Юдин урамы (Яр Чаллы)

Юдин урамы, Ян Юдин исемендәге урам (рус. улица Юдина, улица имени Яна Юдина) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районындагы урам.
Почта индексы 423820. ОКАТО коды: 92430000000[1].
Координатлары 55.663427°, 52.28429°.

Тарих

undefined

Казан губернасында Ватандашлар сугышы каһарманы, 1917—1918 елларда Өченче Латыш Укчылары бригадасы командиры Ян Андрей улы Юдин (Янис Юдиньш, лтш. Jānis Judiņš, 1884-1918)[2] хөрмәтенә аталган.

Урнашуы

Яр Чаллының (Иске шәһәр) Комсомол районы Сидоровка бистәсендә урнашкан кечкенә урам. Мәләкәс елгасы агымына аркылы сузылган. Фадеев урамы белән киселештә башлана. Родионов урамы белән киселештә тәмамлана. Бер урам белән дә кисешми.

Игътибарга лаек объектлар

Файл:Чаллы Юдин урамы.jpg
Юдин урамындагы йорт.
Фото: move.ru

Урам ике катлы шәхси йортлардан тора.

Әдәбият

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар