Әрсин Татар
Әрсин Татар (төр. Ersin Tatar, 1960 елның 7 сентябре, [1] Кипр Республикасы, Никосия районы, Никосия) ― Төньяк Кипр дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, өлешчә танылган
Төньяк Кипр Төрек Республикасының 5нче президенты (2020 елның 23 октябреннән). Төньяк Кипр Төрек Республикасының Милли бердәмлек партиясе лидеры (2018―2020). [2]
Тәрҗемәи хәле
1960 елның 7 сентябрендә Кипр утравында, Никосиядә туган. Әтисе Рүстәм ― бухгалтер һәм сәясәтче, әнисе Җанев ― хуҗабикә. Көшклүчифтлик (Köşklüçiftlik) мәхәлләсендә башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1971―1974 елларда Никосия округы Строволос[d] муниципалитетында урнашкан инглиз мәктәбендә[d] белем ала. 1974 елда Кипр операциясеннән[d] соң, укыган мәктәбе утрауның көньягында (кипр греклары ягында) калгач, белем алуын Англиядә, Лондондагы Forest School мәктәбендә дәвам итә, лицейны 1979 елда тәмамлый. Икътисад белгечлеге буенча Кембридж университетын тәмамлаган (1982). [3][4]
Хезмәт юлы
1982―1986 елларда «PriceWaterhouse» инглиз компаниясендә бухгалтер булып эшли. 1986 елдан 1991 елга кадәр «PollyPeck» компаниясендә эшли. 1991 елда Әнкарага күченә, анда 1992 елга кадәр «FMC Nurol Defense Industry Co» компаниясендә эшли. 1992 елдан 2001 елга кадәр «ShowTV» финанс директоры вазифасын башкара. Төркиядә кипрлы төрекләр[d] җәмгыятенең актив әгъзасы була: 1997 елдан 2001 елга кадәр Истанбул кипрлы төрекләр мәдәни ассоциациясе рәисе вазифасын башкара. [5][3]
1990 елларда Доган Харман һәм Хөсәен Мәҗит Йосыф белән бергә «Kıbrıslı» газетасын, аннары Өзәр Хатай белән бергә «Kıbrısım» журналын чыгара. 2001 елдан 2003 елга кадәр Yenicami Ağdelen клубы президенты вазифасын башкара. Аның мәкаләләре атна саен «Halkın Sesi» газетасында 2000-елларда «Экспертлар фикере» рубрикасында басылып чыга. Шулай ук Tatar & Co бәйсез аудиторлык фирмасының партнеры булып тора.
Сәяси карьерасы
2003 елдан сәясәт белән шөгыльләнә, Милли бердәмлек партиясенә[d] (ТКТР МБП) керә. 2009 елда беренче тапкыр парламентка сайлана һәм 2013 елда сайлауларда партиясе җиңелгәнче Дәрвиш Эроглу[d] хөкүмәтендә финанс министры вазифасын башкара. 2015 елда Милли бердәмлек партиясе (МБП) җитәкчесен сайлауда кандидат була, ләкин җиңелә. 2018 елда бу вазифага кабат үз кандидатурасын тәкъдим итә һәм җиңеп чыга. [5]
2019 елда Сүриянең төньяк-көнчыгышында төрек һөҗүмен хуплап чыгыш ясый һәм кипрлы төрекләрнең һәрвакыт Төркия ягында булуын белдерә. [6]
Әрсин Татар Кипр конфликтын хәл итү өчен «ике халык өчен ике дәүләт» планын хуплый. [7][8]
2018 елның 27 октябрендә узган МБП конгрессында 2 592 тавыш җыеп беренче була һәм 2005 елда икенче булган хәзерге партия рәисе Хүсәйн Өзгүргүн[d] белән бергә икенче турга үтә. 2018 елның 31 октябрендә МБП Ассамблеясе идарәсе сайлауларның икенче турын үткәрмичә генә рәис итеп сайлануын игълан итә.
2020 елда Төньяк Кипр Төркия Республикасында Президент сайлауларының беренче турында 32,5% тавыш җыя һәм икенче турга үтә. 2020 елның 18 октябрендә узган икенче турда 52% тавыш җыеп, Төньяк Кипр Төрек Республикасы Президенты итеп сайлана. [9] 23 октябрьдә вазифасына керешә. [10]
Гаилә хәле
Өйләнгән, ике баласы бар.
Искәрмәләр
- ↑ Kıbrıs haberleri Kıbrıs Postası'nda okunur Ana Sayfa (төр.). KIBRIS POSTASI. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2022. Архивировано 18 июль 2021 года.
- ↑ Ersin Tatar is the new leader of TRNC main opposition, the National Unity Party – T-VINE. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 май 2019. Архивировано 16 сентябрь 2019 года.
- ↑ 1 2 Ersin Tatar kimdir? Ersin Tatar'ın biyografisi. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2019. Архивировано 31 октябрь 2020 года.
- ↑ Taşçı, Yıltan (2010). İngiliz Okulu'nda Öğrenim Görmüş Kıbrıslı Türk Değerler. Lefkoşa: Deniz Plaza Yayınları. s. 195.
- ↑ 1 2 Ersin Tatar is the new leader of TRNC main opposition, the National Unity Party – T-VINE. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2019. Архивировано 16 сентябрь 2019 года.
- ↑ KKTC'den Barış Pınarı Harekatı'na destek. www.trthaber.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2019. Архивировано 8 март 2021 года.
- ↑ Cyprus talks cannot last forever: Turkish Cypriot PM — Turkey News. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2019. Архивировано 17 декабрь 2019 года.
- ↑ North Cyprus News | Tatar Promotes Two-State Solution. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 декабрь 2019. Архивировано 15 декабрь 2019 года.
- ↑ На Северном Кипре президентом стал Эрсин Татар — в Татарстане задумались 20 октября 2020. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2020. Архивировано 22 октябрь 2020 года.
- ↑ Ирина Александрова. Эрсин Татар - новый лидер турок-киприотов (рус.). euronews (19 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 октябрь 2020. Архивировано 21 октябрь 2020 года.