GAUGA (төркем)
Төркемнең исеме
Музыкаль төркемнең беренче исеме — «Oscar C7C5» («Оскар цэ семь цэ пять»)[4]. Төркем солисты шахмат уены белән мавыккан, «Oscar C7C5» атамасы партиянең дебютында (Сицилианская защита) йөрешнең символик шахмат билгесе дигәнне аңлата. Исем төркемнең фәлсәфәсен һәм агрессив стилен чагылдыра. Альтернатив музыка вәкилләре әлеге исем белән «Nindi raxat» җыентыгын, «Грейпфрут» һәм «Акыл иясе»ндә кертеп, берничә клип чыгара. 2017 елда төркемнең исеме Gauga дип үзгәртелә. Исем татарчадан тәрҗемә иткәндә «шау-шу», «җәнҗал» яки «бәхәс» дигәнне аңлата. Төркем атамасын үзгәртү карары элекке исемне әйтү кыенлыклары, музыканың һәм артистларның характерын ассызыклау теләге белән бәйле[4].
Музыка стиле һәм иҗат
Gauga җырларны бары тик татар телендә башкара, үзенең яңгырашында брит-поп, блюз-рок, инди-рок һәм яңа дулкын музыкасы үзенчәлекләрен берләштерә. Төркемнең музыкасы җиңел иронияле, үткен лирикалы, тормыш, мәхәббәт, ирек һәм үз-үзеңне танып белү темалары яктыртылган Европа яңгырашы белән аерылып тора. Оскар Юнысов билгеләп үткәнчә, беренче җырлар шәхси хис-кичерешләр турында, яңа композицияләр социаль темаларга кагыла[5]. Аларның иҗаты традицион татар мотивларын актуаль музыкаль тенденцияләр белән берләштерә, бу төркемне төрле буын тыңлаучылары арасында таныта.
Төркемнең танылган җырлары арасында — «Nindi Rahat», «Qara Mina», «Aqil Iyase», «Grapefrut», «Alsou», «Bal», «Sefer» һәм башкалар. «Bichara» (2022) альбомына кергән җырлар Европа стиле үзенчәлекләрен чагылдыра, аларга гадилеге белән аерылып торган яңгыраш хас. «Rahmat» («Рәхмәт»), «Bichara» («Бичара»), «Ubir» («Убыр»), «Kaytmiym Oyga» («Кайтмыйм өйгә») һәм «Apipa» («Әпипә») кебек җырларда рәхмәтле булу, яшьлек, хыяллар һәм чынбарлык турында уйланулар тасвирлана[6].
Төркемнең составы
2019 елда төркем составы шактый үзгәрә: рейв-хәрәкәт ветераны һәм перкуссионист Альберт Садретдиновка гитарачылар Марат Шәяхмәтов һәм Тимур Милюков, барабанчы Искәндәр Хәбибуллин һәм басист Наил Минһаҗев кушыла[7]. Яңа төркем вәкилләре «Bichara» (2021) һәм «Kamfit» (2023) альбомнарын иҗат итәләр.
Дискография
Альбомнар
| Чыккан елы | Җыентыкның исеме | Тасвирлама |
|---|---|---|
| 2016 | Nindi Rahat | Төркемнең 10 җырдан торган беренче альбомы. Композицияләр арасында — «Акыл иясе», «Төрле хәлләр», «Грейпфрут» һәм башкалар. Җыентык лирик текстлар белән блюз-рок һәм брит-поп жанрларында башкарылган. |
| 2017 | Shilma | Oscar C7C5 исеме белән яздырылган соңгы альбом. Җыентык «хулиганлык, шаянлык һәм яшүсмерлек» яңгырашы булган 9 җырдан гыйбарәт. Алар — «Kiz Hem Malay», «Agil Hem Tugel», «Bal», «Nichek Bolay», «Chitlek», «Ing», «Songi Zhir», «Sefer», «Alsou». Альбомда яшьлек һәм тырыш хезмәт темалары яктыртыла, музыкаль яктан җырларда татар текстлары белән рок һәм брит-поп жанрлары берләшә. |
| 2022 | Bichara | 2022 елның 28 апрелендә иҗат ителә һәм җыентык коллективның яңа составы тарафыннан яздырылган беренче материалы. Җырларның тематикасы нигездә яшьлек кичерешләренә, беркатлылыкка, мәхәббәткә һәм хыялларга багышланган. Альбомга 10 җыр кергән. Җыентык Yummy Music лейблында чыгарыла. |
| 2023 | Kamfit | Төркемнең 2023 елның язында чыккан дүртенче студия релизы. Альбом Уфада тавыш режиссеры Михаил Кузьмичев җитәкчелегендәге Lumen төркеме студиясендә яздырыла. Альбом 9 җырдан гыйбарәт[8]. Тематика — мәхәббәт хисләре, алар өч төп эмоциональ халәт аша чагыла: шаянлык һәм кызып китү, кыюлык һәм дәрт, наз һәм җылылык. Музыкаль стиль меланхолик. |
