Әхәт Мортазин
Мортазин Әхәт Мотаһар улы (Әхәт Мортазин, рус. Муртазин Ахат Мухтарович, 6 февраль 1959, Яңа Бәйрәмгол, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 13 март 2018, Уфа) — Россия журналисты, 1986-2018 елларда Башкортстан радиосы һәм телевидение дикторы. Башкортстан Республикасының халык артисты (2009).
Тәрҗемәи хәле
Әхәт Мотаһар улы Мортазин 1959 елның 6 февралендә Башкорт АССРның Учалы районыЯңа Байрамгул авылында туган[1].
1986 елда Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе һәм журналистика факультетын тәмамлый.
1986 елда «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенә иҗади конкурсны уңышлы үтеп, радиотапшырулар студиясендә диктор булып эшли башлый. Аннары «Башкортстан» һәм «Юлдаш» радиоларында һәм Башкортстан юлдаш телевидениесендә тапшырулар алып бара. Аны «Башккорстанның алтын тавышы» дип атыйлар[2].
Гаиләсе
- Хатыны ― Тәнзилә Үлмәсбаева (1963), радиожурналист, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2014). Улы Уфа дәүләт нефть техника университетын тәмамлаган, Уфаның Киров районы башлыгы урынбасары булып эшли, кызы Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты дипломын алган, аның республика башкаласында үз бизнесы бар.[5]
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Башкортстан Республикасының халык артисты
- Башкортстан Республикасының атказанган артисты
Хәтер
- 2019 елда Әхәт Мортазинның тууына 60 елга багышланган хәтер кичәсе «Башкортстан» дәүләт концерт залында уза».
- 2025 елда мәктәп укучылары арасында Әхәт Мортазинга багышланган «Диктор тавышы» («Голос диктора») ачык Республика конкурсы уза[6].
- Уфада легендар диктор Әхәт Мортазин истәлегенә волейбол турниры уздырыла. Әхәт Мортазин «Юлдаш» радиосының ел саен үтә торган волейбол кубогында катнаша торган була. Хәзер турнир аның исемен йөртә[7].
- Уфада Әхәт Мортазин яшәгән йорт диварына мемориаль такта урнаштырылган[8].
Искәрмәләр
- ↑ Рөстәм Хәмитов «Башҡортостандың алтын тауышы» Әхәт Мортазиндың туғандарына ҡайғы уртаҡлашыуын белдерҙе. Башинформ. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2018.
- ↑ Ушел из жизни знаменитый диктор, «золотой голос Башкортостана» Ахат Муртазин. Ветеран Башкортостана (14 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ Башҡорт радиоһы дикторы, «Башҡортостандың алтын тауышы» Әхәт Мортазин арабыҙҙан китте. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2018, 14 март [Тикшерелгән 17 март 2018]
- ↑ Өфөлә башҡорт радиоһы дикторы Әхәт Мортазин менән бәхилләштеләр. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2018, 15 март [Тикшерелгән 17 март 2018]
- ↑ Иван Вавилов. «У радио свои законы»: Танзиля Ульмясбаева — о секретах творческого долголетия и вызовах времени. ИА «Башинформ», 14.03.2023 [рус.]
- ↑ Аралбаева, Лейла. В Башкирии объявлен прием работ на конкурс памяти Ахата Муртазина. Башинформ (14 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ В Уфе прошёл волейбольный турнир памяти диктора Ахата Муртазина. Bash.news (8 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
- ↑ В Уфе открыли мемориальную доску Ахату Муртазину. ГКЗ «Башкортостан». Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.