Язмыш ирониясе, яки Җиңел пар белән!
Язмыш ирониясе, яки Җиңел пар белән! (рус. Ирония судьбы, или С лёгким паром!) — 1975 елгы ике серияле совет телевизион фильмы, режиссёр — Эльдар Рязанов. Фильм беренче тапкыр Совет Социалистик Республикалар Берлегендә 1976 елның 1 гыйнварында Үзәк телевидениенең Беренче программасында күрсәтелә[1].
Тарихы
Фильм Эмиль Брагинский һәм Эльдар Рязановның 1969 елда язылган «Җиңел пар белән! яки Бервакыт Яңа ел төнендә…» («С лёгким паром! или Однажды в новогоднюю ночь…») пьесасының экрашлаштырылган варианты. Төшерелгән вакытта бу әсәр Советлар Берлегенең берничә театрында куела. Соңрак аны илнең 110 театры сәхнәсендә[2], шулай ук чит илләрдә куялар.
Эльдар Рязанов сөйләвенчә, пьесаның сюжеты, фильм кебек үк, булган вакыйгаларга нигезләнгән. Чыннан да, 31 декабрьдә мунчага киткән, иртән икенче шәһәргә эләккән кеше булган. Рязанов һәм Брагин бу тарихның ничек тәмамланганын белмәгәннәр, вакыйгаларны үзләре уйлап чыгарганнар.
1975 елның көзендә, Совет Социалистик Республикалар Берлегендә (алга таба ССРБ) премьера алдыннан, Бөтенсоюз телевизион фильмнар фестивале программасы кысаларында «Язмыш ирониясе» фильмын беренче тапкыр Грузия халкы карый. Тбилисида узган чарада картина беренче урынны ала[3].
Сюжеты
Брежнев дәверендә шәһәрләр төзелешендәге архитектураның бер төрлелеге сюжетта төп урынны алып тора. Бу хәл юмористик анимацион прологта аңлатыла: архитекторлар сәясәтчеләргә һәм бюрократиягә буйсына (режиссёр һәм аниматор Виталий Песков). Нәтиҗәдә Советлар Берлегенең һәр шәһәрендә, бистәсендә һәм шәһәр яны торак пунктларында бер-берсенә нык охшаган, әмма шул ук вакытта функциональ күп катлы торак йортлар барлыкка килә[4].
Үзләренең элеккеге традициясен дәвам итеп, бер төркем дуслар Яңа елны бәйрәм итү өчен Мәскәүнең җәмәгать мунчаларының берсендә очраша. Төп герой Женя Лукашин яратканы Галяга яңа ел төнендә тәкъдим ясарга карар иткән була һәм шушы булачак вакыйганы билгеләп, ир-атлар нык кына эчә. Мунчадан соң Павликка Ленинградка очарга кирәк, чөнки аны хатыны көтә. Барысы бергә аны аэропортка озатырга җыена.
Дуслар аэропортка килеп җиткәндә, Женя белән Павлик йоклаган була. Саша белән Миша кемнең очарга тиешлеген искә төшерә алмыйлар. Павлик урынына самолетка алар ялгыш Женяны утырта.
Очканда Женя ачулы күршесенең җилкәсенә терәлеп йоклап бара, нәтиҗәдә ул аңа Ленинградта самолеттан төшәргә ярдәм итә. Егет аэропортта уяна, үзен Мәскәүдә дип уйлый. Ул чыгып таксига утыра һәм йөртүчегә үзенең тору урынын әйтә.
Ленинградта да конструкциясе буенча Мәскәүдә Женя яшәгән йорт белән тулысынча бер төрле булган күп катлы йорт һәм шундый ук адрес бар икән. Мәскәүле лифтта «үз фатирына» күтәрелә, фатир ишегенең ачкычы туры килә (фильм прологында язылганча: «стандарт йозаклы стандарт фатирлар»). Фатир эчендә җиһазларда Женя фатирындагы кебек үк диярлек, әмма сәрхүш ниндидер аермаларны күрер хәлдә түгел.
