1974 елгы дөнья футбол чемпионаты
1974 елгы дөнья футбол чемпионаты (алман. Fussball-Weltmeisterschaft 1974) — 1974 елда узган унынчы ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 13 июннән 7 июлгә кадәр Алманиянең тугыз шәһәрендә (Мүнхен, Берлин, Гамбург, Дортмунд, Дюссельдорф, Гелзенкирхен, Франкфурт, Ганновер, Штуттгарт) үткәрелгән.
Ярышта 16 җыелма такым катнашкан, шуларның 9 - Аурупадан, 3 - Көньяк Америкадан, 1 - Төньяк Америкадан, 1 - Океаниядән һәм 1 - Африкадан. Австралия, Көнчыгыш Алмания, Һаити һәм Заир милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 16 такым дүрт төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнады. Икенче этапта төркемнәрдә беренче һәм икенче урын алган такымнар «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.
Барлыгы 32 уен уйналган, 97 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Гжегож Ләто (Польша) - 7 туп, Йоһан Неескенс (Нидерландлар), Анджей Шармах (Польша) - 5 туп.
Финалда Көнбатыш Алмания җыелмасы Нидерландларны 2:1 исәбе белән җиңеп, икенче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Польша футбол җыелмасы Бразилияне 1:0 исәбе белән җиңгән.