Шарлотт Вальстрём
Тәрҗемәи хәле
Шарлотт Вальстрём 1848 елның 17 ноябрендә Сверта мәхәлләсе биләмәсендә, швед провинциясе Седерманландта туган. Ул Адреас Вальстрём һәм Каролина Сентербергның кызы була[8]. Шарлотт Стокгольмда ирекле сәнгатьләрнең Король академиясендә белем ала[9].
1885 елда Вальстрём стипендия аркасында Париж, Бретань, ә аннары — Алмания, Нидерланд һәм Бельгияга бара. 1889 елда ул бераз вакыт Барбина рәссамнар колониясында яши. Вальстрём эшләре 1893 елда бөтендөнья Колумб күргәзмәсендә Чикагода Нәфис сәнгатьләр сараенда (Иллинойс штаты, АКШ) күрсәтелә. 1904 елда Сент-Луиста (Миссури штаты, АКШ) Луизианада сатып алуның йөз еллыгына багышланган бөтендөнья күргәзмәсендә ул бронза медаль белән бүләкләнә. Шарлотт Вальстрём 1924 елның 22 февралендә вафат була. Вальстрём Стокгольм шәһәренең Норра бегравнингсплатсен зиратында җирләнгән.
Аның эшләре арасында Сконе провинциясенең күренешләре белән пейзажлар аерылып тора. Шарлотт Вальстрём иҗаты Гетеборг сәнгать музеенда һәм Стокгольмда Швециянең милли музеенда, шулай ук Эстергетланд, Мальмё, Эстерсунд һәм Эребру музейларында күрсәтелә[10].
Галереясы
Искәрмәләр
- ↑ http://www2.ub.gu.se/kvinndata/portaler/rostratt/pdf/rostrattsfragan.pdf
- ↑ Charlotte Constance Wahlström (нидерл.)
- ↑ 1 2 Charlotte Constance Wahlström // Benezit Dictionary of Artists (ингл.) — OUP, 2006. — ISBN 978-0-19-977378-7
- ↑ 1 2 Charlotte Wahlström
- ↑ artist list of the National Museum of Sweden — 2016.
- ↑ Charlotte Constance Wahlström
- ↑ Charlotte Wahlström. Idum; F 25 (340) (22 июня 1894).Дата обращения: 15 марта 2021.
- ↑ Charlotte Constance Wahlström (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2021.
- ↑ Women's Art at the World's Columbian Fair & Exposition, Chicago 1893. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2021.
- ↑ Charlotte Constance Wahlström Charlotte Wahlström (ингл.). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2021.