Элизабет Борн
Элизабет Борн | |
---|---|
вазифада | |
вазифага керешкән 2022 елның 16 мае | |
Президент | Эммануэль Макрон |
Аңа кадәр | Жан Кастекс |
Франциянең диңгез аръягы территорияләре министры | |
Вазифада 2022 елның 25 июне – 2022 елның 4 июле | |
Аңа кадәр | Яэль Браун-Пиве |
Дәвамчысы | Жеральд Дарманен |
Франциянең Хезмәт, мәшгульлек һәм интеграция министры | |
Вазифада 2020–2022 | |
Аңа кадәр | Мюриэль Пенико |
Дәвамчысы | Оливье Дюссо |
Туган | 18 апрель 1961 (63 яшь) Франция, Париж |
Җефет | Olivier Allix[d][1] |
Әни | Marguerite Lescène[d] |
Әти | Жозеф Борн[d] |
Белем | Политехник мәктәп (Париж) Күперләр һәм юллар милли мәктәбе Инженерлык көллияте |
Элизабе́т Борн (фр. Élisabeth Borne; 1961 елның 18 апреле, Франция, Париж) — Франция дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, 2022 елның 16 маеннан Франция премьер-министры.
Хезмәт, мәшгульлек һәм интеграция министры (2020―2022). Комплекслы экологик үзгәртеп корулар министры каршындагы җаваплы транспорт министры (2017―2019), Комплекслы экологик үзгәртеп корулар министры (2019―2020). Эдит Крессоннан соң Франциянең икенче хатын-кыз премьер-министры.
Тәрҗемәи хәле
Чыгышы
1961 елның 18 апрелендә Парижда туган. Әнисе Нормандиядән, әтисе яһүд чыгышлы мөһаҗирләр гаиләсеннән (бабасы Зелиг Борнштейн 1920 елларда Польшадан Бельгиягә эмиграциягә китә һәм Антверпенда бриллиантлар сәүдәгәрендә эшли, ләкин Холокост вакытында һәлак була; 1925 елда аның улы Жозеф Борнштейн туа, ул соңрак Элизабетның әтисе була. Икенче бөтендөнья сугышында Франция оккупациясе вакытында ул Каршылык хәрәкәтендә катнаша, 1944 елда Освенцим концлагерына депортацияләнә, 1945 елда совет гаскәрләре тарафыннан азат ителгәннән соң Франциягә кайта, ләкин 1972 елда үз-үзенә кул сала[2]). 1950 елда Жозеф Франция гражданлыгын ала; аның үлеменнән соң әнисенең ике кызын карау өчен акчасы булмый, Элизабет 11 яшендә үлгән сугыш ветеранының кызы буларак, халык мәктәп укучысы (Pupille de la Nation) статусын ала, бу аңа стипендия алып укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирә.[3]
Белеме
Парижда Политехник мәктәпне һәм Күперләр һәм юллар милли мәктәбен тәмамлый, 1987 елда Транспорт һәм җиһазлар министрлыгында (соңрак Франциянең Экология министрлыгы итеп үзгәртеп корыла) профессиональ карьерасын башлый.[4]
Карьерасы
1991―1993 елларда милли мәгариф министры Лионель Жоспен аппаратында эшли, 1997―2002 елларда, Л. Жоспен Франция премьер-министры вазифасын биләгәндә, аның администрациясендә транспорт проблемалары өчен җавап бирә.
2002 елда француз тимер юлларының SNCF дәүләт компаниясенең стратегия буенча директоры була. 2007 елда Eiffage шәхси төзелеш компаниясенә күчә.
2008 елдан дәүләт хезмәтендә: биш ел Париж мэриясендә шәһәр үсеше мәсьәләләре белән шөгыльләнә.
2013 елда эчке эшләр министры Мануэль Вальс Э. Борнны Пуату — Шарант (fr) төбәге префекты итеп билгели.
Экология министры Cеголен Руаяль аппаратын җитәкли.[5]
2015 елның 19 маенда пассажирлар әйләнеше буенча дөньяда бишенче булган, өлешчә башкаладан читтә Иль-де-Франс төбәге территориясендә дә ташуны гамәлгә ашыручы Париж шәһәр транспорты компаниясе RATPны җитәкли (компания тарихында җитәкче булган икенче хатын-кыз). Шулай итеп, Э. Борн президент Франсуа Олланд тарафыннан эре дәүләт компаниясе җитәкчесе итеп билгеләнгән икенче хатын-кыз була (Стефани Паллездан соң).[6]
Озак вакыт Франция социалистик фиркасенә якын була, аннары «Алга, Республика!» (2022 елдан «Яңарыш» фр. Renaissance) фиркасенә күчә.[7]
2017 елның 17 маенда Эдуар Филипп хөкүмәтендә Комплекслы экологик үзгәртеп корулар министры Николя Юло каршында җаваплы транспорт министры итеп билгеләнә.[8] 2019 елның 16 июлендә шул ук хөкүмәттә Комплекслы экологик үзгәртеп корулар министры итеп билгеләнә.[9]
2020 елда «Прогресс территориясе» (Territoires de progrès) фиркасенә керә.[10]
2020 елның 6 июлендә Жан Кастекс хөкүмәтендә Хезмәт, мәшгульлек һәм интеграция министры портфелен ала.[11]
2022 елның 16 маенда (Жан Кастекс отставкасыннан соң) икенче срокка сайланган президент Эммануэль Макрон Элизабет Борнны премьер-министр итеп билгели.[12][13] (Эдит Крессоннан соң 30 ел узгач ул Франция тарихында бу вазифада икенче хатын кыз була [14]).
