Әбүбәкер Госманов

Әбүбәкер Нурҗан улы Госманов (баш. Әбүбәкер Нурийән улы Усманов; рус. Абубаки́р Нуриа́нович Усма́нов; 24 апрель 1910, Имән, Уфа губернасы13 июнь 1982, Уфа) — Совет тарихчысы, фольклорчы, партия һәм дәүләт эшлеклесе. Тарих фәннәре кандидаты (1960). Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе (1970). Башкорт АССР Язучылар берлеге әгъзасы (1948).

Тормыш юлы

1910 елның 24 апрелендә Уфа губернасының Бөре өязе, Имән авылында (хәзерге — Башкортстанның Балтач районында) туган.

Педагогия техникумын тәмамлый. 1930 елдан ВЛКСМның Бөре шәһәр комитеты пионерлар бюросы рәисе булып эшли[1].

1932–1937 елларда ВЛКСМ Өлкә комитетының мәдәният һәм пропаганда бүлеге мөдире була.

1933 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт педагогия институтын тәмамлый.

1937 елдан СССР Фәннәр академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли. 1937–1940 һәм 1943–1951 елларда әлеге институтның директоры була.

1940–1941 елларда — Башкорт АССР Халык Комиссарлары Советы каршындагы Сәнгать эшләре идарәсе башлыгы.

1941–1943 елларда ВКП(б)ның Башкортстан өлкә комитетының пропаганда һәм агитация буенча секретаре вазифасын били[2].

100 номерлы Бакалы сайлау округыннан Башкорт АССР Югары Советының 2 чакырылыш депутаты булып сайлана.

1960 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында «Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуы» темасына кандидатлык диссертациясен яклый[3].

1970 елда тарих фәнен һәм фольклористиканы үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа «Башкорт АССРның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

1971 елга кадәр СССР ФА Башкортстан филиалының Тарих, тел һәм әдәбият институтында гыйльми хезмәткәр булып эшли.

1982 елның 13 июнендә Уфада вафат була, Мөселман зиратында җирләнгән[4].

Фәнни эшчәнлеге

А. Н. Госманов – 70 тән артык фәнни хезмәт авторы. Ул Башкортстанның Рус дәүләтенә кушылуы, башкортларның 1812 елгы Ватан сугышында һәм 1773-1775 еллардагы Крестьяннар сугышында катнашуы мәсьәләләрен тикшерә[3].

Шулай ук башкорт фольклорын җыю, өйрәнү һәм бастырып чыгару белән шөгыльләнә.

Фәнни хезмәтләре

Тарихи темаларга язылган хезмәтләре
  • Салауат батыр. — Өфө, Китап — 1945. [башк.]
  • Дружба русского, украинского и башкирского народов: пер. с украинск. — Киев: Витчизна, 1954.
  • Башҡортостан Россияға ҡушылған осорҙағы тарихи шарттар // Башҡортостан уҡыутыусыһы. — Өфө, 1957. — № 6. [башк.]
  • Присоединение Башкирии к Московскому государству. — Уфа, 1960.
  • Башкирский народ в Отечественной войне 1812 года. — Уфа, 1964.
  • Кинзя Арсланов — выдающийся сподвижник Пугачёва: исторические записки. — М., 1961. — № 71.
  • По страницам «Отводной книги» // Вечерняя Уфа. — 1970. — № 55, 59, 69, 71, 72.
  • Развитие земледелия в Башкирии в третьей четверти 18 века // Из истории феодализма и капитализма в Башкирии. — Уфа, 1971. — С. 22—74.
  • Добровольное присоединение Башкирии к Русскому государству. — Уфа, 1982.
Фольклористикага багышланган хезмәтләре
  • Башкирские народные сказки / Сост., вступ. ст. и примеч. А. Н. Усманова. — Уфа: Башгосиздат, 1955. — 256 с. [башк.]
  • Башкирские народные песни и наигрыши / Сост., вступ. ст. и коммент. А. Н. Усманова, Л. Н. Лебединского. — Уфа: Башкнигоиздат, 1957. — 224 с.
  • Легенды и предания башкирского народа / Сост., автор вступ. ст. и коммент. А. Н. Усманов. — Уфа: Башкнигоиздат, 1969. — 188 с. [башк.]
  • Народное творчество как источник для изучения истории Башкирии // Вопросы истории Башкирии. — Уфа, 1973. — С. 45—58.

Исемен мәңгеләштерү

  • Уфада галим яшәгән йортка (Пархоменко урамы, 73) мемориаль такта куелган[5].

Искәрмәләр

  1. Статья в Литературной карте Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 декабрь 2013. Архивировано 11 декабрь 2013 года.
  2. Усманов Абубакир Нуриянович. Культурный мир Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2024.
  3. 1 2 Хусаинова Г. Т. Усманов Абубакир Нурианович (рус.). Башкирская энциклопедия. ГАУН «Башкирская энциклопедия» (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  4. Усманов Абубакир Нурианович. Помним.me. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2026.
  5. Исянгулов Ш. Н. Фольклорист, историк, секретарь обкома партии... Вестник ВЭГУ (2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 февраль 2024.

Әдәбият

рус телендә
  • Асфандияров А. З. История сёл и деревень Башкортостана и сопредельных территорий. — Уфа: Китап, 2009. — 744 с. — С. 199.
  • Докучаева А. Учёный, писатель и журналист // Вечерняя Уфа. — 1984. — 7 мая.
  • Зарипов Н. Т. Тарих катламнарын актарып // Кызыл таң. — 1985. — 26 мая.
  • Осотова В. В память об историке // Вечерняя Уфа. — 1987. — 1 октября.
  • Писатели земли Башкирской: справочник. — Уфа: Китап, 2006. — С. 390.
  • Узиков Ю. А. Книги идут к людям // Вечерняя Уфа. — 1985. — 27 марта.
  • Хусаинова Г. Т. Усманов Абубакир Нурианович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
башка телләрдә
  • Иҙелбаева М. Фәндә ҡалған эҙ // Советская Башкирия. — 1985. — 24 апреля.
  • Хаҗиев Н. Мәшһүр тарихчы // Балтач таңнары. — 2005. — 16 апреля.
  • Әминев Ә. Ғалимға хөрмәт йөҙөнән // Советская Башкирия. — 1987. — 9 октября.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә