Горький тимер юлының Казан регионы
Горький тимер юлының Казан регионы (электә Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе) — Горький тимер юлы регионнарның берсе, Мари Ил, Чуашия, Татарстан һәм Киров өлкәсе территориясендә тимер юл инфраструктурасында хезмәт күрсәтә.
Идарә шәһәре — Казан.
Тарих
Казан регионы — Горький тимер юлының Казан бүлекчәсенең алмашка килүче; Казан бүлекчәсе 1961 елда Казан һәм Горький тимер юллары берләштерү чакта оештырыла. Хәзерге моментта Казан регионы — Горький тимер юлының иң зур бүлекчәсе.
Казан регионының чикләре:
- көнчыгышта — Кизнәр станциясе (Горький тимер юлының Ижау регионы белән чиге)
- көнбатышта — Канаш станциясе (Горький тимер юлының Мөрәм регионы белән чиге)
- көньякта — Красный Узел һәм Чынлы станцияләре (Куйбышев тимер юлы белән чиге)