Җәләлетдинов Мансур Тәлгать улы

Мансур Тәлгать улы Җәләлетдинов (рус. Мансур Талгатович Джалялетдинов; 27 март 1960, Казан) — Россиянең мөселман дини эшлеклесе. Татарстан Республикасы мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча урынбасары (2024 елның сентябреннән)[1], Казанның «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы (1995—2024)[2].

Тәрҗемәи хәле

Мансур Тәлгать улы Җәләлетдинов 1960 елның 27 мартында Казанда туган[3][2]. 38 нче урта мәктәпне тәмамлый. 1978—1980 елларда Ерак Көнчыгышта, Хабаровск краенда хәрби хезмәттә була[4][1].

1985 елда Казанның «Мәрҗани» мәчетендә машина йөртүче булып эшли башлый[1]. 1986—1990 елларда Бохарадагы «Мир-Гарәп» мәдрәсәсендә  [рус.] «имам-хатыйб, гарәп теле һәм шәригать фәннәре укытучысы» белгечлеге буенча белем ала[2]. 1987 елда гаиләсе белән Бохарага күчеп китә[1]. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, ике ел дәвамында Төркиядә дини белем алуын дәвам итә[4]. 1992 елда Җәләлетдинов Татарстан Республикасы мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллинның беренче урынбасары итеп билгеләнә[4]. Билгеләнгәннән соң, Казанның «Зәңгәр» мәчете имам-хатыйбы булып эшли һәм мәчет бинасын торгызуда катнаша[4].

2002 елда Казан икътисад, идарә һәм хокук институтын «икътисадчы» белгечлеге буенча тәмамлый[2].

Дини эшчәнлеге

1995 елда Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе итеп сайлана һәм 1995—2024 елларда «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы була[4][2].

2017—2019 елларда Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте мөфтие урынбасары вазифасын били[2].

2024 елның сентябрь ахырында Татарстан Республикасы мөфтиенең махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча урынбасары итеп билгеләнә[1][2].

2024 елның ноябрь ахырында Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарәте делегациясенең махсус хәрби операция зонасына тугызынчы гуманитар сәфәрендә катнаша, 20 кешелек делегацияне Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкли[2]. Сәфәр барышында Донецк һәм Луганск шәһәрләрендә «Тышкы янаулар каршында Россиядә ислам» (рус. «Ислам в России перед лицом внешних угроз») конференциясе уза[2].

Бүләкләре

  • Россия Мөфтиләр шурасының һәм Россия Федерациясе мөселманнары диния нәзарәтенең «Әл-Фәхр» ордены (2015) — ислам мәдәни һәм рухи традицияләрен таратуга керткән өлеше, Татарстан Республикасы мөселманнары җәмгыятендә күпьеллык эшчәнлеге, мәгърифәтчелек һәм вәгазь эше өчен. Бүләк Мансур Җәләлетдиновның 55 яшьлеге һәм исламга хезмәт итүенең 30 еллыгы уңаеннан тапшырыла[5];
  • «Дуслык» ордены (2025) — рухи-әхлакый традицияләрне саклауга һәм үстерүгә, конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше өчен[6].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Мансур хазрат Джалялетдинов: «Когда я пришёл в мечеть, впервые меня развернули» (рус.). Миллиард.Татар (16 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2026.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 Айгуль Ахмадишина. Мансур Джалялетдинов: «В окопах нет атеистов» (рус.). Татар-информ (4 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2026.
  3. Джалялетдинов Мансур Талгатович заместитель муфтия РТ по вопросам поддержки участников СВО и членов их семей (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2026.
  4. 1 2 3 4 5 Мансур хазрат Джалялетдинов: «Важно созидать и если кто-то из имамов усердно работает, то я только радуюсь этому» (рус.). Духовное управление мусульман Российской Федерации (12 март 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2026.
  5. Мансур хазрат Джалялетдинов — имам-мухтасиб города Казани, имам-хатыб мечети «Аль-Марджани» награждён орденом Почёта «Аль-Фахр» (рус.). Мусульмане России (7 апрель 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2026.
  6. Признание заслуг. 1 апреля 2025 года (рус.). Республика Татарстан (1 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 август 2026.
© Правообладателем данного материала является АНО «Интернет-энциклопедия «РУВИКИ».
Использование данного материала на других сайтах возможно только с согласия АНО «Интернет-энциклопедия «РУВИКИ».