Эльвира Нәбиуллина

Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина (1963 елның 29 октябре, Уфа) (tat. lat. Elwira Näbiullina) — Россия икътисадчысы, дәүләт эшлеклесе, Россия Президенты ярдәмчесе. В. Путин тарафыннан РФ Үзәк Банкы җитәкчелегенә тәкъдим ителә. 2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслый.

Тәрҗемәи хәл

Эльвира Нәбиуллина Уфа шәһәрендә (Башкорт АССР) 1963 елның 29 октябрендә татар гаиләсендә туа. 1986 елда Мәскәү Дәүләт Университетының Икътисад факультетын тәмамлый.

Эшчәнлек

1995-1996Россия Икътисадый реформа департаменты җитәкчесе урынбасары.

1996-1997 — Россия Икътисад министрлыгы әгъзасе.

1997-1998 — Россия Икътисад министрлыгы җитәкчесе урынбасары.

1998-1999 — «Промторгбанк» банкы рәисе урынбасары.

1999-2000 — «Стратегик эшләүләр Үзәге» фондының вице-президенты.

2000-2003 — Россия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры Герман Грефның урынбасары.

2003-2005 — «Стратегик эшләүләр Үзәге» фонды президенты.

2007-2008 — Россия Икътисади Үсеш һәм Сәүдә министры.

2008-2012 — Россия Икътисади Үсеш министры.

2012 елның 22 маеннан Россия Президенты ярдәмчесе.

2013 елның 13 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Россия Үзәк банкы җитәкчелегенә Эльвира Нәбиуллинаны намзәт итеп тәкъдим итә.

2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслый.

Искәрмәләр