Ул арада фатир хуҗабикәсе Надя Шевелева өенә кайта. Кыз Яңа елны үз егете Ипполит белән каршы алырга әзерләнә. Караватында йоклап яткан чит кешене күреп, аптырашта кала. Ул чакырылмаган кунакны фатирыннан чыгарып җибәрергә тырыша, әмма егет ачулана һәм «аның» фатирында чит хатынкы-кызның нәрсә эшләвен һәм нәрсә өчен командалык итүен аңлый алмый. Бер-берсенә паспортларындагы тору урыны билгеләнгән тамганы күрсәтеп, фильм геройлары, ниһаять, хәлне ачыклыйлар. Женя борчыла, чөнки аны Мәскәүдә Галясы көтә. Кунакка килгән Ипполит Женя белән Надяның сүзләренә ышанмый. Егет Мәскәүгә китәргә җыена, әмма үзе белән акчасы булмавын аңлый һәм Надя фатирына кирегә кайтырга мәҗбүр була. Ипполитның ачуы чыга, ул көнләшә һәм фатирдан чыгып китә. Надяның бары тик бер теләге — Евгенийдан котылу. Әмма Мәскәүгә рейслар икенче көнгә генә була. Женя берничә тапкыр Галяга шалтыратырга һәм нәрсә булганын аңлатырга тырыша. Әмма кыз, Ленинграң турында ишеткәч, телефонны куя. Надя вокзалга барып, егеткә Мәскәүгә кадәр билет алып кайта, әмма Женя аны ертып ташлый һәм китүеннән баш тарта
Женя һәм Надя Яңа елны бергә каршы алырга мәҗбүр булалар. Башта алар бер-берсенә дошманнарча карый, әмма вакыт үткәч, аларның бер-берсенә карата мөнәсәбәте яхшыра һәм алар гашыйк булалар. Иртә белән алар үзләре белән булган хәлләрнең барысы да ялгыш булуын аңлыйлар һәм аерылышалар. Егет Мәскәүгә кайта. Юлдан һәм йокысыз төннән арып, егет йоклый. Уянгач, Надя белән булган вакыйгалар төштер дип уйлый, әмма кыз аның янында утыра. Надя Женя янына Мәскәүгә килә, сөйгәнен табу аңа кыен булмый, чөнки аларның тору урыннары һәм фатирлары туры килә.
Ролләрдә
| Актёр | Роле |
|---|---|
| Андрей Мягков | хирург Евгений (Женя) Михаил улы Лукашин (вокал — Сергей Никитин)[5] |
| Барбара Брыльска | рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда (Надя) Васильевна Шевелёва (яңгырату — Валентина Талызина, вокал — Алла Пугачёва) |
| Юрий Яковлев | Надяның кияве Ипполит Георгий улы |
| Любовь Добржанская | Женяның әнисе Марина Дмитрий кызы |
| Ольга Науменко | Женяның кәләше Галя |
| Лия Ахеджакова | Надяның дус кызы һәм хезмәттәше Таня |
| Валентина Талызина | Надяның дус кызы һәм хезмәттәше Валя |
| Александр Ширвиндт | Женяның дусты Павел / фильм башында кадрдан тыш тавыш |
| Георгий Бурков | Женяның дусты Миша |
| Александр Белявский | Женяның дусты Саша |
| Любовь Соколова | Надяның әнисе[6] |
| Готлиб Ронинсон | самолетка утыруны көтүче Красноярстан юлчы |
| Эльдар Рязанов | самолёттагы юлчы (не указан в титрах) |
| Борис Руднев | такси йөртүче (титрларда юк) |
| Николай Погодин | баян белән очраклы кунак (титрларда юк) |
| Александр Постников | үтеп баручы (титрларда юк) |
| Елена Наумкина | аэропортта кабымханәдә эшләүче кыз (титрларда юк) |
| Николай Кузнецов | күрше (титрларда юк) |
| Михаил Бочаров | эт белән күрше (титрларда юк) |
Фильмнан кадрлар
Фильмны төшерү төркеме
- Сценарий авторлары: Эмиль Брагинский, Эльдар Рязанов
