Шамил Сәлимов

Шамил Сәлимов (Шамил Гомәр улы Сәлимов) — табиб, РФ атказанган табибы, медицина хезмәте полковнигы (отставкадагы) , Волгоград өлкә клиник хосписын оештыручы һәм баш табибы. «РФ Коммунистлар фиркасе» сәяси фиркасе әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле

1946 елның 11 гыйнварында туган. Сарытау хәрби-медицина институтын (академия) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Тында шәһәре госпиталендә хезмәт юлын башлап җибәргән. Дүрт хәрби компаниядә - Вьетнам, Камбоджа, Эфиопия, Чечняда хәрби табиб буларак катнаша, медицина хезмәтенең полковнигы званиенә күтәрелә (хәзер отставкадагы полковник).[1]

Хоспис оештыру

Волгоград шәһәрендә хоспис оештыру (2005) фикеренә Сисилия Андерс[2] үрнәге һәм гаилә фаҗигасе (Шамил Гомәр улының үз әнисе рактан вафат була [3]) этәрә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • РФ атказанган табибы.

Чыганаклар

  1. Йөрәк кушуы буенча хирург. «АИФ-Нижнее Поволжье» газетасы. 2011 ел, № 30.  [рус.]

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Хоспис сайтында, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-07-16 
  2. Сисилия Андерс XX г. башында үз акчасына Лондонда беренче хоспис ача
  3. «Молодой» газетасы сайтында