Юрий Бабаев
Тәрҗемәи хәле
Юрий Николаевич Бабаев 1928 елның 21 маенда Мәскәү шәһәрендә туган.
1950 елда Мәскәү дәүләт университетының физика факультетын отличие белән тәмамлый. 1951 елда Юрий Николаевич юнәлтмә буенча 11нче конструкторлык бюросына (КБ -11) Сахаров А. Д. бүлегенә эшкә килә, анда беренче водород бомбасын эшләүдә катнаша. 1955 елда Бабаев Ю. А. Трутнев белән бергә водород зарядының ике фазалы конструкциясенең физик схемасының яңа принципларын тәкъдим итә. 1968 елның 26 ноябрендә СССР Фәннәр академиясе ядро физикасы бүлекчәсенең эксперименталь ядро физикасы һөнәре буенча әгъза-корреспонденты итеп сайлана. Ю. Н. Бабаев 1986 елның 6 октябрендә Мәскәүдә вафат була. Кунцево зиратында җирләнгән[2].
Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Социалистик Хезмәт Герое (1962). Ике Ленин ордены — 1956 һәм 1962, Хезмәт Кызыл Байрак ордены — 1975 ел, «Хезмәт батырлыгы өчен» миналы. 1953 елда Юрий Николаевич Сталин премиясе лауреаты була, 1959 елда — Ленин премияселауреаты. 2000 елда Юрий Николаевичка үлгәннән соң Россия Федерациясе Дәүләт премиясе бирелә.
Искәрмәләр
Әдәбият
- Богуненко Н. Н., Пелипенко А. Д., Соснин Г. А. Белов Анатолий Сергеевич // Герои атомного проекта. — Саров: Росатом, 2005. — С. 53—55. — ISBN 5-9515-0005-2.
Сылтамалар
Бабаев Юрий Николаевич. «Герои страны» сайты.
- БСЭ Бабаев Юрий Николаевич
- Храмов Ю. А. Бабаев Юрий Николаевич // Физики: Биографический справочник / Под ред. А. И. Хизер. — Изд. 2-е, испр. и дополн. — М.: Наука, 1983. — С. 23. — 400 с. — 200 000 экз. (в пер.)
- Ю. Н. Бабаев на сайте Российского федерального ядерного центра
- Профиль Юрия Николаевича Бабаева РФА рәсми сайтында
- Биография на сайте Биография. Ру
- ↑ 1 2 Бабаев Юрий Николаевич // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ Могила Ю. Н. Бабаева