Үги ана

Үги ана (рус. мачеха) сүзе ике берәмлектән тора һәм татар телендә баланың тудырмаган, әмма тәрбияли торган анасы мәгънәсендә кулланыла.

  • Үги — бер гаиләгә караган, әмма шул нәселдән булмаган, чит канлы кеше турында әйтелә — үгәй «неродный (об одном из родителей), сводный (о братьях и сёстрах), не свой, а мужнин или женин (о детях)». Мари теленең көнчыгыш сөйләшләрендәге öгäй, чуваш телендәге үкей берәмлекләре гомумкыпчак, чагатай, уйгыр, угыз телләрендәге öгэй, кыргыз телендәге öгöй, төрекмән телендәге öвей, кырымтатар, азәрбайҗан телләрендәге öгәй, борынгы төрки телдәге ögäj, хакас, алтай телләрендәге ööй, öй берәмлекләренә барып тоташа. Борынгы төрки телдәге бу сүз монгол телендәге үгэй, үгэ «юк, мәхрүм» сүзе белән бәйле дип аңлатыла. Монгол телендә ügei «ярлы; мескен»; төрек теле диалектларында üvegü «үгәй», язма монгол телендә ügegü «юксыл; байлыксыз»; бурят телендә уггүй «ятим; анасыз» (-гүй — төрки телләрдәге -сыз мәгънәсен белдерә торган кушымча), башкорт телендә үк йәтим «үксез ятим» мәгънәләрендә кулланыла.
  • Ана сүзе татар телендә русча «мать» мәгънәсендә кулланыла. Бу лексик берәмлек гомумтөрки, борынгы төрки телдә аnа (әни) сүзеннән сакланган. Чуваш телендә ама вариантында очрый. Татар телендә ана сүзенең бик күп фономорфологик вариантлары билгеле: анай (удмурт һәм мордва телләренә дә кергән), анакай, анакач, анач, әнәй һәм башкалар
  • Әни сүзе татар теле сөйләшләрендә әнәй, әнәү, әнеки «мама; свекровь», әни [әней] вариантларында кулланыла. Алтай һәм уйгыр телләрендә әнә «ана», тунгус телендә энэ «әни» формасы очрый. Борынгы палаталь әнә, эней варианты татар-башкорт телләрендә закончалыклы рәвештә инә, инәй яңгырашларын биргән. Әннә, инә, инәкә, әнкәй; әни, әнкәй белән параллель рәвештә һәм стилистик үзенчәлекле мәгънәгә ия булган анай, анакай сүзләре дә кулланыла.
  • Әнкәй, әнкә, әнки вариантлары «мама, маменька, мамочка» мәгънәсендә кулланыла. Шулай ук әнеки, әнекәч сүзләре дә актив. Татар телендә әннә — кечкенә бала телендә кулланыла торган вариант. Бу яңгыраш угыз телләрендә бар: төрек, азәрбайҗанча анне «әни». Чуваш телендәге анней, аннев, ани, мари телендәге äннä «әннә» берәмлекләре татар теленнән алынган булырга мөмкин.
  • Инә «мать; самка» варианты татар теле сөйләшләрендә киң таралган. Шулай ук башкорт телендә дә кулланыла торган инә варианты уйгыр телендәге инә, алтай, хакас телләрендәге инэ, кыргыз телендәге эне, казак телендәге ене «инә; ана; әни», казак һәм каракалпак телләрендәге эне «кайнана» сүзләре килеп чыгышы белән монгол теле диалектлары, тунгус-маньчжур телләрендәге энэ, инэ «ана» берәмлекләре белән бәйле һәм ахыр чиктә ана сүзе белән тамырдаш.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Бер гаиләгә караган, әмма шул нәселдән булмаган, чит канлы;
  • Чит, ят; кагылган, сугылган; тиешле бәясен алмаган.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

Урын үгиләү (күнегелмәгән, ят урында йоклый алмый азаплану); үги ана яфрагы (оешмачәчәклеләр семьялыгыннан сары чәчәкле, яфракларының асты аксыл һәм кытыршы булган үлән үсемлек); үги итү (үгисетү); үги кылу (үги күрү); үгилек (үги булу, үксезлек); үгисенү (үзен үги итеп хис итү; кимсенү, үзен кыерсытылган дип исәпләү); үгисетү (чит итү, якын күрмәү; кагу; лаек дип санамау, санга сукмау); үксез (әтисе, әнисе яки икесе дә вафат булган яки ташлап калдырган; кадерсез; кирәксез; чит; ялгыз; парсыз; әтисеннән, әнисеннән яки икесеннән дә калган бала, ятим бала; караучысыз, ятим); үксезлек (үксез булу хәле).

