Алушта
Алушта (рус. Алушта, кырымтат. Aluşta, Алушта) — Кырым ярымутравының көньяк ярында урнашкан шәһәр, Алушта шәһәр округының (Алушта шәһәр советының) үзәге.
Халык саны — 31 364 кеше (2021).
Акмәсҗиттән 45 км ераклыкта, Ялтадан 32 км ераклыкта урнашкан. Климатик курорт. Тарих-өлкәне өйрәнү, табигать музейлары бар.
Шәһәр VI гасырда Юстиниан I тарафыннан нигезләнә. XIV гасырдан генуялылар, 1475 елдан төрекләр хакимияте астында. 1783 елда Алуштаны Россия басып алган.