Шершеневич Вадим Габриэлевич
Башлангыч чор
Профессор, танылган юрист һәм соңрак I Дәүләт Думасы депутаты буларак билгеле Габриэль Феликсович Шершеневич һәм адвокат М. Л. Мандельштамның сеңлесе, опера җырчысы Евгения Львовна Мандельштам (сәхнәдә Львова, 1869−1919) гаиләсендә туа. Бабасы — Казан педиатры һәм сәламәтлек саклау системасын оештыручы Лев Борисович Мандельштам[1].
Шершеневичкә 7 яшь булганда, әти-әнисе аерылыша, ул әнисе янында кала. 1907 елдан Мәскәүдә яши, Л. И. Поливанов нигез салган шәхси гимназиядә (элегрәк биредә В. Брюсов, Андрей Белый, Сергей Соловьев, Вадим белән бер сыйныфта шахматчы Александр Алехин белем ала), шулай ук Мәскәү университетында башта математика, аннары тарих-филология факультетларында укый, күпмедер вакыт Мюнхен университетында стажировка үтә.
Гимназиядә укыган елларда ук, төрле алымнар кулланып, шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри җыентыкларында («Весенние проталинки» (1911), «Carmina» (1913)) символизм мэтрлары Бальмонт, Брюсов, Блокның көчле йогынтысы сизелә. Аннан соңгылары («Романтическая пудра», «Экстравагантные флаконы» (икесе дә — 1913)) Шершеневичны эгофутуристларга якынайта. 1913 елда Лев Зак белән бергә «Шигърият мезонины» футуристик төркемен оештыра. Еш кына төрле тәхәллүсләр (В. Гальский, Георгий Гаер, Венич, Egyx һ. б.) белән тәнкыйтьче буларак басыла.
1910 еллар уртасында әдәби диспутларда катнаша, «Футуризм без маски» (1913) исемле теоретик хезмәтен бастыра, Италия футуризмы теоретигы Ф. Маринеттиның әдәби манифестларын тәрҗемә итә. Көнбатышка юнәлгән рус футуризмы теоретигы (символизмда В. Я. Брюсовка охшаш) роленә дәгъва кыла, моны Шершеневичның Брюсов белән булган дустанә мөнәсәбәтләре тагын да көчәйтә. Рус футуристларының беренче журналын (1914) редакцияли, бу эше өчен хезмәттәшләре дә (Давид Бурлюк, Шершеневичны «үз-үзенә гашыйк графоман» дип атаган Бенедикт Лившиц), көндәшләре дә (барыннан да элек «Центрифуга» төркеме; ул вакытта шушы төркемгә керүче Борис Пастернак «Вассерманова реакция» мәкаләсендә Шершеневичка карата кискен фикерләр әйтә) аңа шелтә белдерәләр. Үз теләге белән Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Бу чорда Шершеневич, күпчелек өлешендә имажинистлар чорында да сакланып калган, шәхси шигъри алымын таба; ул «Автомобилья поступь» җыентыгында һәм «Быстрь» драмасында (икесе дә — 1916) чагылыш таба. Шул ук елда сәнгать турында «Зелёная улица» мәкаләләр җыентыгы чыга.
Имажинистлар юлбашчысы
1919 елда имажинистлар төркеменә (С. Есенин, А. Мариенгоф, А. Кусиков) төп нигез салучыларның берсе. Термин («имажионизм» формасында) һәм «сүз — образ» белән кызыксыну Шершеневичның 1910 нчы еллардагы футуристик әсәрләрендә үк күренә башлый, шулай да аның инглиз-америка имажизмы белән бәйләнеше шикле.
