Ядкарь Ваһапов
Ядкарь Сахап улы Ваһапов (рус. Ядкар Сахапович Вагапов; 15 октябрь 1929, Урмышлы, Татарстан АССР — 1 март 1981, Төмән) — СССР Нефть сәнәгате министрлыгының «Главтюменнефтегаз» баш идарәсе «Тюменнефтегазразведка» трестының Шаим разведка бораулавы конторасы нефтьчесе — вышка монтажчысы. Социалистик Хезмәт Герое (1971).
Тәрҗемәи хәле
Ядкарь Ваһапов 1929 елның 15 октябрендә ТАССРның Бөгелмә кантоны (хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск районы) Урмышлы авылында туа. Милләте — татар.
Хезмәт юлын туган авылында колхозчы булып башлый. 1950—1958 елларда — 2 нче бораулау конторасы балта остасы, вышка монтажлау конторасы балта остасы, «Татбурнефть» трестының балта остасы — вышка монтажчысы, «Бөгелмәнефтегазразведка» тресты вышка монтажлау конторасы балта остасы. 1958—1964 елларда «Татбурнефть» трестының вышка монтажлау конторасында бригадир булып эшли.
1964—1974 елларда — Шаим бораулау конторасының һәм Түбән Варта вышка монтажлау конторасының вышка монтажчысы, "Главтюменнефтегаз"ның 1 нче Түбән Варта вышка монтажлау идарәсе район инженер-технология хезмәтенең (РИТХ) өлкән инженер-технологы.
Сигезенче бишьеллыкның (1966—1970) план биремнәрен һәм шәхси социалистик йөкләмәләрен вакытыннан алда үти.
1973 елда үзенең бригадасы белән, план буенча 74 урынына, 126 бораулау вышкасы төзи. 1974 елдан — "Главтюменнефтегаз"ның 1 нче Түбән Варта вышка монтажлау идарәсендә прораб, аннары өлкән инженер-технолог.
1981 елның 1 мартында Төмәндә вафат була. Червишево зиратында җирләнгән.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Социалистик Хезмәт Герое (30.03.1971) — нефть чыгару буенча бишьеллык план биремнәрен үтәүдәге күренекле хезмәтләре һәм эштә югары техник-икътисади күрсәткечләргә ирешкән өчен («Урак һәм Чүкеч» алтын медале һәм Ленин ордены тапшырылып)[1];
- Ленин ордены (23.05.1966) — нефть чыгару буенча җидееллык план биремнәрен уңышлы үтәгән һәм Төмән өлкәсендә нефть чыгару сәнәгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен;
- «Почет Билгесе» ордены — Татарстан АССРда нефть ятмаларын уңышлы үзләштергән өчен;
Исемен мәңгеләштерү
Искәрмәләр
- ↑ Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Социалистического Труда работникам предприятий нефтяной промышленности» от 30 марта 1971 года
- ↑ Библиотека издательства НЕФТЯНОЕ ХОЗЯЙСТВО. Профессионалы нефтегазовой отрасли (книга третья).
- ↑ Вагапов Ядкар Сахапович (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
Чыганаклары
- «Профессионалы нефтегазовой отрасли. Книга 3» — М.: ЗАО "Издательство «Нефтяное хозяйство», 2005. — 496 с.
- Вагапов Ядкар Сахапович (р. 1929)
- Нефть Сибири. — М.: Недра, 1973. С. 214.
- Герои Самотлора(үле сылтама)
Сылтамалар
- Ядкар Сахапович Вагапов. Герои страны.