10 докторлык һәм 16 кандидатлык диссертацияләре яклана. Аның хезмәтләренең Хирш индексы (фәнни-метрик күрсәткеч, галимнең продуктивлыгының санлы характеристикасы, басмаларның саны һәм цитаталар саны нигезендә билгеләнә) 28 берәмлекне тәшкил итә.
Күп еллар дәвамында Әстерхан өлкәсе инфекционист табиблары ассоциациясен җитәкли һәм Россия инфекционистларының Милли фәнни җәмгыяте рәисе урынбасары, Әстерхан дәүләт медицина университетының эпидемиология, клиника, диагностика, дәвалау, инфекцион авыруларны профилактикалау фәнни юнәлеше буенча проблемалы комиссиясе рәисе була. ВАК исемлегенең үзәк рецензияләнә торган журналларының («Инфекционные болезни», «Эпидемиология и инфекционные болезни. Актуальные вопросы», «Клиническая медицина», «Медицинское образование и профессиональное развитие», «West Kazakhstan Medical Journal», «Прикаспийский вестник медицины и фармации») редакция советлары әгъзасы, «Астраханский медицинский журнал» баш мөхәррире урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2002 ― С. П. Королев исемендәге медаль (Россия Космонавтика федерациясе, медицина-биологик проблемаларны өйрәнүдә казанышлары өчен).
- 2004 ― Әстерхан өлкәсе губернаторы премиясе (Әстерхан риккетсиоз бизгәге белән авыручыларны дәвалау һәм реабилитацияләүнең яңа ысулларын эшләгәне һәм керткәне өчен (югары уку йортлары галимнәре төркеме белән бергә).
- 2007 ― Россия Федерациясенең атказанган табибы.
- 2008 ― «Әстерхан өлкәсе алдындагы хезмәтләре өчен» ордены медале.
- 2009 ― IX Халыкара «Euromadica-2009» медицина конгрессында «Европаның мактаулы галиме» исеменә һәм Р. Кох исемендәге медальгә лаек була.
- 2009 ― «Ел ректоры-2009» исеме бирелә.
- Ингушетия Республикасының атказанган табибы (республика медицинасы өчен югары квалификацияле медицина кадрларын әзерләүдә уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле фәнни һәм педагогик эшчәнлеге өчен).
- 2016 — Чечен Республикасы интеллектуаль үзәге премиясе, «Сәламәтлек саклау» номинациясендә (Чечен Республикасы сәламәтлек саклау өлкәсе өчен фәнни кадрлар һәм белгечләр әзерләүдә ярдәм иткәне өчен).
Җәмәгать эшчәнлеге
1997 елда Казанда узган икенче Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда катнаша. Әстерханның «Дуслык» татар милли җәмгыятен җитәкли.
Гаиләсе
Хатыны Равилә Максут кызы, медицина институтын тәмамлый.
1980 елда өйләнешәләр. Ике кызы да медицина белеме ала. Олысы медицина фәннәре докторы, Санкт-Петербургта С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә эшли, кечесе биология фәннәре кандидаты, провизор[4].
Искәрмәләр
- ↑ из Актовой речи ректора АГМА профессора Галимзянова Х. М. (к 90-летию академии, 2008 год). Медицинский портал
- ↑ Ушел из жизни ректор астраханского медуниверситета (2007-2018гг), профессор Халил Галимзянов. astrakhan.er.ru, 22.09.2021
- ↑ Ушел из жизни Халил Мингалиевич Галимзянов, ректор Астраханского государственного медицинского университета (2007-2018 гг.). Астраханский Государственный Медицинский Университет
- ↑ Халил Галимзянов — астраханец, врач и Человек с большой буквы. PUNKT-A.INFO в Дзен, 13.01.2023