Шарлотта Перелли
Тәрҗемәи хәле
Шарлотта Перелли 1974 елның 7 октябрендә Швециянең Крунуберг ленындагы (губернасындагы) Ховманторп шәһәрендә туган.
1987-1998
13 яшендә Ховманторптагы бию коллективына килгән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Векшёга күчеп килә, һәм анда сәнгатьнең башкару төрләре мәктәбендә укый. Ул шулай ук «Kendix» төркеме ялгыз башкаручы-солисты була. Соңрак «Anders Engbergs» төркемендә җырлый, әммә ике альбом чыгарганнан соң, коллективтан китә, «Wizex» ансамбленә кушыла. 1998 елда «Mot nya mål» альбомы өчен төркем швед музыкаль премиясе номинанты була, ә «Tusen och en natt» альбомы өчен «алтын» ала. 1997-1998 елларда Шарлотта шулай ук «Vita lögner» («Белая ложь») дигән швед сериалында 20 эпизодта төшә[3].
1999-2000
1999 елда «Melodifestivalen» һәм соңыннан Иерусалимда «Take Me to Your Heaven» җыры белән «Евровидение 1999» җыр конкурсында җиңгән. «Евровидение» конкурсында җиңгәннән соң, Шарлотта (ул чакта әле Нильссон) танылу ала. Ул бөтен Аурупа һәм Урта Көнчыгыш буйлап чыгыш ясый, шулай ук үзенең «Charlotte» (1999) дип аталган альбомын чыгара.
2001-2003
2001 елда үзенең эченә «You Got Me Going Crazy» дигән уңышлы сингл керткән икенче «Miss Jealousy» альбомын чыгара. 2003 елда Шарлотта Евровидениега сайлауның Швед ярымфиналы алып баручысы була. Шул ук елның апрелендә ул «Иисус Христос — суперйолдыз» дигән швед постановкасында катнаша. Сентябрьдә «Broken Heart» синглы чыга, 2004 елның июнендә «Gone Too Long» дигән өченче альбомы дөнья күрә.
2004-2007
Уңышлы дебюттан соң аны "Евровидение 2004"кә тулысынча бөтен милли сайлап алуны үткәрергә чакыралар, ә TV4 телеканалы аны үзенең шоуын оештырырга чакыра. Ул балалар өчен «Super Troupers» дигән музыкаль тапшыру оештыра.
2007 елның маенда Шарлотта «Евровидение 2007» конкурсында катнашучыларын бәяләүдә Швеция эксперт сыйфатында «Nordic Preview Show»да катнаша. Моңа кадәр ул 2005 елда эксперт комиссиясе составында булган.
2008 елдан бирле
15 мартта, Белградка «Евровидение 2008» җыр конкурсына бару хокукына ия булып, "Мелодифестивален"дә икенче җиңү яулый. 14 мартта «Hero» җырына промоклип төшерелә, ә аннары яңа җырны хуплаучы промотур үтә. Конкурста ул җиңү фаворитларының берсе булса да[4], бары тик 47 балл җыеп, 18 нче урын гына били. Шул ук вакытта яңа «Hero» альбомы Швеция чартларында өченче урынны яулый[5].
"Евровидение"нан соң, җырчы композитор Роберт Уэлс белән «Rhapsody in Rock» шоуында катнаша, соңрак ул Пекин шәһәрендә узган Җәйге Олимпия уеннарында чыгыш ясый. Кытайда шулай ук аның «Hero» альбомы чыга.
Көз дәвамында Шарлотта 10 ноябрдә дөнья күргән «Rimfrostjul» дигән раштуа альбомы өстендә эшли. Ул шулай ук берничә шоуда чыгыш ясый, шул исәптән — «Sommarkrysset», «Victoriadagen» and «Nationaldagen» шоуларында. 31 октябрдә ул «Idol 2008» шоуына арадашчы сыйфатында чакырыла. Ноябрдә һәм декабрдә ул Швецияда раштуа концертларында үзенең яңа альбомында чыккан җырлары белән чыгыш ясый. 2009 ел башында ул Минск һәм Пекин калаларына гастрольләр оештыра. 2009 елның февралендә Мартин Стенмарк белән бергә «Мелодифестивален-2009»ның 3-нче ярымфиналында сюжеты буенча конкурсның бүләк итеп бирелергә тиешле статуэткасын урлый, имеш, дип төшерелгән «En ny tid» («Новая эра») клибында күренә.
2009 елның июлендә җырчы 2010 елда үзенең яңа альбомын чыгару планы турында игълан итә.
Шәхси тормышы
2003-2009 елларда Шарлотта ресторатор Никола Ингроссода кияүдә була. Бу никахта Перелли ике улын тапкан — Анджело Матео Перрелли (08.01.2004) һәм Алессио Роберто Перрелли (17.10.2005).
2012 елдан бирле Шарлотта Андерс Йенсен белән гамәлдәге никахта тора. Бу мөнәсәбәтләрдән Перреллиның өченче улы — Андриан Ромео Перрелли-Йенсен туа (30.07.2013).
Дискографиясе
| Альбом турында мәгълүмат | Сингллары |
|---|---|
Charlotte
|
|
Miss Jealousy
|
|
Gone too long
|
|
I din röst
|
|
Hero (Шарлотта Перли альбомы)
|
|
Rimfrostjul (рождественский альбом)
|
|
The Girl
|
Искәрмәләр
- ↑ Internet Movie Database (ингл.) — 1990.
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #135245192 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Charlotte Nilsson. Internet Movie Database. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2010. Архивировано 11 март 2012 года.
- ↑ Michael Osborn. Sweden tipped to win Eurovision, BBC News (2008-05-20). 6 июнь 2008 тикшерелде.
- ↑ Charlotte Perrelli - Hero. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2010.