Челнинские известия
«Челнинские известия» (тат. Чаллы хәбәрләре) — Татарстан Республикасының Яр Чаллы шәһәрендә чыга торган атналык газета. Шәһәрнең иң борынгы басмасы булып тора. 1930 елның декабреннән чыга. Оештыручысы — «Татмедиа» ААҖ.
Тарих
Газета тарихы 1930 еллардан, Татарстан АССРның Яр Чаллы авылына шәһәр статусы бирелгәннән соң, башлана. Газетаның беренче саны 1930 елның 25 декабрендә «Трактор» исеме белән дөнья күрә. Номер 2 тиен тора, басма атнага 1 тапкыр, тиражы 1000 данә тираж белән басыла[1].
8 елдан соң газета үзенең исемен үзгәртә һәм «Знамя коммунизма» булып чыга, шул ук вакытта татарча «Коммунизм байрагы» чыга. Басманың тиражы 1500 данәгә җитә, атнага 4 тапкыр басыла.
Публикацияләрнең темасы ул елларда шәһәр халкының гына түгел, Тукай районы халкының да тормышын колачлаганга күрә, газетада авыл хуҗалыгы юнәлешендәге материаллар өстенлек итә.
1980 елларда газета атнага 4 тапкыр чыга. Үз тарихында иң зур тираж (75000 данә) 1992 елда булган.
1992 елда «Коммунизм байрагы» «Челнинские известия» дип атала башлый. 1993 елга кадәр, «Челны ЛТД» газетасы барлыкка килгәнче, Чаллыда бердәнбер шәһәр газетасы булып тора[1].
2011 елда, «Медиалогия» ММЧ өлкәсендәге тикшеренү компаниясе мәгълүматлары буенча, «Челнинские известия» газетасы Татарстан Республикасында иң цитаталанган медиа-ресурслар өчлегенә кергән[2].
Төп сәхифәләр
- Вакыйгалар һәм фактлар;
- шәһәр һәм шәһәр халкы;
- торак-коммуналь хезмәтләр;
- мәгариф;
- криминал;
- спорт;
- гадәттән тыш хәлләр;
- төп 5 кайнар яңалык;
- автосөюче;
- җәмгыять;
- бизнес;
- мәдәният;
- керемнәр һәм чыгымнар;
- сәламәтлек;
- белешмәлек;
- панорама.
Регистрация турында мәгълүмат
Газета Идел буе Идарәсенең Массакүләм коммуникацияләр һәм мәдәни мирасны саклау өлкәсендә законнарның үтәлешен күзәтү буенча федераль хезмәте тарафыннан теркәлгән. Теркәү турында таныклык 2012 елның 14 августында бирелгән (ЭЛ № ФС 77 – 50849)[3].
Өстәмә мәгълүмат
- 2023 — редакция журналисты Эльвира Мөхәммәтдинова Арсеньев исемендәге гомумроссия әдәби 500 мең күләмендә премиясенә лаек була.Бүләк журналистка «Дочь добровольца СВО рассказала, как стала волонтером» исеме белән басылган мәкаләсе өчен бирелә, мәкаләдә сүз «Җиңүгә бергә» иҗтимагый хәрәкәтенең актив катнашучысы, Алабугада яшәүче Варвара Колесникова турында бара[4].
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Газета «Челнинские известия» отпраздновала своё 80-летие. Информационное агентство «Татар-Информ» (4 декабрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2012.
- ↑ «Челнинские известия» в тройке лидеров. Официальный сайт города Набережные Челны (16 ноябрь 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2012. Архивировано 12 декабрь 2012 года.
- ↑ О газете и редакции «Челнинские известия». www.chelny-izvest.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 октябрь 2012. Архивировано из оригинала 16 октябрь 2012 года.
- ↑ Журналист «Челнинских известий» получила премию в полмиллиона рублей. www.chelny-izvest.ru (27 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2025.