1918 елда Шершеневич үзенең иң әһәмиятле әсәрләренең берсен — Маяковскийның «Облако в штанах» әсәренә үзенә күрә җавап итеп язылган «Крематорий» мәхәббәт поэмасын бастыра (бер елдан соң «Имажинист поэмасы» дигән өстәмә исем белән яңадан басылып чыга). 1920 еллар башында аның иң танылган «Лошадь как лошадь» шигырьләр китабы, «Кооперативы веселья» поэмалар җыентыгы, «Вечный жид» трагедиясе, «Одна сплошная нелепость» комедиясе басыла. «Коробейники счастья», «Золотой кипяток» һәм провокацион атамасы аркасында конфискацияләнгән «Мы Чем Каемся» күмәк басмаларында, «Имажинисты» җыентыгында һәм «Гостиница для путешествующих в прекрасном» журналында бастырыла. Эстрадада шигырьләрен укый, Мәскәү тамашачылары арасында популярлык казана. Шул ук вакытта Шершеневичның Маяковский белән революциягә кадәр үк башланган көндәшлеге дәвам итә. Бөтенроссия шагыйрьләр берлегенең Мәскәү бүлеге рәисе вазифасын башкара (1919).
Шершеневич иҗатына шәһәр метафораларын арттыру, фаҗигале һәм хисле мәхәббәт тематикасы, башлангыч чордагы футуристлар кебек үк, ямьсезлекне эстетик яктан идеаллаштурыга һәм дингә каршы чыгучы мотивларга нигезләнгән эпатаж, бурлеск образлары (аның биографиясендә клоунада, «гаерлык» белән кызыксыну чагыла), аңлы рәвештә эксперименталь «Брюсов» алымнарын куллану («Лошадь как лошадь» китабындагы «Принцип звука минус образ» яисә «Параллелизм тем» кебек шигырьләрнең исемнәре белән ассызыкланган), сәнгатьнең принципиаль рәвештә сәясәткә бәйле булмавын күрсәтү хас (1919 елда анархистлар партиясе белән элемтәсе өчен кулга алына). Формаль күзлектән караганда Вадим Шершеневичның шигъриятенә акцентлы шигырь (ул аны Маяковский белән параллель рәвештә эшли) һәм тактовик, соңрак диссонанслы рифма хас.
Имажинизм турындагы «2х2=5» (1920) теоретик хезмәт һәм төркемдәшләре иҗаты турында «Кому я жму руку» (1921) эсселар җыентыгы авторы.
1930 еллар
Оригиналь шигырьләрдән торган соңгы китабы — эзлекле рәвештә рифма-диссонансларга корылган «Итак, итог» (1926) җыентыгы. Шул ук елда «Мещантика» антиутопик пьесасын иҗат итә (исән чагында басылмый).
Шершеневич иҗатының шактый өлеше кино һәм театр белән бәйле: драматург, режиссер, тәнкыйтьче, сценарийлар язучы, тәрҗемәче була. Ике тапкыр бастырылган «Игорь Ильинский» китабы авторы. 1920—1930 елларда У. Шекспир, П. Корнель, В. Сарду пьесаларын, немец (Рильке, Лилиенкрон) һәм француз (Бодлерның «Цветы зла» тулы тәрҗемәсен дә кертеп) шигъриятен, популяр оперетталарның либреттоларын рус теленә тәрҗемә итә, «Великолепный очевидец» мемуарлар китабын яза (Совет матбугаты шартларына туры китерү өчен автоцензура аша үткәрү омтылышларына карамастан, автор исән чакта басылып чыкмый). Шершеневичның 1930 еллардагы оригиналь әсәрләре 1990 нчы елларда гына бастырыла. Аның тәрҗемәсендәге «Цветы зла» китабы беренче тапкыр 2007 елда дөнья күрә.
Эвакуациядә
1941 елның көзендә Алтайга эвакуацияләнә. Барнавыл оборона заводларында һәм хәрби госпитальләрендә әдәби концертларда катнаша, агитация плакатлары өчен текстлар яза.
1942 елның 18 маенда ике яклы үпкә туберкулезыннан вафат була, Барнавыл шәһәренең Болыга зиратында җирләнгән.
Алтай дәүләт әдәбият, сәнгать һәм мәдәният тарихы музее фондларында шагыйрьнең Барнавыл чорына кагылышлы материаллар саклана.
Гаилә хәле
- Беренче хатыны (1913—1922) — актриса Евгения (Ева) Давидовна Шор (1890—1940), пианист Давид Соломонович Шорның кызы; 1922 елда РСФСР Мәгариф халык комиссариаты баш идарәсенең фән секторында хезмәт итә. Бу никахта кызлары Ирина туа. Шершеневичның беренче гаиләсе 1930 нчы елларда Бельгиядә яши.