- Режиссёр-сәхнәләштерүче: Эльдар Рязанов
- Баш оператор: Владимир Нахабцев
- Баш рәссамчы: Александр Борисов
- Икенче режиссёр: Игорь Петров
- Тавыш операторы: Юрий Рабинович
- Композитор: Микаэл Таривердиев
- Дирижёр: Георгий Гаранян
- Костюмнар буенча рәссам: Ольга Кручинина
- Грим буенча рәссам: Ольга Струнцова
- Кинооператор: Вадим Алисов, Сергей Арманд, Борис Кочеров
- Катнаш төшерүләр: Борис Травкин (оператор), Валентин Гласс (художник)
- Монтаж: Валерия Белова
- Режиссёр ярдәмчесе: Нина Коренева, Григорий Торчинский
- Оператор ярдәмчесе: Владимир Горшков, Владимир Батузов, Александр Михалычев, Сергей Кочебуров, Николай Коробейник
- Монтаж ясаучы ярдәмчесе: Элеонора Праксина
- Рәссам-бизәүче: И. Фёдоров
- Ут буенча оста: Марк Вайсман
- Мөхәррир: И. Наумова
- Музыкаль мөхәррирләр: Раиса Лукина, В. Лаписов
- Картина директоры: Ефим Голынский
Җырлар һәм шигырьләр
Фильмның сценариена 9 шигырь язылган. Аларның сигезенә көй язылырга тиеш була. Эльдар Рязанов бер композитор берьюлы сигез төрле көй яза алмаячагын аңлый һәм ул дүрт авторга мөрәҗәгать итә. Алар: Ян Френкель, Исаак Шварц, Андрей Петров һәм Микаэль Таривердиев. Кинорежиссёр уйлавынча, аларның һәркайсы икешәр җыр язарга тиеш. Башта барысы да ризалаша, әмма соңрак өчесе төрле сәбәпләргә бәйле баш тарта: кемгәдер чит илгә барырга тәкъдим итәләр, кемдер эшенең тыгыз булуына бәйле көй язарга өлгерми. Микаэл Таривердиев кала[2].
Сценарийны укыгач, композитор Микаэл Леон улы аның жанр төрлелеге белән аптырашта кала. Нәтиҗәдә ул үзе өчен картинаны Раштуа әкияте дип билгели[7]. Композитор Марина Цветаева, Евгений Евтушенко, Белла Әхмәдулина һәм башка күренекле шагыйрьләрнең шигырьләренә көй яза. Фильмга барлык көйләр Микаэл Таривердиев тарафыннан эшләнә. Аның хатыны Вера түбәндәгечә искә төшерә[8]:
| Бервакыт Таривердиев ашханә яныннан узганда, «На Тихорецкую состав отправится...» җырын көйләп утырган Рязановны күрә. Бу җырны ул үзенең яңа фильмына алырга тели, әмма халык җыры булганлыктан кулланмый. Чынлыкта җыр минем иремнең операсы өчен язылган иде. Аны Владимир Высоцкий башкарган, шуңа күрә Рязанов аны ишеткән, әмма авторын белмәгән. |
Фильмда ир-атлардан җырларны Сергей Никитин («Минем белән менә нәрсә була», «Я спросил у ясеня», «Никого не будет в доме» һәм «Если у вас нету тети»), хатын-кызлардан Алла Пугачева («По улице моей», «На Тихорецкую», «Мне нравится», «У зеркала») башкара.
Александр Кочетковның «Баллада о прокуренном вагоне» шигырен фильмның ахырында Андрей Мягков һәм Валентина Талызина укыйлар. Башта фильм өчен җырларны башкарырга Анна Германны чакыралар, әмма чит ил җырчысын чакыруга акча сметага кертелми, шуңа бәйле җырлар язылмый[9].
Фильмның саундтрегы өлешчә Таривердиев пластинкасында 1976 елда «Мелодия» фирмасы тарафыннан басыла. Тулы саундтрек 2009 елда CD да «Бомба-Мюзик» ширкәте тәкъдим итә[10]. 2016 елда саундтрек Бөекбританиядә «Earth» лейблында винилда[11], 2019 елда «Бомбой-Мюзик» төсле винилда бастырыла[7].
