Баскет-холл


«Баскет-холл» баскетбол спорт корылмасы — Казандагы күп функцияле ябык спорт аренасы — Россиядә беренче баскетбол сарае[1]. Арена шәһәрнең Вахитов районы, Спартак урамының 1 йортында урнашкан. А суперлигасында катнаша торган «УНИКС» баскетбол клубының төп аренасы һәм 2013 елда Казанда узган универсиаданың төп объектларының берсе. Сорт чараларыннан тыш, «Баскет-холл»да төрле характердагы мәдәни-массакүләм чаралар оештырыла.

Тарих

Спорт комплексы Казанда 2001—2002 елларда төзелә. Бу чорда экспертлар күзәтүе режимында төзелеш проектына җентекле экспертиза үткәрелә, экспертлар бәяләмәсе барлык техник һәм архитектура чишелешләренең заманча куркынычсызлык һәм функциональлек таләпләренә туры килүен тәэмин итә. Россиядә беренче махсуслаштырылган баскетбол аренасы проекты спорт корылмаларын архитектура ягыннан инновацион алымнар белән эшли торган В. П. Логиновның шәхси иҗат коллективы («VELP») тарафыннан әзерләнә[2]. Шул ук вакытта аренаның архитектура проектлау эшләрен чит ил субподрядчылары катнашында «Татинвестгражданпроект» институты башкара, төзелешне төрек ширкәте «Одак» гамәлгә ашыра[3]. 2002 елда якынча 1 500 урынлы кече зал файдалануга тапшырыла, 2003 елның августында 7 000 кеше сыйдырышлы зур зал ачыла[4].

«Баскет-холл»да 2004 елдан баскетбол (мәсәлән, ФИБА-Европа Лигасының  [рус.] «Дүртле финалы»), волейбол, нәфис гимнастика, авыр атлетика, бадминтон, комплекслы көрәш, көрәш һәм башка спорт төрләре буенча халыкара, шулай ук бөтенроссия ярышлары уза. 2011 елның апрелендә авыр атлетика буенча Европа чемпионаты, 2015 елда акробатик рок-н-ролл буенча Дөнья һәм Европа чемпионатлары үткәрелә[5].

Аренада A-ha,Deep Purple, ДДТ, Патрисия Каас, Николай Басков һәм башка танылган коллективлар һәм башкаручылар чыгыш ясый. Монда традицион рәвештә республика һәм шәһәр дәрәҗәсендәге уңыш бәйрәмнәре, Яңа ел чыршысы, соңгы кыңгырау һәм башка чаралар оештырыла[6].

2005 елда «Баскет-холл» комплексы «Россиянең ГРОСС — Спорт индустриясе» премиясенең «Илнең иң яхшы спорт корылмасы» номинациясендә җиңүче була[4].

«Санкт-Петербург» волейбол сарае төзелгәнче «Баскет-холл»да «Зенит» (элеккеге «Динамо-Таттрансгаз») волейбол клубының уеннары уза.

2021 елның 14-21 августында катнаш көрәш (ММА) буенча Европа чемпионаты үткәрелә.

2023/2024 сезон нәтиҗәләре буенча Казанның «Баскет-холл» аренасына уртача килүчеләр саны матч саен якынча 3 724 кешегә җитә, бу аренаның максималь сыйдырышлыгы булган 6 500 урынның якынча 53,2 % ын тәшкил итә. Шул ук вакытта көчле көндәшләр катнашындагы төп уеннарга якынча 4 899 тамашачы килә, зал 75 % тула[7].

Спорт инфраструктурасы

«Баскет-холл» спорт комплексына түбәндәге функциональ компонентлар керә[8]:

  • күп функцияле арена һәм трибуналар булган зур спорт залы[9];
  • трибуналары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары  [рус.] өчен бүлеп бирелгән урыннары булган, тренировка һәм ярыш чаралары өчен билгеләнгән кече зал[9];
  • сауналарны, шулай ук волонтерлар һәм рәсми затлар өчен аерым зоналарны да кертеп, санитария-гигиена бүлмәләре белән җиһазландырылган спортчылар өчен чишенү бүлмәләре блоклары;
  • заманча кардио һәм көч тренажерлары белән җиһазландырылган зал;
  • матбугат үзәге һәм конференц-зал, шулай ук чараларны төшерү өчен махсус бүлмәләр;
  • ресторан, бар һәм буфетлардан торган җәмәгать туклануы объектлары;
  • коммерцияле VIP-урыннар;
  • идарә итә һәм техник хезмәткәрләр өчен бүлмәләр, шулай ук комплексның өзлексез эшләвен һәм техник ярдәм күрсәтүне тәэмин итә торган ярдәмче бүлмәләр;
  • инженерлык системаларын, складларны һәм сервис зоналарны берләштергән техник биналар.

Арена тасвирламасы

«Баскет-холл» комплексы үзара тоташкан ике бинадан тора: төп корпус һәм күнекмәләр секциясе, алар дүрт катлы коридор-кичү юлы белән берләштерелгән. Төп корылма озынча сигезпочмак рәвешендә эшләнгән һәм биш катлы. Фасадның үзенчәлеге — корпус кабыргаларында урнашкан кызгылт-сары баскетбол туплары  [рус.] рәвешендәге декоратив элементлар, бу комплексның профиль һәм спорт юнәлешен ассызыклый[2].

Үзәк спорт залы төп бинада урнашкан, күнекмәләр мәйданы өч катлы аерым корылмада төзелгән.

Аренаның техник җиһазланышы заманча сәхнә һәм яктылык җиһазларын, видеокүзәтү системаларын, шулай ук югары класслы тавыш һәм мультимедия җиһазларын үз эченә ала. Бу төрле масштабтагы һәм форматтагы чараларны югары дәрәҗәдә оештыруны һәм үткәрүне тәэмин итә.

«Баскет-холл» комплексы территориясендәге парковка якынча 300 автомобиль урынына исәпләнгән[10].

Искәрмәләр

  1. Ильгиз Фахриев: Спорт — это моя жизнь. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2012. Архивировано 1 сентябрь 2014 года.
  2. 1 2 Спортивный комплекс «Баскет-холл». Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2025.
  3. Как Дворец водных видов спорта и «Тулпар» стали универсальными спортклубами для казанцев (рус.). «Реальное время». realnoevremya.ru (30 март 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2025.
  4. 1 2 Баскет-холл (рус.). Официальный сайт баскетбольного клуба "УНИКС". unics.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2025.
  5. В Казань на чемпионат Европы съедутся 240 сильнейших тяжелоатлетов. Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2012. Архивировано 28 октябрь 2012 года.
  6. Татар-информ. Праздники в «Баскет-холле». Мөрәҗәгать итү датасы: 13 июнь 2012. Архивировано 28 октябрь 2012 года.
  7. Посещаемость спорта Казани: «Ак Барс» бьёт рекорды, у «Рубина» успех с Fan ID, УНИКС зовёт рэперов. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2025. [ttps://web.archive.org/web/20250000000000*/https://m.sport.business-gazeta.ru/article/300673 Архивировано] 9 июль 2025 года.
  8. Баскетбольное сооружение "Баскет-холл", г.Казань (рус.). Dwgsport. www.dwg-sport.com}. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2025.
  9. 1 2 Баскет-холл – одна из лучших спортивных площадок в России (рус.). Казанские истории. history-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2025.
  10. Ближайшие парковки (рус.). Баскетбольный клуб "УНИКС". www.unics.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 июль 2025.

Тема буенча өстәмә