Юханна Хагстрём

Юханна Хагстрем (швед. Johanna Hagström; 27 март 1998, Фалин, Швеция) — швед чаңгычысы, спринтерлар ярышы белән шөгелләнүче.

Карьерасы

Юханна Хагстрём 2016 елдагы үсмерләр Олимпия уеннарында Швеция чаңгы спортчылары командасы составына керә, кросста ул икенче була[1] һәм спринтер ярышында җиңү яулый[2]. Швед спортчысы Юханна Хагстрём 2018 елның юниорлар арасындагы дөнья чемпионатында 4×3,33 километр дистанциядә эстафетада бронза призер була[3]; ә ике елдан соң 23 яшькә чаклы кызлар арасында спринтта шәхсән көмеш медаль яулый, финишта бары тик үзенең ватандашы швед чаңгычысы Эмма Рибаны гына уза алмый кала[4].

Дөнья Кубогы ярышлары чикләрендә Юханна 2017 елның гыйнварында дебют ясый — 10 чакрымга ирекле ысул белән ярышканда Ульрисехамндагы ярышында ул бары тик 59 нчы урында гына була[5]. Спортчы үзенең беренче кубок очколарына 2018/2019 ел мизгелендә Италиянең Конь дигән урынында җыя — беренче тапкыр спринт финал ярышларына эләгеп, ул өченче булып финишка килә[6].

2021 елның февралендә, үзе өчен дебют булган дөнья чемпионатыннан ике атна элек, Юханна Хагстрем, үз карьерасында Дөнья Кубогының Ульрисехамнда үткән этабында спринтта иң яхшы нәтиҗә күрсәтә, бары тик финалда гына ватандашы -швед чаңгычысы Мая Дальквисттан калыша[7]. Германиянең Оберстдорф шәһәрендә узган планета беренчелегендә, спринт ярышында иң яхшы вакыт күрсәтеп, Юханна Хагстрем төп ярышка үтү өчен барган узышта квалификация яклый, әммә иң хәлиткеч ярышта медальдан бер адымuа гына кала, ул финишка дүртенче булып килә[8][9].

Нәтиҗәләре

#. Ел Дата Үткәрү урыны Ярыш Урын
1 2018/19 16 февральдә 2019 Италия Конь, Италия 1,6 км Спринт СС 3
2 2020/21 6 февральдә 2021 {{ {{{1 Ульриха, Швеция 1,6 км Спринт СС 2

Искәрмә

  1. Marie Carlsson. Svensk dubbel i ungdoms-OS (13 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2021.
  2. Sebastian Mattsson, Hannah Boman. Johanna Hagström tog ungdoms-OS-guld (16 февраль 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2021.
  3. Johanna Svensson. Tua Dahlgren blixtinkallad till JVM-stafetten – tog brons (3 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2021.
  4. Rachel Perkins. Julia Kern Third in World U23 Skate Sprint (With Audio Interview) (1 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2021.
  5. Torbjörn Nilsson. Världscupdebuten avklarad för Johanna Hagström (21 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2021.
  6. Josefin Johansson. Superskrällen: ”Vet inte vad som hände” (16 февраль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2021.
  7. Daniel Grefve, Moa Jörnmark. Johanna Hagström vann sprintkvalet i SM – trots ”chockartade” uppvärmningsolyckor (10 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2021.
  8. Ella Hall. Sweden’s Sundling Cruises for First Championship Gold in the Classic Sprint (25 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2021.
  9. Антон Шебика. Шведская лыжница Йонна Сундлинг выиграла спринт на чемпионате мира в Оберстдорфе (21 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2021.

Сылтамалар

  • Юханна Хагстрём — статистика на сайте FIS (инг.)
  • Юханна Хагстрём на сайте Олимпийского комитета Швеции