| 2009 елгы «Бомба-Мьюзик» басмасы | |||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| № | Исем | Сүзләр | Вокал | Озынлык | |||||
| 1. | «Увертюра» (инструментал) | 2:43 | |||||||
| 2. | «Со мною вот что происходит» | Евгений Евтушенко | Сергей Никитин | 2:28 | |||||
| 3. | «Надежда» (инструментал) | 4:24 | |||||||
| 4. | «В ожидании Нового года» (инструментал) | 1:14 | |||||||
| 5. | «Никого не будет в доме» | Борис Пастернак | Алла Пугачёва | 2:17 | |||||
| 6. | «Снег над Ленинградом» (инструментал) | 2:45 | |||||||
| 7. | «По улице моей который год» | Белла Әхмәдуллина | 2:48 | ||||||
| 8. | «На Третьей улице Строителей» (инструментал) | 1:15 | |||||||
| 9. | «На Тихорецкую» | Михаил Львовский | Алла Пугачёва | 1:29 | |||||
| 10. | «С Новым годом!» (инструментал) | 2:46 | |||||||
| 11. | «Мне нравится, что Вы больны не мной…[12]» | Марина Цветаева | Алла Пугачёва | 1:35 | |||||
| 12. | «Если у вас нету тёти
(Ария московского гостя
)» | Александр Аронов | Сергей Никитин | 1:53 | |||||
| 13. | «Последний вальс» (инструментал) | 1:45 | |||||||
| 14. | «Хочу у зеркала спросить» | Марина Цветаева | 1:36 | ||||||
| 15. | «Я спросил у ясеня» | Владимир Киршон | Сергей Никитин | 3:08 | |||||
| 16. | «С любимыми не расставайтесь» | Александр Кочетков | Андрей Мягков һәм Валентина Талызина | 4:26 | |||||
| 17. | «Мелодия» (инструментал) | 4:33 | |||||||
| 41:03 | |||||||||
2014 елда «Серебряный дождь» радиостанциясе кинофильмнан җырларны «„Мелодия“ фирмасының 50 танылган пластинкасы» исемлегенә кертә[13].
Төшерүләр
Фильмның баш операторы Владимир Нахабцев ул чор өчен новаторлык булган өч камералы системаны куллана. Бер үк вакытта өч камера төшерә, алар сәхнәләрне өч төрле ракурстан яздыралар. Бу эшне нык гадиләштерә, әмма шул ук вакытта төшерү барышын озакка суза[2]. Төшерү барышы март аенда башлана, җәй уртасында тәмамлана. Шуңа күрә картинада ясалма кар кулланыла. Әмма ул вакытта кар пушкалары һәм башка агрегатлар уйлап табылмаганлыктан, карны мамык, кәгазь һәм күбекле пластмассадан кулдан ясыйлар. Җилне фен алмаштыра[8].
Барлык төшерүләр Мәскәүдә бара, бары тик берничә күренеш Ленинградта төшерелә. Фильмда катнашкан ике фатир да Вернадский проспектында урнашкан: 125 нче (Лукашин фатиры) һәм 113 нче йортлар (Надя фатиры). «Мосфильм» да мунча сәхнәсе өчен махсус мәйдан төзелә.
Өченче Төзүчеләр урамы Мәскәүнең Вернадский проспекты белән бер үк районда урнашкан. 1963 елда Мария Ульянова урамы дип үзгәртелә[14].
2003 елда Женя Лукашин яшәгән йорт диварына истәлек тактасы урнаштырыла. Аны ачуда Эльдар Рязанов катнашкан[15]. Беренче төнне үк алюминийдан ясалган пластинаны урлыйлар. 2007 елда Вернадский проспектындагы 125 нче һәм 113 нче йортларга берьюлы такта куела, алар да куелган урыннарында озак тормый[16][17][18].
Кастинг
Женя Лукашин роленә популяр актер Андрей Миронов дәгъва итә. Әмма Эльдар Рязанов аның кандидатурасын кире кага. Мироновка Ипполитны уйнарга тәкъдим итәләр, әмма актер бу рольдән баш тарта. Женя Лукашин роленә шулай ук Олег Даль, Петр Вельяминов, Станислав Любшин һәм Иннокентий Смоктуновский да кастингда катнаша[8]. Андрей Мягков очраклы рәвештә Лукашин роленә кабул ителә. режиссёр аны тәнкыйтьли, әмма ул бу рольгә иң туры килгән актер була.
Төп хатын-кыз роленә актрисаны сайлау белән дә кыенлыклар туа. Эльдар Рязанов Надя образында Людмила Гурченкода, Валентина Талызинада, Светлана Немоляевада, Антонина Шурановада да һәм күпсанлы совет йолдызларының берсендә дә күрми. Баштарак ул Надяны Алисә Фрейндлих уйнавын тели: ул комедия рольләрен бик яхшы башкара һәм матур җырлый. Әмма Сәнгать советы аны расламый[2]. Төп хатын-кыз роленә кандидат буларак, Польша актрисасы Барбара Брыльска турында Эльдар Рязанов башка режиссёр белән аралашканнан соң уйлана. режиссёр фильмда төшәргә чит ил актрисасын чакыра, әмма көчле акценты булу сәбәпле, тавышны Валентина Талызина яздыра. Талызина фильда Надяның дус кызы Валя ролен башкара.
