Үзән (гәҗит)

Үзән - татар телендә Башкортстанның Кырмыскалы районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы. Атнага өч тапкыр чыга. русча «Кармаскалинская новь», башк. «Даирә» гәҗитләре чыга. Гомуми тираж – 3 000 данә,

Тарих

Кырмыскалы районында район гәҗите 1930 елның мартыннан башта гарәп шрифты, анннан соң латин шрифты белән «Кырмыскалы колхозчысы» исемендә нәшер ителә. Әүвәл район гәҗите «Башкортстан» һәм «Коммунар» республика гәҗитләренең күчмә мөхәрририяте сыйфатында чыгарыла.

Русча «Колхозник», башк. «Колхозсы» исемнәре белән чыга.

1933 - 1935 елларда Кырмыскалы МТСы сәяси бүлегенең 500 данәдә «Комбайн», «Пионер тауышы», «Колхоз юлы» гәҗитләрен чыгаруы мәгълүм.

1932 - 1959 елларда район гәҗитләре татарча «Колхоз юлы» / русча «Колхозник» (1945 елдан) исемендә нәшер ителә.

1960 елдан татарча «Хезмәт даны» / русча «Трудовая слава» исемен ала.

1994 елдан башк. «Хеҙмәт даны» , «Даирә» (2006 елдан) гәҗите чыга.

2007 елдан татарча «Үзән» (язылу индексы 99761) / русча «Кармаскалинская новь» булып чыга.[1]

Бүләкләре

  • 2014 – «Матбугатның алтын фонды» («Золотой фонд прессы») тамгасы иясе

Чыганаклар

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. архив күчермәсе, archived from the original on 2014-08-25, retrieved 2014-09-01