Шәех Зәет мәчете
Тарих
- Төп мәкалә: Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ислам
Шәех Зәет мәчете — Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң зур мәчете. Шулай ук зурлыгы буенча дөньяда 8нче урында исәпләнә. Мәчетнең мәйданы 5 футбол стадионы мәйданына тиң.
Мәчеткә берьюлы 40 мең кеше сыя ала.
Мәчетнең 82 гөмбәзе һәм 107 м биеклектәге 4 манарасы бар.
Әлеге гыйбадәтханә идәненә дөньядагы иң зур келәм җәелгән (5 627 м²). Келәм «Иран келәмнәре» ширкәте тарафыннан әзерләнгән. Рәссамы — Али Халики (Иран). Келәмнең мәйданы — 5 627 кв. м. Келәмне тукуда 1 200 тукучы хезмәт куя. 20 техник төркем, 30 эшче җәлеп ителә. Келәмнең авырлыгы — 47 тонна (35 тонна йон, 12 тонна мамык). Келәм төзелешендә 268 000 төен бар.[2].
Түшәменә дөньядагы иң зур люстра эленгән (биеклеге 15 м, диаметры 10 м).
Шәех Зәет мәчете туристлар өчен (җомга көненнән кала) иртәнге 9 - 12 сәгатьләр арасында ачык, керү бушлай.
Мәчетнең «Кыйбла» диварындагы «Аллаһының 99 гүзәл исеме (сыйфатлары)» каллиграфиясен БГӘ хаттаты Мөхәммәт Мәнди әл-Тамими ясаган[3].
Файл:Келәм.jpg
Иң зур келәм
Чыганаклар
- Хусам Диб. Путеводитель по Исламу[4]. М.: Издательство ДУМ г. Москвы, 2016. ISBN 978-5-9908782-0-4
Сылтамалар
- Шәех Зәет мәчетенең рәсми сайты [ингл.] [гар.]
- Әбү-Даби туристлык үзәгенең рәсми сайты 2011 елның 1 гыйнвар көнендә архивланган. [ингл.] [гар.]
- Аллаһының гүзәл исемнәре. Шәех Зәет мәчете
Искәрмәләр
- ↑ Шәех Зәет мәчете
- ↑ Дөньяда иң зур келәмле мәчет, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2017-11-28
- ↑ Аллаһының гүзәл исемнәре. Шәех Зәет мәчете (Әбү-Даби, БГӘ)
- ↑ Презентация книги Путеводитель по Исламу (Muhammad Pocket Guide)(үле сылтама)