Эльвира Хәсәнова

Эльвира Рамил Кызы Хәсәнова (1981 елның 28 марты, Мәскәү, ССРБ) — Россия синхрончысы. Россиянең атказанган спорт мастеры. Өч тапкыр олимпия чемпионы (2004, 2008, 2012), күп тапкырлар дөнья һәм Европа чемпионы, дөнья һәм Европа кубогы иясе.

Тәрҗемәи хәле

Эльвира Хәсәнова 1981 елның 28 мартында Мәскәүдә туа. Милләте буенча татар[1]. Россия дәүләт физик культура университетын тәмамлый. 1999 елдан Россия җыелма командасы әгъзасы. Беренче тренеры — Э. Шәрибҗанова.

2012 елда спорт карьерасын тәмамлый. 2015 елда АКШка күчеп килә һәм шул ук елда АКШ җыелма командасы тренерының ассистенты була. Стэнфорд университетында тренер булып эшли. 2020 елның гыйнварында Халыкара йөзү даны залына (ISHOF) кертелә[2].

Казанышлары

  • Европа кубогының көмеш медале (2001);
  • Дөнья кубогының алтын медале (2002);
  • Европа Кубогының алтын медале (2003);
  • Афинада узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2004);
  • Европа чемпионатының алтын медале (2002, 2004, 2006, 2010);
  • Пекинда узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2008);
  • Барселонада узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2003);
  • Монреальдә узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2005)
  • Мельбурнда узган Дөнья чемпионатының алтын медале (2007);
  • Лондонда узган Олимпия Уеннарының алтын медале (2012).

Бүләкләр

Сылтамалар