Җәннәт Минһаҗева

Җәннәт Шамил кызы Минһаҗева (рус. Джаннат Шамилевна Мингазова; 10 март 1994, Казан) — блогер, стилист, тыйнак мода өлкәсендәге эксперт, Fashion Iftar проекты авторы һәм җитәкчесе, Modest Covered проектына нигез салучы[1][2].

Тормыш юлы

1994 елның 10 мартында Казан шәһәрендә татар мөселман гаиләсендә туа.

2006 елда Бөекбританиянең Уэртинг шәһәрендә инглиз телен өйрәнә, шуннан соң Казандагы 4 нче татар-төрек лицеенда укый, төрек телен өйрәнә.

2016 елда юрист белгечлеге буенча Казан федераль университетын тәмамлый, шул ук елны «Инсайт» белемнәрне камилләштерү институтында психолог белгечлеге буенча диплом ала. Халыкара хокук белгечлеге буенча магистратурада укый[1].

Эшчәнлеге

2016 елда мөселман хатын-кызлары өчен сәяхәт, хәләл туклану һәм яулыклы хатын-кызлар өчен уңайлы мохит мәсьәләләренә багышланган Muslims Around проектын оештыра. «Зәкят» фонды белән авыр чирле балаларга ярдәм итү проектларында катнаша һәм 2017 елда Max Mara Kazan белән заманча мөселман хатын-кызлары өчен дөньяви брендларны яраклаштыруга бәйле проект эшли[1].

2026 елда Минһаҗева Казан үзәк универсаль кибетенең (ЦУМ) Уникаль осталар үзәгенә креатив кураторы итеп билгеләнә[2].

2026 елның мартында Милли музейда «Җеп» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәнең инициаторы һәм кураторы Җәннәт Минһаҗева була. Проектта тарихи милли орнаментларга, кием һәм аксессуар традицияләренә нигезләнгән заманча дизайнер эшләнмәләре тәкъдим ителә[3].

Гаилә хәле

2013 елда Минһаҗев Тимур Альберт улы белән гаилә кора, ике уллары — Әмир белән Амаль үсә.

Fashion Iftar

Fashion Iftar — Рамазан аенда хатын-кызлар өчен үткәрелә торган коллектив авыз ачу чарасы. Ул тыйнак мода күрсәтүләре һәм мәдәни программа белән берләштерелә[4] Проектның максаты, оештыручылар аңлатуынча, хатын-кызларны берләштерү һәм мөслимәләргә үз стильләрен табарга ярдәм итү белән бәйле[5].

Казанда беренче хатын-кызлар авыз ачу кичәсе 2017 елда үткәрелә; 2023 елда Fashion Iftar меңнән артык мөселман хатын-кызын җыя, ә 2025 елда «Казан Экспо» мәйданчыгында узган чарада 1200 кеше катнаша[4].

2024 елда Fashion Iftar «Казан Экспо»да сигезенче тапкыр үткәрелә.Чараның төсе караңгы яшел, темасы «Безнең заман геройлары» була. Чарада Гомрәгә юлламалар уйнатыла, ә Палестинаның хатын-кызлар эшләре буенча министры Амаль Хамад видеомөрәҗәгать белән чыгыш ясый[6].

2024 елда Fashion Iftar бренды Татарстаннан читкә чыга: 6 апрельдә проектның Дубайда The Ritz-Carlton кунакханәсендә 350 кешелек чара уза[7]. Fashion Iftar Роспатент тарафыннан товар билгесе буларак теркәлә һәм сертификат Минһаҗевага 2024 елгы чара сәхнәсендә тапшырыла[7].

2025 елда IX Fashion Iftarның төп төсе итеп әфлисун төсе сайлана, ә темасы сәнгать һәм шәрык мәдәнияте белән бәйле була. Чара барышында Казанда мода индустриясе вәкилләре өчен яңа комьюнити төзү нияте турында да игълан ителә[4].

2026 елның 14 мартында «Казан Экспо»да унынчы, юбилей Fashion Iftar үткәрелә. Чараның темасы татар мәдәниятенә, нәсел һәм тамырларга, Татарстан Республикасына һәм халыклар дуслыгына багышлана; төп төсләр итеп зәңгәр һәм күк төсләр сайлана. Шушы чарада Минһаҗева мөселман хатын-кызлары өчен ресурс үзәге булдыру нияте турында белдерә[8].

Тәнкыйть

2023 елда Fashion Iftar чарасы җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова тарафыннан тәнкыйтьләнә. Мөхәммәтҗанова оештыручыларны кунакларны төрле төркемнәргә бүлүдә, техник кимчелекләрдә һәм чараның күбесенчә рус телендә баруында тәнкыйтьли. Оештыручы икенче катның VIP-зона түгел, ә чарага финанс яктан өлеш керткән кешеләр өчен булуын әйтә, шулай ук программаны тулысынча татар телендә алып баруны башка төбәкләрдән килгән кунакларга бәйле авыр булуын аңлата[9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Mingazova Jannat Shamilevna (Blogger) - biography, personal life, career (рус.). HalalGuide Umma. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  2. 1 2 3 «Хотим нести культурный код в массы»: основательница Fashion Iftar Джаннат Мингазова стала креативным куратором казанского ЦУМа (рус.). Татар-информ (6 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  3. В Национальном музее РТ открывается выставка современных дизайнеров «Җеп» (рус.). Enter (10 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  4. 1 2 3 Айгуль Ахмадишина. Fashion Iftar 2025: цвет оранжевый, новое комьюнити и мода на татарское (рус.). Татар-информ (21 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  5. Гөлүзә Ибраһимова. Җәннәт Минһаҗева Fashion Iftar турында: Дресс-код сакланмаса, кертмәскә мөмкинбез. Татар-информ (13 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  6. Fashion Iftar 2024 в зеленых тонах прошел в Казани (рус.). Республика Татарстан (1 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  7. 1 2 Гуландам Фатхуллина. Как Fashion iftar превратился из модного события в бренд? (рус.). Миллиард.Татар (1 апрель 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  8. Регина Яфарова. На юбилейном десятом Fashion Iftar Джаннат Мингазова объявила о создании Женского ресурсного центра для мусульманок (рус.). Миллиард.Татар (14 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.
  9. Руфина Калимуллина. «Сидишь, кушаешь, тебя бесплатно пригласили»: организатор Fashion Iftar ответила на критику (рус.). 116.ru (12 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 июнь 2026.