Җучи

Җучи, кайчакта Ючи (tat. lat. Cuçi, монг. Зүчи)(1184-1227) - Чыңгызханның өлкән улы. Урта Азияне буйсындыру яуларында катнашкан.

Мираска калган җирләр 1224 елдан Җучи Олысы дип йөртелә, көнбатыш тарихында Алтын Урда исеме астында билгеле.

Тарих

Җучи 1182 елда Чыңгызханның иң хөрмәтле Бөртә хатыныннан туган.

1207 елда Җучи Байкал күленнән көнбатышка яшәгән кыргызларны буйсындыра. Чыңгызхан Җучи явына бик югары бәя бирә һәм Байкалдан көнбатыш җирләре Җучи Олысы дип йөртелә башлаган.

1213 елда Җучи Хуанхэ елгасына яуда катнаша.

1217 Енисей кыргызлары монголларга каршы баш күтәрә. 1218 елда Җучи Селенга елгасы бозы өстендә аша чыга, Енисей кыргызларына һөҗүм итә, Об елгасына кадәр яу белән бара һәм кыргызларны яңадан бастыра.

1218-1225 елларда Урта Азияне басып алу яуларында катнаша.

1227 елда Җучи үлгән һәм беркайчанда иң зур Ауразия дәүләтен - Җучи Олысын күрмәгән, ләкин аның нәселе көнбатыш җирләрен басып алган.

Шулай ук карагыз

Әдәбият

  • Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Перевод с персидского Л. А. Хетагурова, редакция и примечания профессора А. А. Семенова. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1952. — Т. 1, кн. 1.
  • Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Перевод с персидского О. И. Смирновой,редакция профессора А. А. Семенова. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1952. — Т. 1, кн. 2.
  • Рашид ад-Дин. Сборник летописей / Перевод с персидского Ю. П. Верховского, редакция профессора И. П. Петрушевского. — М., Л.: Издательство АН СССР, 1960. — Т. 2.
  • Монгольский обыденный изборник // Сокровенное сказание. Монгольская хроника 1240 г. ЮАНЬ ЧАО БИ ШИ / Перевод С. А. Козина. — М.-Л.: Издательство АН СССР, 1941. — Т. I.

Юань ши. История династии Юань. — М.: Пекин, 197