1938 елгы дөнья футбол чемпионаты

1938 елгы дөнья футбол чемпионаты (фр. Coupe du monde de football de 1938) — 1938 елда узган өченче ФИФА дөнья футбол чемпионаты. Чара 4 июннән 19 июнгә кадәр Франциянең ун шәһәрендә (Париж, Марсел, Лион, Тулуза, Бордо, Страсбург, Һавр, Реймс, Лилл һәм Антиб) үткәрелгән.

Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 12 - Аурупадан, 2 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 1 - Африкадан. Куба, Индонезия, Норвегия, Польша милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.

Ярыш финалның 1/8 өлешеннән башлап «җиңелгән очракта төшеп калу» схемасы буенча үткәрелгән.

Барлыгы 18 уен уйналган, 84 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Леонидас (Бразилия) - 7 туп, Җөрҗ Шароши, Җула Женгеллер (икесе дә - Маҗарстан), Силвио Пиола (Италия) - 5 туп.

Финалда Италия футбол җыелмасы Маҗарстанны 4:2 исәбе белән җиңеп, рәттән икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен матчта Бразилия футбол җыелмасы Швеция җыелмасын 4:2 исәбе белән җиңгән