2022 елның 4 июлендә Э. Борнның икенче хөкүмәте төзелә.[15]
Гаиләсе
1989 елның 30 июнендә Элизабет Борн Оливье Айикска (Olivier Allix) кияүгә чыга, 1995 елда аларның улы Натан туа. Соңрак гаилә таркалган.[16]
Искәрмәләр
- ↑ Ingeniera de larga trayectoria, incansable y despiadada. Así describen los analistas franceses a Élisabeth Borne, la nueva primera ministra de Francia (исп.) — 2022.
- ↑ Stéphanie Trouillard. New French Prime Minister Élisabeth Borne, daughter of a stateless Auschwitz survivor (ингл.). France 24 (19 май 2022). Дата обращения: 4 декабрь 2022.
- ↑ Noémie Lair. Enfance, parcours, patrimoine : douze choses à savoir sur Élisabeth Borne, nouvelle Première ministre (фр.). France Inter (16 май 2022). Дата обращения: 17 май 2022. Архивировано 16 май 2022 года.
- ↑ Elisabeth Borne, ingénieure prisée par la gauche, future patronne de la RATP (фр.). l’Entreprise. L’Express (17 апрель 2015). Дата обращения: 1 июнь 2017. Архивировано 20 сентябрь 2015 года.
- ↑ Elisabeth Borne (фр.). Sa bio. Voici (20 май 2015). Дата обращения: 1 июнь 2017. Архивировано 21 май 2017 года.
- ↑ Sibylle Vincendon. Elisabeth Borne. Elle a pris le métro (фр.). Liberation (20 май 2015). Дата обращения: 1 июнь 2017. Архивировано 17 июль 2019 года.
- ↑ Fanny Bouvard, Anne Tréguer. Elisabeth Borne, la nouvelle ministre de la Transition écologique, a été préfète de la région Poitou-Charente (фр.). France bleu (17 июль 2019). Дата обращения: 17 июль 2019. Архивировано 11 ноябрь 2020 года.
- ↑ Philippe Jacqué. Elisabeth Borne, une « workaholic » aux transports (фр.). Le Monde (17 май 2017). Дата обращения: 1 июнь 2017. Архивировано 2 июнь 2017 года.
- ↑ La ministre des Transports Elisabeth Borne nommée ministre de l'Écologie (фр.). Le Figaro (17 июль 2019). Дата обращения: 17 июль 2019. Архивировано 17 июль 2019 года.
- ↑ Camille Romano. 7 choses à savoir sur Élisabeth Borne, la nouvelle Première ministre (фр.). Journal du Dimanche (16 май 2022). Дата обращения: 18 май 2022. Архивировано 18 май 2022 года.
- ↑ Remaniement : qui sont les ministres du gouvernement Castex (фр.). Le Figaro (6 июль 2020). Дата обращения: 6 июль 2020. Архивировано 7 июль 2020 года.
- Коммерсантъ (16 май 2022). Дата обращения: 16 май 2022. Архивировано 16 май 2022 года.
- ↑ Jeanne Paturaud et Steve Tenré. DIRECT - Élisabeth Borne accueillie par Jean Castex à Matignon (фр.). Le Figaro (16 май 2022). Дата обращения: 16 май 2022. Архивировано 16 май 2022 года.
- ↑ 30 ans après Édith Cresson, Élisabeth Borne est la deuxième femme à occuper le poste de Première ministre (фр.). BFM TV (17 май 2022). Дата обращения: 17 май 2022. Архивировано 17 май 2022 года.
- ↑ Voici le nouveau gouvernement d'Élisabeth Borne (фр.). Le Journal du Dimanche (4 июль 2022). Дата обращения: 4 июль 2022. Архивировано 4 июль 2022 года.
- ↑ Nina Siahpoush-Royoux. Élisabeth Borne Première ministre : qui est Olivier Allix, son ex-mari ? (фр.). Gala (6 июль 2022). Дата обращения: 4 декабрь 2022.
Сылтамалар
- Elisabeth Borne (фр.). Gala. Дата обращения: 1 июнь 2017.
- 18 апрель көнне туганнар
- 1961 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Парижда туганнар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- XXI гасыр сәясәтчеләре
- Франция премьер-министрлары
- Франция сәясәтчеләре
- Гамәлдәге дәүләт башлыклары
- Республикачылар фиркасе (Франция) әгъзалары
- Почетлы легион ордены кавалерлары
- Политехника мәктәбен тәмамлаучылар