Элин Вагнер
Элин Матильда Элизабет Вагнер (швед. Elin Wägner, 16 май 1882 ел — 7 гыйнвар 1949 ел, Берг, Крунур, Швеция) — швед язучысы, журналист, педагог, эколог. Җәмәгать эшмәкәре, балаларны яклау һәм коткару буенча хәрәкәт оештыручы, феминистик һәм пацифист хәрәкәте активисткасы.
1944 елдан бирле Швед академиясе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Элина Вагнер Лунд шәһәре мәктәбе директоры гаиләсендә туган. Өч яшендә әнисеннән мәхрүм кала. Фогельстадта хатын-кызлар мәктәбендә укытучы булып эшли.
1910 елда әдәби тәнкыйтьче Джон Ландквистка кияүгә чыга.
Вагнер ашказаны рагы авыруыннан вафат була. Лунд Төньяк зиратында җирләнгән.
Аның сеңлесенә Грегор Паульсон өйләнгән була.
Иҗтимагый эшмәкәрлеге
Иң билгеле суфражисткаларның, Швецияда хатын-кызларга сайлау хокугын бирү хәрәкәте эшмәкәрләренең берсе, хатын-кызларның тигез хокуклылыгы өчен Швед җәмгыятен оештыру инициаторы.
Фредрика Бремер белән беррәттән Э.Вагнер Швецияда феминистик хәрәкәтенең инициаторы, төп һәм абруйлы эшмәкәре булып тора.
1919 елның ноябрендә Элин Вагнер, Элен Пальмшерна и Герда Марку Швецияда балаларны яклау һәм коткару буенча илдә беренче «Рада-Барнен» ("Балаларга ярдәм халыкара берлеге"нең швед бүлекчәсе) исемле оешма төзи.
Әдәби иҗаты
Романнар, гәҗит һәм журнал мәкаләләре, 4 фильм сценарие авторы. Э.Вагнерның популяр романнары арасында: Norrtullsligan («Ир-егетләр һәм башка бәхетсезлекләр», 1908), Pennskaftet («Тотка», 1910), Åsa-Hanna крестьяннары тормышыннан халык традицияләре рухындагы повесте (1918). Иҗади псевдонимы — Девинез (Devinez).
Э. Вагнерның китаплары һәм бик күпсанлы мәкаләләре хатын-кызлар эмансипация проблемаларына, гражданнарның хокукларына, тынычлык өчен хәрәкәткә, кешеләрнең тормыш хәлен күтәрү, тирә-юнь мөхитне саклауга багышланган.
Сайлаулы библиография
- Från det jordiska museet (1907)
- Norrtullsligan (1908)
- Pennskaftet (1910)
- Helga Wisbeck (1913)
- Mannen och körsbären (1914)
- Camillas äktenskap (1915)
- Släkten Jerneploogs framgång (1916)
- Åsa-Hanna (1918)
- Kvarteret Oron (1919)
- Den befriade kärleken (1919)
- Den förödda vingården (1920)
- Nyckelknippan (1921)
- Den namnlösa (1922)
- Från Seine, Rhen och Ruhr (1923)
- Silverforsen (1924)
- Natten till söndag (1926)
- De fem pärlorna (1927)
- Den odödliga gärningen (1928)
- Svalorna flyga högt (1929)
- Korpungen och jag (1930)
- Gammalrödja (1931)
- Dialogen fortsätter (1932)
- Mannen vid min sida (1933)
- Vändkorset (1934)
- Genomskådad (1937)
- Hemlighetsfull (1938)
- Tusen år i Småland (1939)
- Fred med jorden (1940)
- Väckarklocka (1941)
- Selma Lagerlöf I (1942)
- Selma Lagerlöf II (1943)
- Hans Larsson (1944)
- Vinden vände bladen (1947)
- Spinnerskan (1948)
- Fredrika Bremer (1949)
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 Elin Mathilda Elisabeth Wägner
- ↑ 1 2 Lunds domkyrkoförsamlings kyrkoarkiv, Födelse- och dopböcker, SE/LLA/13254/C I/14 (1881-1892), bildid: 00106227_00062, sida 58
- ↑ http://www.svenskaakademien.se/svenska-akademien/ledamotsregister/wagner-elin
- ↑ http://www.samfundetdenio.se/
- ↑ Wägner, Elin Matilda Elisabet // https://www.svenskagravar.se/gravsatt/71108373 — Svenskagravar.se.
- ↑ 1 2 Elin Matilda Elisabeth Wägner // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Bergs kyrkoarkiv, Födelse- och dopböcker, SE/VALA/00028/C/4 (1920-1949), bildid: 80007270_00183
- ↑ Elin Mathilda Elisabeth, f. 1882 i Lund Malmöhus län (шевит.) — Riksarkivet.
- ↑ Record #59210949 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
Сылтамалар
- Вагнер, Элин (1882-1949)(үле сылтама) [ингл.]