Ипполит роленә башта Олег Басилашвили билгеләнә. Ул берничә күренештә уйный, әмма фильмны төшерү вакытында аның әтисе һәм хезмәттәше Ефим Капелян вафат була һәм ул эшен дәвам итә алмый. Алга таба Ипполит ролен Юрий Яковлев башкара.
Галя роленә башта Наталья Гвоздикова раслана[19].
Женя Лукашин дусларын Георгий Бурков һәм Александр Ширвиндт уйный, алар Эльдар Рязановның дуслары. Моңа кадәр режиссёр алар белән башка фильмнарда да эшли. Александр Белявский соңрак чакырыла. Надя һәм Женяның әниләре роленә Любовь Соколова һәм Любовь Добржанская раслана, алар шулай ук элегрәк Рязанов белән эшләгәннәр — «Берегись автомобиля» картинасында төшәләр.
Фильмның күп кешеләр катнашкан сәхнә күренешендә НТВ да һава торышы фаразын алып баручы Александр Беляев төшә[8].
Фильмның премьерасы
1976 елның 1 гыйнварында 18:00 сәгатьтә «Беренче программа»дан «Язмыш ирониясе, яки Җиңел пар белән!'» фильмының премьерасы була. Федор Раззаков сүзләренчә, премьераны 100 миллион тамашачы карый[20]. Күпсанлы хатлар нәтиҗәсендә 1976 елның 7 февралендә фильм эфирда икенче тапкыр куела. Кыскартылган варианты кинотеатрларда күрсәтелә, фильмны 7 миллионга якын кеше карый[21][22][23].
«Совет экраны» («Советский экран») басмасы укучылары «Язмыш ирониясе»н 1976 елның иң яхшы фильмы дип атый, иң яхшы актер итеп Женя Лукашинны уйнаган Андрей Мягковны сайлыйлар[24]. 1977 елда режиссёр Эльдар Рязанов, сценарист Эмиль Брагинский, оператор Владимир Нахабцев, композитор Микаэл Таривердиев һәм фильмның төп актерлары Барбара Брыльская һәм Андрей Мягков фильмны булдыруда катнашулары өчен Советлар Берлегенең Дәүләт премиясен алалар[25].
Бүләкләр
- 1976 — «Совет экраны» журналы укучылары тарафыннан «Язмыш ирониясе…» иң яхшы фильм буларак сайлана.
- 1976 — Андрей Мягков «Совет экраны» журналында барган сораштыру нәтиҗәләре буенча Совет Социалистик Республикалар Берлегенең иң яхшы актеры дип таныла[26].
- 1977 — ССРБ дәүләт бүләге режиссёр Эльдар Рязановка, төп рольләрне башкаручылар — Андрей Мягковка һәм Барбара Брыльскаяга, композитор Микаэл Таривердиевка, оператор Владимир Нахабцевка, автор сценария Эмиль Брагинскийка тапшырыла.
Фактлар
- Фильм башланганда язылган титрларда хата кала: «исключительно» сүзендә «л» хәрефе булмый. Бу мисалда орфография һәм пунктуация саклана.
| Совершенно нетипичная история которая могла произойти только и искючительно в новогоднюю ночь |
- Фильмның башында ук, режиссёр уйлавынча, вертолеттан төшерелгән бертөрле совет корылмалары күрсәтелергә тиеш була. Бюджет каралмаганлыктан, бу күренеш урынына анимация кулланыла.
- Надя кар көртеннән Ипполитның фотографиясен җыеп алганда, анда Яковлев түгел, Басилашвили сурәтләнә. Бу күренешне яңадан төшерергә телиләр, әмма кар эрегән була[27].
- Надя укытучы булып эшли. Әмма Ипполит белән сөйләшкәндә ул ялгыша, «мин бәйрәм күлмәге кияргә (одеть) онытканмын», — ди. Рус теле кагыйдәләре буенча, «кияргә» (надеть) дип әйтелә.
- Лукашин Ленинградка очучы очкычка Домодедово аэропортыннан утыра, совет чорында төньяк һәм көнбатыш юнәлешләрнең эчке рейслары Шереметьево-1 дән башкарыла[28].
- Эльдар Рязанов картинада эпизодик роль уйный — самолеттагы юлчы[28][29].
