Чистай керәшеннәре

Чистай керәшеннәреТатарстанның Чистай шәһәрендә һәм районында, Алексеевск районына караган ун авылда, Лениногорск районының Аланлык (Федотовка) авылында яшәүче керәшеннәр.

Татар-мишәрләр, чуаш, мордва һәм руслар арасында озак вакытлар янәшә яшәүче, үзенчәлекле бер төркем.

Кайбер авылларда, мәсәлән, Керәшен Ялтаны, Чуаш Ялтаны, Ишәле, Югары Кондрата авылларында керәшеннәр дә, чуашлар да яши.

Өлкән буын кешеләренең сөйләүләренә караганда, биредәге авылларга нигез салучылар Тамбов, Сарытау, Куйбышев өлкәләреннән күчерелгән татар-мишәрләр булганнар.

Чыганаклар