Акмал Вахитов

Акмал Гыйльфан улы Вахитов (рус. Акмал Гильфанович Вахитов; 15 май 1900, Шыгай, Ивановски вулысы, Зөя өязе, Казан губернасы, Россия империясе21 ноябрь 1957, Ишембай, Ишембай районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР) — совет нефтьчесе, скважиналарны җир астында төзәтү мастеры. Социалистик Хезмәт Герое (1948)[1].

«Советская Башкирия» документаль фильмы каһарманы (1950 ел, реж. Н. Соловьев, Иосиф Гиндин).

Тормыш юлы

1900 елның 15 маенда Казан губернасының Шыгай авылында туа[2].. Башлангыч белемле.

1914 елда Тула корал заводында извозчик булып эшли башлый. 1916—1917 елларда Кавказ аръягы нефть промыселларында тартальщик булып хезмәт куя. 1918 елда Кызыл Армия сафларына алына. Көнчыгыш фронтның 5 армиясе 26 дивизиясе составында сугыша, Ватандашлар сугышында катнаша.

1923 елдан «Старогрознефть» трестының (Грозный) промыселында бораулаучы, тормозчы, бораулаучы ярдәмчесе, мастер булып эшли. 1937 елдан — Башкорт АССРның «Ишембайнефть» трестының ключнигы, мастеры, скважиналарны җир астында төзәтү буенча өлкән мастер.

А. Г. Вахитов тәкъдиме белән җитештерүгә 20 дән артык рационализаторлык эшләнмәсе кертелә. Алар арасында — тирән нефть пробаларын алу юлы белән скважинаның эксплуатацион колоннасына су үткәрү урыннарын билгеләү ысулы, нефть чыгаруның компрессор ысулы белән пластта һава калдыгына каршы скважина колоннасына «башмак» урнаштыру, насосның тузган шарик клапаннарын шлифлау өчен станок эшләү һ.б.[3].

Трестта эшләү дәверендә А. Г. Вахитов нефть скважиналарын җир астында төзәтү һөнәренә 28 эшчене өйрәтә.

Нефть чыгаруны арттыруда, яңа нефть ятмаларын эзләүдә һәм нефть скважиналарын бораулауда зур казанышлары өчен, ССРБ Югары Шурасы Президиумының 1948 елның 8 маендагы Указы белән А. Г. Вахитовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

«Ишембайнефть» трестында 1957 елга кадәр эшли.

1957 елның 21 ноябрендә вафат була, Ишембай шәһәрендә җирләнгән.

Дәүләт бүләкләре

Исемен мәңгеләштерү

  • Ишембай шәһәрендә Вахитов исемендәге урам бар (элеккеге — Некрасов урамы).
  • «Башнефть» җитештерү берләшмәсендә хезмәткәрләрне нефть чыгару һәм рационализаторлык өлкәсендәге казанышлары өчен бүләкләү максатында А. Г. Вахитов исемендәге премия булдырылган.

Искәрмәләр

  1. Каргапольцев С. Вахитов Акмал Гильфанович. Герои страны. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2024.
  2. Каримова И. Г. Вахитов Акмал Гильфанович. Башкирская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2024.
  3. Герой Социалистического Труда Акмал Вахитов. Вспоминаем о легендарном нефтянике (2020-08-06). 5 февраль 2026 тикшерелде.

Әдәбият

  • Герои труда. Справочник о Героях Социалистического Труда и кавалерах ордена Трудовой Славы трёх степеней из Башкортостана./ сост. Р. А. Валишин [и др.]. — Уфа : Китап, 2011. — 432 с. : ил. — ISBN 978-5-295-05228-6.
  • Башкирская энциклопедия. Гл. ред. М. А. Ильгамов т. 2. В-Ж. 2006. −624 с. ISBN 5-88185-062-9.; науч. изд. Башкирская энциклопедия, г. Уфа.

Сылтамалар

«Ил геройлары» халыкара патриотик интернет-проектында  Вахитов Акмал Гильфанович