Әлихан Бүкәйханов

Әлихан Нурмөхәммәт улы Бүкәйханов (каз. A'li'han Nurmuhameduly Bo'kei'han, 5 март 1866(18660305), Каркаралы өязе, Симәй өлкәсе, Россия империясе — 27 сентябрь 1937, Мәскәү) — казакъ җәмәгать эшлеклесе, укытучы, журналист, этнограф. «Алаш» фиркасе рәһбәрләреннән берсе, Казакъстан буенча Вакытлы хөкүмәт кәмисәре (1917). Алаш автономиясе рәисе (1917—1920).

Тәрҗемәи хәле

Омск техник укуханәсен, аннары Петербург урман иниституы икътисад факультетын тәмамалаган. 1905 тән кадетлар фиркасе әгъзасы, Россия дәүләт думасы депутаты. 1906 да «кыргыз сәяси хәрәкәте җитәкчесе» дип кулга алынган, өч айдан соң иреккә чыгарылган. 1908 дә янә кулган алынган һәм Самарга сөрелгән. 1917—1920 елларда Алаш автономиясе рәисе. 1922—27 елларда Мәскәүдә ССРБ халыклары үзәк нәшрияты казакъ секциясе әдәби хезмәткәре. 1920-30-елларда берничә мәртәбә кулган алынган булган. "Шура хакимиятенә каршы террористик оешмада катнашу"да гаепләнеп, ССРБ югары мәхкәмәсенең Хәрби коллегиясе карары белән атып үтерүгә хөкем ителгән.[1]