Әхмәтҗан Терегулов
Терегулов Әхмәтҗән Хөсәен улы (5 июнь 1896 ел — 9 март 1977) — хәрби эшлекле. 1922—1923 елларда Башкортстан АССР-ының хәрби комиссары. Беренче дөнья, Ватандашлар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы. Полковник. Ленин ордены кавалеры (1967).
Тәрҗемәи хәле
Әхмәтҗән Хөсәен улы Терегулов 1896 елның 5 июнендә Уфа губернасы Бәләбәй өязе Каргалы (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы Югары Каргалы) авылында туган. Чыгышы белән касыйм татарлары морзалары Терегуловлар нәселеннән.
1919 елдан 1-нче Башкорт укчылар дивизиясенең штаб начальнигы булып хезмәт итә. 1919 елның июненнән 1-се Башкорт укчылар полкы командиры була.
1920—1921 елларда Башкорт аерым укчылар бригадасы белән командалык итә.
1922—1923 елларда Башкортстан АССР-ының хәрби комиссары вазифасын үти.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1977 елның 9 мартында Татар АССРның Казан шәһәрендә вафат була.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Ленин ордены (1967)
Сылтамалар
- Тереғолов Ә. Ғ. Тереғоловтар // Башҡорт энциклопедияһы — Өфө: «Башҡорт энциклопедияһы» ғилми-нәшриәт комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.