Ырынбур (җыр)

«Аһ, Ырымбур Кала» (баш. «Аһ, Ырымбур ҡала») — татар һәм башкорт халык җыры.

undefined

Тарих

Якынча XVIII гасырда язылган.

Башкорт-мишәр гаскәрләре 1812 елгы Ватан сугышына яки башка якка Ырынбурдан китү турындагы җыр.

Җырның сүзләре

Аһ, Ырымбур-кала, сахра-дала,
Күккә ашып[1] тора манара...
Кушымта
Сау булыгыз, дуслар, без китәбез,
Бәлки очрашмабыз, тиз ара...
Аһ, Ырымбур-кала, сахра-дала,
Күккә тиеп тора ара тау[2].
Кушымта
Сау булыгыз, дуслар, без китәбез,
Бәлки очрашмабыз, исән-сау...[2]
Аһ, Ырымбур-кала, сахра-дала,
Елкылары чыккан бәйгегә[3]...
Кушымта
Сау булыгыз, дуслар, без китәбез,
Бәлки очрашмабыз, мәңге дә...[1][2]

Җырны башкаручылар

«Ырынбур» җыры Салават Фәтхетдинов («Сау булыгыз, дуслар»[4] исеме белән), Фәдис Ганиев, Гөлүзә Зиятдинова, Насип Кучаев, Фердинанд Сәлахов[2], Ислам Кәлимуллин һәм башка күп җырчылар репертуарында бар.

Искәрмәләр

  1. 1 2 Ырынбур (җыр). tatarca-text.narod.ru
  2. 1 2 3 4 Ырымбур-кала (Сау булыгыз дуслар). erlar.ru
  3. Монда «бәйге» сүзе — «конкурс» сүзенә түгел, урысча «бега» сүзенә туры килә: Рифкать Әхмәтьянов. Татар теленең кыскача тарихи-этимологик сүзлеге. К.: ТКН, 2001, 39 биттә. ISBN 5-298-01004-0
  4. Салават Фатхетдинов. Сау булыгыз, дуслар

Төркемнәр