Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты
Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты (2019 елдан Яр Чаллы технология техникумы; рус. Набережночелнинский государственный торгово-технологический институт) — дәүләт һөнәри белем бирү учреждениесе. Уку йорты сәүдә, җәмәгать туклануы һәм катнаш тармаклар өчен югары квалификацияле белгечләр әзерли. Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан.
Техникум эшчәнлегенең төп максаты — урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеге, шулай ук өстәмә һөнәри программалар һәм һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирү эшчәнлеге[1].
Тарих
1972 елның 5 маенда Чаллыда Сәүдә-кулинарие училищесы ачыла. Ул тарихи бинада — Кызыл урамдагы борынгы сәүдәгәрләр йортында урнашкан. Уку йорты Татарстан АССР Сәүдә министрлыгы боерыгына ярашлы төзелә[2].
Училище директоры итеп Анастасия Яковлевна Гордеева билгеләнә. Уку йортына беренче елда 360 укучы кабу ителә. Дәресләр 3 сменада уза. Студентлар җитештерү практикасын сәүдә һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрендә, эре кибетләрдә, кафеларда, ашханәләрдә һәм рестораннарда узалар.
Уку йорты 1978 елда яңа бинага күчерелә, 1980 елда урта һөнәри белем бирү учреждениесе статусы бирелә. Бу чорларда училище җитәкчесе — М. З. Биктимиров.
1989—2025 елларда уку йортының җитәкчесе — Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, педагогика фәннәре докторы Виктор Семенович Суворов[3].
2004 елда педагогик коллективка югары һөнәри белем бирү программалары буенча укытырга лицензия бирелә. Уку йорты Яр Чаллы сәүдә-технология институты дип үзгәртелә, башлангыч, урта һәм югары белемле белгечләр әзерли торган күп профильле учреждениегә әверелә.
Институт, Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошинның 2019 елның мартында имзалаган 230 карары нигезендә, «Яр Чаллы технология техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе итеп үзгәртелә[4].
Уку йорты үз эшчәнлеге чорында 11 меңнән күбрәк квалификацияле белгеч укыта[2].
Эшчәнлек төрләре
«Мәгариф һәм фән» төп эшчәнлек төре булып тора. Уку йорты, Россия Федерациясе норматив актларында каралган, дәүләт тарафыннан билгеләнгән тәртип һәм эш күләме кысаларында түбәндәге хезмәтләр күрсәтә[1]:
1. Урта һөнәри белем бирүнең төп һөнәри белем бирү программаларын — төп гомуми белем базасында эшләүче квалификацияле эшчеләр әзерләү программаларын гамәлгә ашыру:
2. Урта һөнәри белем бирүнең төп һөнәри белем бирү программаларын — төп гомуми белем базасында урта звено белгечләре әзерләү программаларын гамәлгә ашыру:
- җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе;
- җәмәгать туклануында хезмәт күрсәтүне оештыру;
- коммерция (тармаклар буенча);
- икътисад һәм хисапчылык исәбе (тармаклар буенча).
3. Урта һөнәри белем бирүнең төп һөнәри белем бирү программаларын — урта гомуми белем базасында урта звено белгечләре әзерләү программаларын гамәлгә ашыру:
- җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе;
- җәмәгать туклануында хезмәт күрсәтүне оештыру;
- коммерция (тармаклар буенча);
- икътисад һәм хисапчылык исәбе (тармаклар буенча).
4. Тулай торакта тору урыны белән тәэмин итү.
Белем бирү эшчәнлеге
Уку тулы һәм кыскартылган укуны да кертеп, көндезге һәм читтән торып үткәрелә.
Белгечлекләр
Урта һөнәри белемле:
- менеджмент (тармаклар буенча);
- кәсәбәчелек (тармаклар буенча);
- җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе.
Югары һөнәри белемле:
- җәмәгать туклануы продуктлары технологиясе;
- оешма менеджменты;
- товар белеме һәм товарларга экспертиза ясау;
- хезмәт күрсәтү;
- маркетинг.
Фәнни һәм методик эш
Уку йортында «Вестник технологического техникума» фәнни альманах чыга, җыентыкта товар белеме, җәмәгать туклануы продукциясе технологияләре, икътисад, маркетинг, педагогика һәм башка дисциплиналар буенча мәкаләләр басыла. Басманың ISSN халыкара серия номеры бар һәм ул Фәнни өземтәләр Россия индексына (РИНЦ) кертелә[5].
Матди-техник база
Техникум 25 800 квадрат метр мәйданлы аерымланган җир кишәрлеген били. Уку йорты инфраструктурасы ике төп бинаны үз эченә ала: беренчесе — гомуми мәйданы 8 322,9 м² булган уку корпусы, икенчесе — уку бүлмәләре булган тулай торак бинасы, гомуми мәйданы 7 010,4 м². Шулардан тулай торакның мәйданы 3 996,6 м², уку бүлмәләре — 3 013,8 м². Бу корылмалар ябык, җылытылган кичү юлы белән кушылган. Матди-техник база составына 200 урынлы актлар залы, өч уку-җитештерү участогы, кырык алты уку аудиториясе, алар арасында биш лекция, ун лаборатория кабинеты, унбер компьютер сыйныфы һәм лингафон кабинеты керә. Уналты уку аудиториясе мультимедиа проекторлары белән җиһазландырылган[6].
Физик тәрбия дәресләре өчен 780,1 м² мәйданлы спорт залы, гимнастика һәм аэробика заллары, 9 416 м² мәйданлы ачык спорт стадионы бар.
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Устав ГАПОУ «Набережночелнинский технологический техникум» (рус.) (pdf). Электронное образование Республики Татарстан. edu.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 июнь 2025. [Тикшерелгән 25 июнь 2025]
- ↑ 1 2 История (рус.). ГАПОУ "Набережночелнинский технологический техникум".
- ↑ Биография директора / Директор биографиясе (рус.). Государственное автономное профессиональное образовательное учреждение «Набережночелнинский технологический техникум».
- ↑ Югары белем бирүче «Яр Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты» дәүләт автоном мәгариф учреждениесе – белем бирү оешмасы тибын һәм аның исемен «Яр Чаллы технология техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе итеп үзгәртү турында карар (pdf). Официальный портал правовой информации Республики Татарстан. pravo.tatarstan.ru (28 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2025.
- ↑ Вестник технологического техникума (рус.). ntt-chelny.ru (Набережночелнинский технологический техникум).
- ↑ Материально-техническая база (рус.). Набережночелнинский технологический техникум.
Сылтамалар
- Яр Чаллы технология техникумы (рус.).