Яңа Шимкус вулысы
Яңа Шимкус вулысы (тат. ياڭا شىمكوس ۋولىٰسىٰ, рус. Ново-Шимкусская волость, чуаш. Ҫӗнӗ Шимкус вулӑсӗ) — Казан губернасына, Татарстан АССРга, Чуаш АӨгә һәм Чуаш АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Батыр (Сембер губернасының Буа өязе), Көшел (Чуел өязе), Зур Таяба һәм Әлки вулыслары белән чиктәш булган (1890). 27 торак пунктта 10406 кеше яшәгән.[1] 1920 елда өязнең башка вулыслары белән бергә Татарстан АССР составына керә, 1921 елда Чуаш АӨгә күчерелә; 1927 елда бетерелә.