Әбелфида
Әбелфида (ноябрь 1273 — 27 октябрь 1331 (юлиан тәкъвим)) — гарәп галиме. Мәмлүк солтаннарының Кече Азия яуларында (1301, 1315) катнаша һәм шул елларда үзенең мәшһүр тарихи әсәре «Әл-Мөхтәсәр фи тарих әл-бәшәр» («Кешелекнең кыскача тарихы»)ның төп өлешен яза. 1320 елда Хәма әмирлегенә (Сүрия) хаким итеп билгеләнә һәм Мәлик ал-Мөәйяд кушаматын ала. Астрономия, медицина, тарих, ботаника, география белән шөгыльләнгән. «Тәкъвим әл-бөлдан» («Дәүләтләр тәртибе», 1321) әсәренең беренче бүлегендә Җирнең бүленеше, экватор, җиде икълим (климат) турында языла, диңгезләр, күлләр, елгалар һәм таулар тасвирлана. Икенче бүлегендә Җир мәмләкәтләре турында мәгълүматлар бирелә.
Искәрмәләр
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118500333 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.