1990 елгы дөнья футбол чемпионаты
Тулылыклар | |
---|---|
Кабул итүче ил | Q38 |
Вакыт | +1990-06-08T00:00:00Z — +1990-07-08T00:00:00Z |
Такымнар | +24 |
Үткәрү урын(нары) | 12 (12 шәһәрдә) |
Урыннар | |
Чемпион | Алмания |
Икенче урын | Аргентина |
Өченче урын | Италия |
Дүртенче урын | Англия |
Ярыш статистикасы | |
Уйналган мачлар | +52 |
Кертелгән туплар | +115 (бер мачта 2.21) |
1990 елгы дөнья футбол чемпионаты (итал. Campionato Mondiale di Calcio 1990) — 1990 елда узган ундүртенче ФИФА дөнья футбол чемпионаты Чара 8 июннән 8 июлгә кадәр Италиянең унике шәһәрендә (Рум, Милан, Неаполь, Торино, Бари, Верона, Флоренция, Кальяри, Болонья, Удине, Палермо, Генуя) үткәрелгән.
Ярышта 24 җыелма такым катнашкан, шуларның 14 - Аурупадан, 4 - Көньяк Америкадан, 2 - Төньяк Америкадан, 2 - Африкадан, 2 - Азиядән. Канада, Дания һәм Гыйрак милли футбол җыелмалары дөнья чемпионтларында беренче тапкыр катнашканнар.
Ярыш ике этаптан торган: беренче этапта 24 такым алты төркемгә бүленеп, әйләнмә система буенча уйнаган. Икенче этапта төркемнәрдә беренче ике урын алган такымнар һәм иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәткән 4 өченче урын алган такым «җиңелгән очракта төшеп калу» системасы буенча җиңүчене ачыклаганнар.
Барлыгы 52 уен уйналган, 115 туп кертелгән. Иң күп туп кертүчеләр: Сальваторе Скиллачи (Италия) - 6 туп, Томаш Скуһравы (Чехословакия) - 5 туп.
Финалда Көнбатыш Алмания җыелмасы Аргентинаны 1:0 исәбе белән җиңеп, өченче тапкыр дөнья чемпионы исеменә лаек булган. Өченче урын өчен мачта Италия футбол җыелмасы Англияне 2:1 исәбе белән җиңгән.