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Анаң үги булса, атаң җизнә булыр.
  • Анаң үги булса, атаң үзеңнеке булмас.
  • Анаң үги булса, атаң кара йөрәк була.
  • Анаң үги булса, атаң имансыз була.
  • Анаң үги булса, ул йортка сыймассың.
  • Ана юктан үги ана да яхшы.
  • Берәүгә язмыш — ана, берәүгә — үги ана.
  • Кайгысы юк үги әнисе өчен кайгырган.
  • Үги ана илгәзәк, үле ятса, су салмас.
  • Үги ана үрдә кайный, үрдә кайнамаса, гүрдә кайный.
  • Үги әни — усал үгез мөгезе.
  • Үз анаң — бавырсак, үги анаң — сарымсак.
  • Үз атаң белән ачы булсаң да, үги анаң белән төче бул.
  • Үз илең — үз анаң, үзгә ил — үги анаң.
  • Эшне яратсаң — ул сиңа үз анаң, яратмасаң — үги анаң.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Үз әнисе үлеп, аны өйдә дуамал холыклы үги ана — Патый алыштырган көннән башлап хәзергәчә дәвам иткән газаплы тормыш күренешләре күңелендә кабат яңарып, бер-бер артлы күз алдыннан үттеләр (М. Галәү «Мөһаҗирләр»).

Юк, интернатта. Үги ана кулында булуга караганда, анда әйбәтрәк, Мансур абый (Г. Әпсәләмов «Ак чәчәкләр»).

Тотыш атасына-анасына, үги аналарына, өлкән туганнарына яхшы, ят туннар, кием-салымнар, төзәнүбизәнү әйберләре сайларга тотынды (Н. Фәттах «Ител суы ака торур»).

Теге вакытта, үги анасының җәберләвенә түзә алмыйча, су алырга төшкән җиреннән айга менеп киткән китүен дә… (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).

Матди яктан аякка басып, үги әнкәсенә вакыт-вакыт ярдәм дә иткәли башлагач, инде бик картайган немец карчыгы да Азатка гаилә кору турында киңәш биргән һәм нәкъ минем дәлилләрне китергән икән… (А. Тимергалин «Игезәкләр»).

Үги әни дип тормады: дүртенчене бетергәч, Сараның үзенә генә тормыш алып барулары авыр икәнен күреп, зурлар белән рәттән колхозда эшли башлады (В. Нуруллин «Җавап бир, кеше»).

Үги әнисе аз сүзле, тыйнак табигатьле булды (В. Имамов «Нәзер»).

Бигрәк тә каты күңелле, явыз холыклы булып чыккан бу үги ана (Г. Гыйльманов «Зөһрә белән Аю»).

Үги ана бу хәлдән файдалана, Фатыйманы Гыйлаҗигә бирүне куерта, һәм аны Гыйлаҗигә бирәләр дә (М. Яһудин «Тормыш бу…»).

Бәдретдин абзый белән бәхәсләшкәндә үги ана «үкереп җылап» җибәрә, басу капкасына кадәр «егълаганнары хәлдә» икәүләп Габдулланы озата баралар (М. Мәһдиев «Кырлай»).

Үсмер малай үги әнисенә ияләшә алмады, күңеле кабул итмәде (Н. Хәсәнов «Кичеккән күке моңы»).

Сабый чагыңда атаңнан аеру өчен үги анаңның сине, сихерләп, урманда ташлап калдыруы турында (Н. Сәйяр «Алып батыр»).

— Ятимлекне дә, үги ана белән үсүне дә, ачлыкны да, сугышны да, өй тулы бала-чага белән таянычсыз калуны да күрдек… (Н. Кәримова «Май кырмыскасы»).

Гыймран белән кушылсалар, бәлки, үги әниләренә юньләп эндәшерләр иде (Н. Гыйматдинова «Җәза»).

Ишле баладан торган гаилә өелешеп үги ана кулына кала (Г. Бәйрәмова «Моңлы көйгә ил колагын салыр»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.

Төркемнәр