Мамука Бахтадзе
Мамука Бахтадзе (гөрҗ. მამუკა ბახტაძე, 1982 елның 9 июне, ССРБ, Гөрҗистан ССР, Тифлис) — Гөрҗистан сәясәтчесе, 2017—2018 елларда Гөрҗистан финанс министры, 2018 елның 20 июненнән 2019 елның 3 сентябренә кадәр
Гөрҗистан премьер-министры.
Тәрҗемәи хәле
1982 елның 9 июнендә Гөрҗистан ССР башкаласы Тифлистә туган. Тифлис дәүләт университетының микроикътисад һәм менеджмент факультетын тәмамлаган, Мәскәү дәүләт университетында магистр дәрәҗәсе (2010), Франциянең INSEAD бизнес-мәктәбендә МВА квалификациясе алган. Техник фәннәр докторы.
2010—2012 елларда Гөрҗи халыкара энергетика корпорациясе генераль директоры.
2013—2017 елларда «Гөрҗи тимер юллары» АҖ дәүләт ширкәте җитәкчесе.
2017—2018 елларда Гөрҗистан финанс министры.
2018 елның 13 июнендә Георгий Квирикашвили хөкүмәте отставкага киткәч, хакимияттәге «Гөрҗи хыялы — Демократик Гөрҗистан» фиркасе (фирка лидеры — миллиардер Бидзина Иванишвили) 14 июньдә Мамука Бахтадзены министрлар кабинеты башлыгына кандидат итеп тәкъдим итә.
2018 елның 20 июнендә Гөрҗистан парламенты чираттан тыш утырышында Мамука Бахтадзены һәм ул тәкъдим иткән 11 портфельле министлар кабинетын 101 : 12 уңай тавыш белән раслый[1].
2019 елның 3 сентябрендә вазифасыннан китә[2].
Сылтамалар
- Mamuka Bakhtadze. Facebook
- Mamuka Bakhtadze. Twitter
- Кандидатом на пост премьер-министра Грузии назван Мамука Бахтадзе
- Парламент Грузии утвердил правительство страны во главе с премьер-министром Бахтадзе
- Новым премьером Грузии станет Мамука Бахтадзе — что о нем известно? 2020 елның 13 август көнендә архивланган. newsgeorgia.ge (Новости-Грузия), 14.07.2018 [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Парламент Грузии утвердил новый состав правительства. Радио Свобода, 15.07.2018
- ↑ Президент Грузии подписала указ о назначении Гахарии премьером. Коммерсант, 09.09.2019 [рус.]
| Элгәре: Димитри Кумсишвили |
Гөрҗистан финанс министры 2017–2018 |
Аннары: Николоз Гагуа |
| Элгәре: Георгий Квирикашвили |
Гөрҗистан премьер-министры 2018–2019 |
Аннары: Георгий Гахария |