Һәфтияк
Һәфтияк - (фарс. - җидедән бер) - Коръәннең кайбер сүрәләрен, аятьләрен эченә алган китап. Мәдрәсәләрдә дәреслек итеп кулланылган.
1800 елда Казанда Азиат типографиясе оештырылгач, 1801 елда анда беренче китап итеп Һәфтияк бастырып чыгарылган. Нәшире Габделгазиз Туктамыш улы Бурнашев, ә цензоры укытучы Ибраһим Хәлфин булган.
Чыганаклар
- Ислам. Белешмә-сүзлек. Казан, ТКН, 1993