Әхәт Уразмәтов

Әхәт Салих улы Уразмәтов (рус. Ахат Салихович Уразметов; 9 декабрь 1931, Калмаш, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы2 июль 2015, Уфа, Башкортстан, Россия) — СССР һәм Русия эстрада артисты. Башкорт АССРының атказанган (1967) һәм халык (1977), РСФСРның атказанган (1983) артисты.

Тәрҗемәи хәле

Әхәт Уразмәтов 1931 елның 9 декабрендә Башкорт АССРының Чишмә районы, Калмаш авылында туа[1].

1951 елда Уфа сәнгать училищесының театр бүлеген тәмамлага, Башкорт дәүләт филармониясендә артист булып эшли.

1952 елда актерларның «Кәтүк белән Баганай» дуэты (1952—1999) оештырыла. Анда «Кәтүк» — Әхәт Уразмәтов, «Баганай» — Башкорт АССРының атказанган артисты Гафур Латыйпов була. Дуэтның репертуары кызык-мәзәкләр, төртмә такмаклар, юмор һәм сатирадан тора. Әхәт Уразмәтов лирик һәм публицистик монологлар белән чыгыш ясый, К. Даян, А. Гыйрфанов, Ш. Биккол, Ф. Иксанов, Ш. Насыйров, Н. Хафизов һәм башкаларның интермедияләрендә 100 дән артык якты образ тудыра. Башкортстан һәм Россия шәһәрләре, шулай ук Финляндия буйлап даими гастрольләрдә йөри, төрле фестивальләрдә, кичәләрдә, концертларда һәм иҗади очрашуларда актив катнаша.

Әхәт Уразмәтов 2015 елның 2 июлендә Уфада вафат була[1][2].

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • РСФСРның атказанган артисты (1983);
  • Башкорт АССРының халык артисты (1977);
  • Башкорт АССРының атказанган артисты (1967).

Исемен мәңгеләштерү

  • 2025 елның 12 ноябрендә Уфада Әхәт Уразмәтов 1978—2009 елларда яшәгән йорт диварына мемориаль такта эленә[3][4].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Уразмәтов Әхәт Сәлих улы (башк.). «Башкортстан» төбәк интерактив энциклопедик порталы (10 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  2. Его называли «башкирским Райкиным» (К 85-летию со дня рождения артиста эстрады Ахата Уразметова) (рус.). ИА «Башинформ» (9 гыйнвар 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  3. Память о великом мастере сцены... (рус.). Башкирская государственная филармония имени Хусаина Ахметова (12 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025. [рус.]
  4. Лейла Аралбаева. В Уфе открыли мемориальную доску легенде башкирской эстрады (рус.). ИА «Башинформ» (12 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025. [рус.]