- «Бу сезнең койкалы балыгыгыз нинди чирканыч нәрсә» («Какая гадость эта ваша заливная рыба») һәм «О, җылы йөгерде» («О, тёпленькая пошла») — фильм сценариенда булмаган сүзләр. Аларны Юрий Яковлев уйлап чыгара[28].
- Мәскәүдә 1958 елдан 3 нче Төзүчеләр урамы булган, әмма 1963 елда аның исеме Мария Ульянова урамы дип үзгәртелгән. Ленинградта 3 нче Төзүчеләр урамы беркайчан да булмаган, әмма 1955 елдан 1962 елга кадәр берьюлы ике Төзүчеләр урамы була, берсе — Красногвардейский районының сәнәгать зонасында; бүгенге көндә бу урам Бокситогорская исемендә, икенчесе — Киров районында, хәзер — Маринеско урамы.
Мәдәни йогынты
- 1981 елда Советлар Союзы Коммунистлар Партиясенең XXVI съездында Леонид Брежнев үзенең хисап докладында фильмны искә ала:
| Әйләнә-тирәбездәге бөтен нәрсәнең матур, зәвыклы булуы никадәр мөһим икәнен аңлатырга кирәкми. Мәскәүнең Олимпия объектлары һәм кайбер торак кварталлары, үткәннең яңадан торгызылган энҗеләре һәм Ленинградның яңа архитектура ансамблье, Алма-Ата, Вильнюс, Навои һәм башка шәһәрләрнең яңа төзелешләре - бу безнең горурлыгыбыз. Шулай да шәһәр төзелеше күбрәк сәнгати матурлыкка һәм төрлелеккә мохтаҗ. Язмыш ирониясе буенча башка шәһәргә эләккән фильм герое белән булган вакыйгадагы кебек килеп чыкмасын өчен, анда йортны да, фатирны да ул үзенекеннән аера алмаган. (Залдагы җанлылык. Алкышлар.)[30] |
- Һиндстанда 2015 елда төп рольләрдә Санни Деол һәм Кангана Ранаут катнашында «Мин Яңа елны яратам» («Я люблю Новый год») фильмы чыга. Фильм геройларында Һинд исемнәре, вакыйгалар Чикаго һәм Нью-Йоркта бара. Сюжет тулысынча «Язмышлар ирониясе…»ндәге Надя һәм Женя тарихын кабатлый[31][32][33].
- 2021 елның җәендә Россия режиссёры Марюс Вайсберг «Голливудта язмыш ирониясе» дип исемләнгән фильмның үз вариантын булдырырга карар кыла. Америка фильмында Эмма Робертс, Томас Манн, Мэделин Петш һәм Бритт Робертсон төшәләр[34][35][36].
Тәнкыйть
Сергей Кара-Мурза үзенең «Рус йортында җитешсезлекләр» мәкаләсендә Эльдар Рязановны аның геройларының «советларга каршы булуында» һәм «эчке эмигрантлар» образларын формалаштыруда һәм үстерүдә гаепли. Аның фикеренчә, «Язмыш ирониясе» фильмы геройлары — «бу даирәгә якын социаль сыйфатлары булган типик интеллигентлар», әмма алар утыз яшьтән зуррак, аларның гаиләләре һәм балалары юк, әмма уңайлылык һәм матди иминлек турында кайгыртучы әниләре бар. Фильм геройларының «уйлап чыгарылган элиталылык, аристократлык» билгеләре интеллигенциянең шактый өлеше тарафыннан үзләштерелгән, нәтиҗәдә алар «үзгәртеп коруны шатланып кабул иткән һәм Андрей Сахаровка кул чапкан» образлар[37].
2018 елның декабрендә «Язмыш ирониясе» фильмын һәр елны күрсәтү традициясе турында митрополит Рязанский Марк тискәре фикер белдерә. Аның фикеренчә, фильм идеясе — «могҗиза булсын өчен хезмәт кирәкми, очрашырга, утырырга, эчәргә генә мөмкин» — христианлык нигезләренә каршы килә. Геройларның яраткан сөеклеләрен табу хыянәткә корылган[38].