- Икенче хатыны (1922—1926) — эксперименталь-героик театр артисты Дижур Юлия Сергеевна (1901, Киев — 1926, Мәскәү), Одесса суд палатасында присяжный поверенный булып эшләүче Сергей Зелманович Дижурның кызы, 1926 елның 3 апрелендә ире белән ачуланышканнан соң үз-үзенә кул сала; «Итак, итог» китабы аңа багышланган.
- Өченче хатыны (1936 елдан) — Мәскәү оперетта театры артисты Волкова Мария Михайловна.
Библиография
Төп басмалары
- Весенние проталинки. М.: изд-во Балдина, 1911;
- Carmina. М., 1913;
- Романтическая пудра. СПб., 1913;
- Экстравагантные флаконы. М.: Мезонин поэзии, 1913;
- Футуризм без маски. М., 1913;
- Зелёная улица. Статья, 1915;
- Автомобильная поступь. М.: Плеяды, 1916;
- Быстрь. М.: Плеяды, 1916;
- Зелёная улица. М.: Плеяды, 1916;
- Вечный жид. Пьеса. М.: изд-во Чихи-Пихи. 1919;
- Крематорий. М.: Чихи-Пихи, 1919;
- Лошадь как лошадь. М.: Плеяды, 1920;
- 2x2 = 5. Листы имажиниста. М.: Имажинисты, 1920;
- Кооперативы веселья. М.: Имажинисты, 1921;
- Одна сплошная нелепость. М.: Имажинисты, 1922;
- Шершеневич жмёт руку кому. М.: Имажинисты, 1924;
- Итак, итог. М.: изд-во автора, 1926;
- Игорь Ильинский. М.: Кинопечать, 1926, 1927;
- Н. М. Бравин. М.-Л.: Кинопечать, 1927;
- Ярон. М.-Л.: Кинопечать, 1927;
- Смешно о кино. М.: Теа-кино-печать, 1928;
- А. Кторов. М.: Теа-кино-печать, 1929;
- Великолепный очевидец, 1936 (Мой век, мои друзья и подруги. Воспоминания Мариенгофа, Шершеневича, Грузинова. М.: Московский рабочий. 1990, с. 416—649 җыентыгында бастырылган);
- Гверилья. М., 1938.
Заманча басмалар исемлеге
- Шершеневич В. Г. Ангел катастроф: Избранное. — М.: Независимая служба мира, 1994. — 163 с.;
- Шершеневич В. Г. Листы имажиниста: Стихотворения. Поэмы. — Ярославль: Верхн.-Волж. кн. изд-во, 1996. −528 с.;
- Шершеневич В. Г. Стихотворения и поэмы. — СПб.: Академический проект, — 2000. — 368 с.;
- Маринетти Ф. Т. Футурист Мафарка. М.: Изд-во книжного магазина «Циолковский», 2016, 550 экземпляров (перевод Шершеневича В. Г.). — Россиядә Шершеневич тәрҗемәсендә бу роман цензура купюралары белән бер тапкыр гына 100 ел элек, 1916 елда, басылып чыга. "Циолковский " нәшрияты цензура тарафыннан юк ителгән өлешләрне тулыландыра.
- Бодлер Ш. «Цветы зла» (перевод Шершеневича В. Г.). М.: Водолей, 2017. — 344 с.;
- Шершеневич В. Г. Великолепный очевидец / Вступ.ст. В. Дроздкова. — М.: Книжный Клуб Книговек, 2018. — 704 с.
Искәрмәләр
- ↑ Л. Б. Мандельштам шагыйрь Осип Мандельштамның әтисе белән туганнар булалар.
Сылтамалар
- Стихотворения Шершеневича в проекте «Стихия»
- Диссертация о творчестве Шершеневича (с библиографическими указаниями)
- Шершеневич Вадим. Хлебников. // Мой век, мои друзья и подруги. М.: Моск. рабочий, 1990. С. 520—522.