Чупай (Әлмәт районы)
Чупай (рус. Чупаево) — Татарстан Республикасының Әлмәт районындагы авыл. Мәмәт авыл җирлеге составына керә[1].
Атаманың килеп чыгышы
Топоним «Чупай» (Чупайка) гидронимыннан килеп чыккан[2]. Халык риваятьләре буенча, авылга исемне беренче күчеп килүче Чупайисемле кеше биргән[3], бу шулай ук авылның беренчел исемендә — Чупайкин атамасында да чагылыш таба[4]. Икенче риваять буенча, авылга нигез салучы ябалакны тавык дип белеп, аны чалмакчы була, шунлыктан авылны Ябалак дип тә атыйлар[4].
Тарихы
1735 елдан авыл Чупайкина буларак билгеле[1]. 1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крестьяннары катламнарына карый. Бу чорда халкының төп шөгыле игенчелек белән терлекчелек, шулай ук умартачылык, таш чыгару кәсепчелеге була[4]. Революциягә кадәрге чорда авыл административ яктан икегә — типтәрләр һәм мишәрләр ягына бүленә, шул сәбәпле авылда ике староста сайлана[4]. Озак вакытлар авылның бер урамы Мишәр урамы дип аталган[5].
XX гасыр башында авылда мәчет белән мәдрәсә (икесе дә 1877 елда төзелгән), мәктәп, су тегермәне, бакалея кибете эшли; 1891 елдан һәр сишәмбе базар җыела. Авыл җәмәгатенең җир биләмәсе 2576 дисәтинә тәшкил итә[1].
1920 елга кадәр авыл Самара губернасы Бөгелмә өязенең Мордва Ивановкасы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны Иске Суркино волостенда. 1930 елның 10 августыннан — Әлмәт районында[1].
2025 елда «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты кысаларында «Әлмәт — Чупай» автомобиль юлына төзәтү эшләре уздырылуы турында хәбәр ителә[6].
Географик торышы
Авыл Кичү елгасының сул кушылдыгы булган Чупайка елгасы буенда, район үзәге — Әлмәт шәһәреннән 25 чакрым көньяк-көнбатыштарак урнашкан[1].
Климаты
| Тәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
| Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| -11 °C | -10.8 °C | -5.7 °C | 4.8 °C | 13.9 °C | 19 °C | 20.7 °C | 18.2 °C | 12.6 °C | 4.6 °C | -4.6 °C | -10.2 °C | 4.3 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климат классификациясе буенча климатның коды: Dfb[7]. Уртача еллык һава температурасы 4.3 °C[8].
Халкы
Икътисад
1764 елда авылда Үтәгән Уразмәтовның бер ташлы су тегермәне эшли. XX гасыр башына су тегермәннәренең саны икегә җитә. XIX гасыр ахырыннан сәүдә үсеше күзәтелә: 1890 елларда бакалея һәм мануфактура кибетләре ачыла, буяу цехы эшли. 1891 елда атна саен (сишәмбе көннәрендә) базар эшли. Иң танылган җирле сәүдәгәр — күпләп ашлык сату белән шөгыльләнүче Хаҗиәхмәт Әхмәтов була. Совет чорында аның йорт территориясендә башлангыч мәктәп, ветеринария дәвалауханәсе, совхоз идарәсе һәм (2011 елга кадәр) авыл китапханәсе буларак файдаланыла[4].
1931 елда авылда «Чулпан» колхозы оештырыла, халык игенчелек, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә[1].
1950 елда таш карьерын сәнәгый нигездә эшкәртү башлана, аннан алынган материал Әлмәт шәһәре һәм нефть сәнәгате объектлары төзелешендә файдаланыла[4].
Мәгариф, мәдәният һәм иҗтимагый тормышы
2013 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли (кайбер чыганаклар буенча 2012 елда ябыла[5]), балалар бакчасы (1957 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә[1][11].
2021 елда авылда җирле сәүдәгәр һәм химаяче Әхмәт байның тормыш юлына багышланган «Кайтаваз» тарихи реконструкциясе үткәрелә[12].
Дин
Күренекле шәхесләре
- Рәшит Зәһретдин улы Бәдретдинов — Бөек Ватан сугышында катнашучы, хәрби табиб, подполковник, СССР сәламәтлек саклау отличнигы;
- Рәис Кашапов — шагыйрь, Чупай авылы турында ике китап авторы;
- Хәмит Кашапов — РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе, «Ямашнефть» НГДУсының баш геологы, «Татнефть-Нефтехимсервис» ААҖ генераль директоры урынбасары;
- Газинур Маннапов — «Троицкнефть» ЯАҖ генераль директоры;
- Габбас Мөхәммәтшин— «Хөрмәт Билгесе» ордены кавалеры, ТАССРның атказанган төзүчесе;
- Хөснулгатта Сабиров — 1940—1960 нчы елларда Әлмәт һәм Ютазы район хезмәт ияләре депутатлары Советларын җитәкләгән, Татарстан АССР Югары Советы депутаты;
- Г.Н. Фәрхетдинов (1952 елда туган) — РФ Энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе, ТРның атказанган нефтьчесе[4][5].
Галерея
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 Институт татарской энциклопедии и регионоведения Академии наук РТ. Чупаево (рус.). Татарика. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.
- ↑ Институт языка, литературы и искусства им. Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан. Чупаево (рус.). toponym.antat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.
- ↑ История села (рус.). Альметьевский муниципальный район и город Альметьевск. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 И.Р. Габдуллин, А.Г. Галлямова. Чупаево (рус.). almet-history.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.
- ↑ 1 2 3 Чупаево (Альметьевский район) | Фотопланета (рус.). foto-planeta.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.
- ↑ В Татарстане завершился ремонт автодороги Альметьевск — Чупаево (рус.). tnv.ru (1 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 февраль 2026.
- ↑ World Map of the Köppen-Geiger climate classification, Institute for Veterinary Public Health, University of Veterinary Medicine Vienna. Карты мира с классификацией климата Кеппен-Гейгера. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.
- ↑ NASA Surface meteorology and Solar Energy Data Set, RETScreen International. www.ressources-naturelles.canada.ca. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.
- ↑ Итоги ВПН-2020. Том 1 Численность и размещение населения (рус.). Федеральная служба государственной статистики. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.
- ↑ ир-ат башыннан
- ↑ История села Чупаево [неопр.]. tatobzor.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.
- ↑ В Альметьевском районе пройдет реконструкция «Отклик прошлого». Новая Кама (3 апрель 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 февраль 2026.
Әдәбият
- Татарская энциклопедия: В 6 т. / Гл. ред. М. Х. Хасанов, отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2014. — Т. 6: У-Я. — 720 с.
- Саттаров Г. Ф. Татар топонимиясе. — Казан: Казан ун-ты нәшр., 1998. — 438 б.
- Чупаево//Населенные пункты Республики Татарстан: Иллюстрированная энциклопедия. — Казань, 2018. — Т.1. — с. 362