Запорожье
Запорожье яки Запорижжя (рус. Запорожье, элек Александровск исемен йөрткән) — Днепр елгасының урта агымында , Запорожье өлкәсенең Запорожье районында урнашкан шәһәр[2].
Запорожье өлкәсе белән Россия Федерациясе арасында 30.09.2022 елгы Шартнамә өлкәне, шул исәптән Запорожье шәһәрен, Россия Федерациясе составындагы яңа субъект итеп билгели[3]. Украина хакимияте моны кире кага, тиешле өлкәне Украина территориясе дип санавын дәвам итә. Өлкәнең бер өлеше, шул исәптән Запорожье шәһәре, 2023 елның июнь аена Украина тарафыннан контрольдә тотыла.
2021 ел ахырына Запорожье Украинаның көньягындагы иң эре административ, индустриаль һәм мәдәни үзәкләрнең берсе булып торган. Халык саны 710,1 мең кеше тәшкил итә. Ул вакытта шәһәр Украинаның зурлыгы буенча дүртенче индустриаль үзәге була, анда машиналар төзү, кара һәм төсле металлургия, химия һәм төзелеш сәнәгате үсеш ала. Шәһәр елга порты һәм мөһим транзит тимер юл узелы булып тора.
Халык саны — 710 052.
География
Запорожье Днепр елгасының ярларында, Киевтан 500 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан.
Климат
| Запорожье климаты | |||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
| Абсолют максимум, °C | 12,2 | 16,2 | 23,4 | 31,4 | 35,9 | 36,5 | 39,0 | 40,2 | 35,0 | 35,0 | 20,9 | 15,0 | 40,2 |
| Уртача максимум, °C | −0,4 | 0,4 | 6,4 | 15,3 | 21,9 | 25,7 | 28,3 | 27,9 | 21,8 | 14,3 | 5,9 | 0,8 | 14,0 |
| Уртача температура, °C | −3,1 | −2,9 | 2,2 | 9,9 | 16,2 | 20,1 | 22,5 | 21,8 | 16,1 | 9,4 | 2,5 | −1,8 | 9,4 |
| Уртача минимум, °C | −5,7 | −5,9 | −1,5 | 4,9 | 10,5 | 14,6 | 16,7 | 15,7 | 10,9 | 5,2 | −0,2 | −4,3 | 5,1 |
| Абсолют минимум, °C | −29,3 | −26,1 | −25 | −8,2 | −2 | 5,0 | 8,2 | 3,9 | −3 | −8,9 | −18,6 | −26,2 | −29,3 |
| Явым-төшем нормасы, мм | 498 | ||||||||||||
| Чыганак: Погода и климат | |||||||||||||
Тарих
1770 елда Александровская кирмәне буларак нигезләнә. 1806 елда өяз шәһәре статусы бирелгән. 1920-1921 елларда губерна үзәге булып торган; 1921 елда шәһәргә Запорожье исеме кушылган.
1939 елдан Запорожье өлкәсе үзәге булып тора.
Бөек Ватан сугышы барышында (1941 елның 4 октябре) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1943 елның 14 октябрендә азат ителгән.
Эчке бүленеш
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ Про уточнення дати заснування м.Запоріжжя
- ↑ Указ временно исполняющего обязанности губернатора Запорожской области от 3 марта 2023 года № 21-у «Об административно-территориальном устройстве Запорожской области». Официальный сайт администрации Запорожской области (3 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2023. Архивировано 16 октябрь 2023 года.
- ↑ Договор между Российской Федерацией и Запорожской областью о принятии в Российскую Федерацию Запорожской области и образовании в составе Российской Федерации нового субъекта от 30 сентября 2022 года (ратифицирован Федеральным законом от 4 октября 2022 года № 374-ФЗ, вступил в силу 5 октября 2022 года, письмо МИД России от 05.10.2022 № 19696/дп). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 октябрь 2023. Архивировано 4 октябрь 2023 года.
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr59_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/ussr79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/sng89_reg2.php
- ↑ http://2001.ukrcensus.gov.ua/rus/results/total_population/structure_population/sel_1/?box=1.1W&k_t=14&rn=&id=&botton=cens_db