Червоноград

Червоноград (Червоноһрад, укр. Червоноград, рус. Червоноград, пол. Krystynopol) — Украинаның Львов өлкәсендә урнашкан шәһәр.

Халык саны — 67993 кеше (2014).

Сәгать поясы

Халыкара стандарт буенча Червоноград Көнчыгыш Европа вакыты (Eastern European Time, EET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +2:00 гә тигез.

Тарих

Шәһәр 1692 елда поляк магнаты Феликс-Казимир Потцкий тарфыннан нигезләнгән. Аның оныгы Франц-Салезий сарай төзегән һәм кәшишханәсенә нигез салган. Беренче Польшане бүлү нәтиҗәсендә шәһәр Австрия империясенә күчкән. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң яңа булдырылган Польша составында. 1951 елда ССРБ һәм Польша арасында төзелгән территория белән алмашу турында килешү буенча Кристинополь ССРБ составына күчкән, шәһәрнең халкы исә Польшагә депортацияләнгән.

Халык

1897[3] 1923[3] 1926[3] 1939[3] 1959[3] 1970[3] 1979[3] 1989[3] 2001[3] 2014[3]
... ... ... 1800 12241 44008 54921 72047 70568 67993

Туган тел буенча состав, 2001: украин теле — 93,3%, рус теле — 6,3%.[4]

Галерея

Төркемнәр