| 2024 | Alisa | Җыентык 2024 елның 8 ноябрендә чыга. Аңа соңгы алты елда иҗат ителгән 10 трек керә. Җырлар мәхәббәт һәм якты хисләр белән сугарылган. Альбом Уфада Lumen төркеме студиясендә яздырыла. Пластинка өчен тышлыкны рәссам Гүзәл Закир ясый. Релиз Yummy Music лейблында чыга. Альбом Казанда 2024 елның 8 ноябрендә (Werk клубы), Уфада 14 ноябрьдә (Music Hall 27) тәкъдим ителә[9]. |
Җырлар
| Җырның исеме | Альбом |
|---|---|
| Nindi Rahat | Nindi Rahat (2016) |
| Qara Mina | Nindi Rahat |
| Aqil Iyase | Nindi Rahat |
| Buyaular | Nindi Rahat |
| Kem Sin | Nindi Rahat |
| Grapefrut | Nindi Rahat |
| Aha | Nindi Rahat |
| On | Nindi Rahat |
| Aqillim | Nindi Rahat |
| Torle Heller | Nindi Rahat |
| Kiz Hem Malay | Shilma (2017) |
| Agil Hem Tugel | Shilma |
| Bal | Shilma |
| Nichek Bolay | Shilma |
| Chitlek | Shilma |
| Ing | Shilma |
| Songi Zhir | Shilma |
| Sefer | Shilma |
| Alsou | Shilma |
| Rahmat | Bichara (2022) |
| Bichara | Bichara |
| Ubir | Bichara |
| Kaytmiym Oyga | Bichara |
| Apipa | Bichara |
| Bashkort Kizi | Bichara |
| Satasham | Bichara |
| Dingez | Bichara |
| Chemodan | Bichara |
| Yuk | Bichara |
| Kamfit | Kamfit (2023) |
| Alamam | Kamfit |
| Bozilgan M | Kamfit |
| Al Irennar | Kamfit |
| Alisa | Alisa (2024) |
Видеоклиплар
| Клипның исеме | Чыккан елы |
|---|---|
| Акыл иясе | 2016 |
| Төрле хәлләр | 2016 |
| Грейпфрут | 2016 |
| Алсу | 2017 |
| Бал | 2017 |
| Сәфәр (Sefer) | 2017 |
| Rahmat | 2022 |
| Bichara | 2022 |
| Ubir | 2022 |
| Chemodan | 2022 |
| Яңгыр (Yañğır) | 2022 |
| Kamfit | 2023 |
| Alamam | 2023 |
| Bozilgan M | 2023 |
| Al irennar | 2023 |
Искәрмәләр
- ↑ Новая музыка из Татарстана: 80 исполнителей, которых стоит слушать в 2025 году. Интернет журнал о жизни в городах Республики Татарстан "Инде". inde.io (30 гыйнвар 2025).
- ↑ К своему юбилею группа Gauga открыла выставку (рус.). Национальный музей Республики Татарстан. tatmuseum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025. [Тикшерелгән 2 июль 2025]
- ↑ Gauga (рус.). "Yummy Music" лейблының рәсми сайты. yummymusic.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 июль 2025. [Тикшерелгән 2 июль 2025]
- ↑ 1 2 «С каждой новой песней появлялось необъяснимое чувство власти» KazanFirst (рус.). kazanfirst.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 31 март 2023. Архивировано 31 март 2023 года.
- ↑ Алсу Гусманова. Лидер группы Gauga Оскар Юнусов — о релизе, зоне комфорта и пижонстве (рус.). Enter (октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июль 2025. [Тикшерелгән 2 июль 2025]
- ↑ Ангелина Головатая. «Я никогда не использую по отношению к людям „Яратам“». Солист Gauga Оскар Юнусов — о новом альбоме Bichara (рус.). Инде. inde.io (29 апрель 2022). [Тикшерелгән 2 июль 2025]
- ↑ Радиф Кашапов. Оскар Юнусов, группа Gauga: «Мы словно немного прорубили лес, чтобы и остальным было место, куда шагнуть» (рус.). «Бизнес Online» — общественно-политическая интернет-газета. realnoevremya.ru (16 октябрь 2023). [Тикшерелгән 2 июль 2025]
- ↑ Радиф Кашапов, Алия Миргалимова. Оскар Юнусов: «Мы хотим в этом году сделать концерт с оркестром» (рус.). Сетевое издание «Реальное время» (16 май 2023).
- ↑ Татарская рок-группа Gauga выпустила альбом «Alisa» (рус.). entermedia.io (8 ноябрь 2024).