Тарихчы һәм протодиакон Владимир Василик фильмның берничә темасын анализлаганнан соң — Хрущев-Брежнев чоры совет интеллигенциясе ятимлеген һәм мәрхәмәтсезлеген, мәхәббәтен һәм хыянәтен, эчкечелеген, язмыш образы һәм Яңа елга инферналь күңел ачу метафорасы буларак буран — фильмны «бөтен бөеклеге һәм фаҗигасе белән соң социализм чоры һәйкәле» дип тасвирлый. Ул шул ук вакытта «Аллаһы Тәгаләне сынаган кешеләрнең җирдә сүнә барган мәхәббәтенең чагылышын үз эченә ала», Аллаһны сагыну барыннан да элек «антик трагедиядә хор функциясен үти торган җырларда һәм шигырьләрдә» тапшырыла[39].
Лия Ахеджакованы фильмнан төшереп калдыру тәкъдиме
2024 елның ноябрендә Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча федераль проект җитәкчесе Виталий Бородин Лия Ахеджакованы фильмда катнаштырмаска боера. Ул картинада Надяның дусты Таняны уйный. Виталий Бородин әлеге карарны 2024 елның декабрь башында Лос-Анджелеста Лия Ахеджакова чыгышыннан соң кабул итә. Лия Ахеджакованы нейрочелтәрләр ярдәмендә актриса Елизавета Боярская белән алыштырырга тәкъдим ителә[40].
DVD форматта чыгару
Фильм DVD форматта 2009 елның 10 декабрендә «Флагман-Трейд» ширкәте тарафыннан эшләнә[28].
Дәвамы
«Язмыш ирониясе» фильмының дәвамы «Язмыш ирониясе. Дәвамы» дип атала. 2007 елның декабрьдә беренче тапкыр күрсәтелә. Популяр була, сеанслардан 55 млн доллардан күбрәк акча җыела. Константин Хабенский һәм Елизавета Боярская Женя Лукашин һәм Надя Шевелеваның балаларын уйныйлар. Алар да әти-әниләре кебек үк вакыйгага тап була[41].
Андрей Мягков фильмны төшерүдә катнашса да, нәтиҗәдән канәгать булмавын һәм үкенүен белдерә[42].
Искәрмәләр
- ↑ Фильм Ирония судьбы, или С лёгким паром!: смотреть онлайн в хорошем качестве, фото, видео - Вокруг ТВ. (ингл.). Вокруг ТВ. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019.
- ↑ 1 2 3 4 {{{заглавие}}} // Правила жизни : журнал. — 2021. — 31 декабрь.
- ↑ 1 января исполняется 40 лет со дня премьеры комедии «Ирония судьбы, или С легким паром!» (рус.). ТАСС.
- ↑ Frederick Edwin Ian Hamilton, Kaliopa Dimitrovska Andrews, Nataša Pichler-Milanović. . — New York: UN University Press, 2005. — С. 159. — ISBN 9280811053 (pbk.).
- ↑ Александр Мельман. Преображения Жени Лукашина: оказался на обочине, но в глазах надежда. Маленький человек. Московский комсомолец (14 март 2023).
- ↑ фильм төшерелгән пьесада Надяның әнисенең һәм әтисенең исемнәре күрсәтелгән — Ольга Николай кызы, фильмда күрсәтелми.
- ↑ 1 2 Ирония судьбы или С лёгким паром! BoMB033-907 LP на сайте Discogs, аннотация
- ↑ 1 2 3 4 Галина Глазко. {{{заглавие}}} // Спорт-экспресс : сайт. — 2021. — 31 декабрь.
- ↑ Павел Соседов. {{{заглавие}}} // 7дней.ру : сайт. — 2023. — 2 июль.
- ↑ Музыка из кинофильмов «Ольга Сергеевна», «Ирония судьбы» на сайте Discogs
- ↑ Tariverdiev – The Irony Of Fate (Original Score) на сайте Discogs
- ↑ «Мне нравится, что вы больны не мной» Цветаевой — любовный треугольник. pishi-stihi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019. Архивировано 8 июнь 2021 года.
- ↑ 50 культовых пластинок фирмы «Мелодия» | Серебряный Дождь (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2024.
- ↑ {{{заглавие}}} // Дом кино : журнал. — 2017. — 25 декабрь.
- ↑ Самый новогодний фильм увековечен мемориальной доской. 18 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ "Ирония судьбы" обзавелась памятными досками на местах съемок (20071229T1430). 18 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Вандалы украли памятную табличку, посвященную фильму "Ирония судьбы" – Москва 24, 24.07.2013 (рус.). www.m24.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2024.
- ↑ Со стены дома, где снимали «Иронию судьбы», украли памятную табличку (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2024.
