Шарҗә
Шарҗә (гарәп. الشارقة әш-шариқә, фар. شارجه шарҗә) — Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә шәһәр, зурлыгы буенча өченче урында тора. Шарҗә әмирлегенең мәркәзе.
Халык исәбе — 801 004 (2008). Дөбәй һәм Гаҗман шәһәрләре белән шәһәр агломерациясене тәшкил итә.
Шәһәрдә диңгез порты, халыкара аэропорт һәм әмирлекара автобус станциясе бар.