TED (конференция)

Файл:TEDGlobal2012.jpg
TEDGlobal 2012 at the Edinburgh International Conference Centre

TED (ингл. Technology, Entertainment, Design — Технология, Күңел ачу, Дизайн сүзләренең беренче хәрефләреннән торган кыскартмасы) -  Sapling Foundation шәхси табышсыз оешмасы тарафыннан "Ideas Worth Spreading" ("Таратырылырга хакы булган фикерләр" яки "Таратырырлык фикерләр") слоганы астында глобаль дәрәҗәдә оештырылган конференцияләр тупланышы.[2]

Барлыкка килүе

1984 елда бер тапкыр уздырылу өчен оештырылган вакыйга[1] буларак оештырылган TED 1990 елыннан еллык конференцияләр сериясенә әйләнә.[3] Силикон үзәнендә барлыкка килгән TED башлангычта технология һәм дизайнга өстенлек бирсә, вакыт узуы белән күп фәнни, мәдәни һәм академик мәсьәләләренә багышланган чыгышларны да тәкъдим итә.[4]

Конференцияләр

TED'ның төп гомуми конференциясе ел саен Канаданың Ванкувер шәһәрендә, аның  беректәше булган TEDActive конференциясе шул ук Британ Колумбия провинциясенең Вистлер (Whistler) каласында уза.[5][6] 2014 елга кадәр икесе дә АКШның Калифорния штатында — берсе Лонг Бич, икенчесе Палм Спрингс калаларында уздырыла иде.[7] Төньяк Америка, Аурупа һәм Азия буйлап оештырылган TED вакыйгалары интенет аркылы җанлы карау мөмкинлеген бирә; фән һәм мәдәният өлкәсендә тикшеренүләр һәм практик тәҗрибәгә нигезләнгән төрле темаларга багышланучы чыгышлар еш хикәя сөйләү килешендә оештырыла.[8] Чыгыш ясаучыларга үз фикерләрен аудиторияга белдерү өчен максимум 18 минут бирелә.[9]

Чыгыш ясаучылар

TED'ның элекке кунаклары арасында Билл Гейтс (2009, 2010, 2011, 2013, 2014, 2015), Тим Бернерс-Ли (2009, 2010, 2014), Google нигезләүчеләре Сергей Брин һәм Ларри Пэйдж (2004, 2013/2014), Гордон Браун (2009, 2009), Джеймс һәм Дэвид Кэмероннар (2010), Джимми Картер (2015), Мәләлә Юсәфзәинең әнисе (2014), Билл Клинтон (2007), Википедия нигезләүчесе Джимми Уэйлс (2005), һәм күпсанлы Нобель бүләге җиңүчеләр бар.[10] TED'ның әлеге кураторы буларак элекке санак өлкәсендә журналист һәм журнал чыгаручы британ Крис Андерсон (Chris Anderson) хезмәт итә.[11]

Оешма

TED эшчәнлеге әлегә төрле керем чыганакларыннан каплана — конференциядә катнашу билетлары, корпоратив иганәчелек, фондлар ярдәме, лицензияләүдән һәм китапларны сатудан керемнәр.[12][13]

TED'ның ~140 хезмәткәрләре Нью-Йорк һәм Ванкувер шәһәрләрендә урнаша.[14]

Веб-сәхифә

2006 елның июнь аеннан башлап[1] чыгышлар Creative Commons Attribution-NonCommercial-NoDerivsthrough лицензиясе нигезендә TED.com сәхифәсендә бушлай карауга чыгарыла.[15] 2015 елның февраль аена сәхифәгә чыгарылган чыгышлар саны 1,900 узып чыга.[16] 2011 елның июненда 500 млн карауны,[17] 2012 елның нояберендә исә 1 млрд чиген уза.[18][19]

Ачык тәрҗемә проекты (OTP)