- ↑ Женский портал: 10 актёров, которые могли бы сыграть в «Иронии судьбы, или С лёгким паром!»
- ↑ Почти рождественская История Архивная копия от 25 март 2013 на Wayback Machine. market.umh.ua.
- ↑ 40 лет с «Иронией» - Газета.RU. Газета.RU.
- ↑ YouTube сайтында Ирония судьбы или с легким паром. Рождение легенды - Первый канал
- ↑ Киностальгия «Ирония судьбы, или с лёгким паром», часть 3 - Пятый канал. Пятый канал. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 гыйнвар 2020.
- ↑ {{{заглавие}}} // akter.kulichki.com. — 1983. — Октябрь.
- ↑ Телефильм "Ирония судьбы, или С легким паром!". Досье - ТАСС. 18 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ История, рассказанная в "Иронии судьбы, или С легким паром!", реальна. в 60-х годах 31 декабря композитор Никита Богословский решил пошутить: пьяного товарища отвезли на вокзал и с 15 копейками в кармане отправили в Киев. Факты и комментарии (10 гыйнвар 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 ноябрь 2019. Архивировано из оригинала 21 август 2009 года.
- ↑ 5 киноляпов в "Иронии Судьбы", которые вы не заметили даже спустя почти 50 лет (2022-12-23). 18 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 4 Ирония судьбы, или С легким паром! (ТВ, 1975) (рус.). www.kinopoisk.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2024.
- ↑ Ирония судьбы, или С легким паром! - «25-й кадр» | Независимый журнал о кино. 25-k.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2024.
- ↑ 26-й съезд КПСС (23 февраля — 3 марта 1981 года): Стенографический отчёт. Т. 1. — М.: Политиздат, 1981. — С. 81.
- ↑ Я люблю Новый год (2015) — дата выхода в России и премьеры в мире — Кинопоиск (рус.). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 ноябрь 2024.
- ↑ Болливуд снял индийский ремейк "Иронии судьбы". 18 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ I Love New Yearна сайте Internet Movie Database
[ингл.] - ↑ Марюс Вайсберг снимет американскую адаптацию фильма Эльдара Рязанова «Ирония судьбы, или с легким паром!»
- ↑ В США снимут англоязычную версию «Иронии судьбы». режиссёр – Марюс Вайсберг.
- ↑ Вайсберг показал первый кадр из голливудской «Иронии судьбы».
- ↑ Кара-Мурза С. Г., Телегин С. А. Неполадки в русском доме Архивная копия от 23 декабрь 2021 на Wayback Machine. — М.: Алгоритм. — Серия «Горячая линия». — 443 с. — 3000 экз. — ISBN 5-699-09616-7.
- ↑ Митрополит Рязанский раскритиковал фильм «Ирония судьбы». Мөрәҗәгать итү датасы: 23 декабрь 2021. Архивировано 23 декабрь 2021 года.
- ↑ Протодиакон Владимир Василик. О духовном содержании фильма «Ирония судьбы, или С легким паром!» / Православие.Ru. 18 ноябрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Лию Ахеджакову могут убрать из любимой россиянами «Иронии судьбы» (2024-12-06). 6 декабрь 2024 тикшерелде.
- ↑ Анна ВЕЛИГЖАНИНА. {{{заглавие}}} // Комсомольская правда : сайт. — 2007. — 27 декабрь.
- ↑ Алина Минеева. {{{заглавие}}} // газета.ru : сайт. — 2018. — 25 декабрь.
Әдәбият
- Александра Маянцева; Николай Калашников.: История культового фильма «Ирония судьбы»: Рязанов снимал Москву и Санкт-Петербург в соседних столичных дворах. Комсомольская правда (26 декабрь 2008).
- Лесскис Н. Фильм «Ирония судьбы…»: От ритуалов солидарности к поэтике изменённого сознания // Новое литературное обозрение. — 2005. — № 76. [Тикшерелгән 3 июль 2009]
- Рязанов, Э. А. . — АСТ; Зебра Е, 2008. — С. 151—232. — 688 с. — ISBN 978-5-17-048780-6. — ISBN 978-5-94663-535-6.
- Наталья Радулова: «Выключить Женю Лукашина».
Сылтамалар
- «Ирония судьбы, или С лёгким паром!» на сайте «Мосфильма»
- 1 января исполняется 40 лет со дня премьеры комедии «Ирония судьбы, или С лёгким паром!» archive.is (31 декабрь 2015).