TED кураторы Крис Андерсон белдергәненчә, 2009 елның май аенда башланган TED Open Translation Project проектының максаты "платенабызның инглизчә сөйләшмәгән 4.5 млрд кешегә ирешә алу."[20] Проект рәсми игълан ителгәндә 40 телдә чыгарылган 300 тәрҗемәне 200 ирекле ясады;[21] 2015 елның май аена 107 телдәге 70,000 субтитрлар[22] 38,173 ирекле тәрҗемәче тарафыннан ясалган.[23]

TED Татарча

TED видеоларын татар теленә тәрҗемәләр проектын Татар Википедиясенең элекке бюрократы Рашат Якупов башлады,[24] сайтта ничек кирәкле телдә субтитрларны кабызуны белмәгәннәре өчен язмаларны YouTube видео-файллар саклагычында TED татарча кертеп табып була.[25][26][27][28][29]

Соңгы арада http://giylem.tatar/ такымы шулай ук TED ED проектының кайбер видеоязмаларын татарчалаштыра башлады.

Искәрмәләр

  1. ↑ 1 2 3 Hefferman, Virginia. Confessions of a TED addict, The New York Times (January 23, 2009). 20 декабрь 2014 тикшерелде. Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «addict» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән Чыганакка җибәрү хатасы: Ярамаган <ref> исемле тамга: «addict» исеме берничә тапкыр төрле эчтәлек өчен билгеләнгән
  2. ↑ TED Talks. PeAndMe.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2014.
  3. ↑ "What's the big idea?"
  4. ↑ TED Talks. Mashable.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2014. Архивировано 13 декабрь 2014 года.
  5. ↑ TED’s next chapter is Vancouver’s. The Globe and Mail (март 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2014.
  6. ↑ TED’s next chapter is Vancouver’s. Huffington Post (2 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2014.
  7. ↑ The next chapter: TED headed to Vancouver in 2014, TEDActive hitting the slopes of Whistler. TED Blog (4 февраль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 февраль 2013.
  8. ↑ "Here's Why TED and TEDx are Appealing".
  9. ↑ «TED-Ed». http://www.uwgearup.org. архив күчермәсе, archived from the original on 2016-01-02, retrieved 2015-08-09 
  10. ↑ Speakers. TED: Ideas Worth Spreading. TED Conferences, LLC. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 февраль 2009.
  11. ↑ Chris Anderson is the curator of TED. DumboFeather.com (2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2014.
  12. ↑ How TED Works. TED.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2015.
  13. ↑ Ochoa, Rosmari Technology, Entertainment and Design (TED): A case study on how complimentary on- and off-line approaches can build community and cultivate platformsfor innovation and creativity. American University School of Communication. American University. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 май 2015.
  14. ↑ Who we are — Our organization — About — TED. TED.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июнь 2015.
  15. ↑ "TEDTalks usage policy".
  16. ↑ TED Talks List, TED. 1 февраль 2015 тикшерелде.
  17. ↑ "TED profile".
  18. ↑ "TED reaches its billionth video view!"
  19. ↑ DOI:10.1002/asi.22764
    Сез өзекне кулдан яисә бот ядәмендә куя аласыз.
  20. ↑ TED Open Translation Project. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 февраль 2015.
  21. ↑ "Jimmy Wales: The birth of Wikipedia".
  22. ↑ "OTP 2014 Annual Report" TED.com, retrieved 22 May 2015.
  23. ↑ "Amara.org TED Team stats" 2015 елның 22 ноябрь көнендә архивланган. Amara.org, retrieved 22 May 2015.
  24. ↑  [рус.] Рашат Якупов: «Нет, татарский язык отнюдь не «кухонный» и не «колхозный», Бизнес-Онланй, 27.07.2014
  25. ↑ Дерек Сиверс: Сәерме, юкмы? (TED татарча)
  26. ↑ Лаура Трайс: Рәхмәт әйтергә онытма (TED татарча)
  27. ↑ Мэт Катс: 30 көн эчендә яңа гадәт кертү (TED татарча)
  28. ↑ Джок Черч: Зирәклек түгәрәге
  29. ↑ Шимпәй Такахаши: креативлыкны үстерү уены